Яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Урта хәлле кешеләр булган болар. Аларның Батыр Гәрәй исемле уллары булган. Җәйнең бер көнендә ул урманга атларны тышауларга киткән. Аңа бары тик алтынчы яшь кенә була, урманда адаша бу. Кичкә хәтле урманда йөргән, юлны табалмаган. Кич җиткән, әти-әниләре малайның юклыгын искәргәннәр, «кая югалыр икән Батыр Гәрәй» дип, бик курыкканнар. Менә карт белән карчык урманга улларын эзләргә китәләр. Күпме генә йөрсәләр дә, юкка гына — малайны таба алмыйлар. Иртән карт авыл старостасына бу хәлне барып әйткән. Староста шунда ук җыен җыйган һәм авыл кешеләренә Батыр Гәрәйне эзләргә кушкан. Кешеләр җыелып урманга киткәннәр, иртәдән кичкә хәтле йөреп, малайны таба алмый кайтканнар. Өч көн үткән, дүртенче көндә карт улын эзләргә үзе киткән. Урман буйлап улының исемен кычкырып, аны чакырып йөргән. Әмма аңа җавап булмаган. Шуннан карт бер малай күреп, аны улының исемен әйтеп чакырган. Бу аның малае булган. Алар шатлыктан сүз әйтә алмый торганнар. Берникадәр вакыттан соң аңнарына килеп өйләренә кайтып киткәннәр. Өйгә кайткач күршеләре җыелганнар. Батыр Гәрәйдән сораштыра башлаганнар. Әмма малай бернәрсә дә сөйли алмаган. Барысы да таралгач, карчык улын ашатырга керешкән. Батыр Гәрәй, аңын җыеп, үзе белән ниләр булганын сөйләп биргән. Атларын тышаулап йөргәндә, аның күзенә җиләкләр чалынган. Аларны җыя-җыя юлын югалткан. Юлны табарга тырышса да, барып чыкмаган, баткаклыкка кереп киткән, камышлар арасында йөргән. Кич җиткәч, Батыр Гәрәй куркып елый башлаган. Елый-елый йокыга киткән. Йокы аралаш ул үзен кемдер уятканын сизгән. Күзен ачса — аның алдында ак киемле, ак сакаллы бер карт басып тора икән. Ул Батыр Гәрәй янына килеп, аны кочаклап, үзе артыннан барырга кушкан. Батыр Гәрәй тыңлаган. Бер шалашка килеп җиткәннәр. Карт малайга ипи ашаткан, ике ботаклы чыбык биргән дә әйткән: — Әгәр синең белән берәр куркыныч хәл булса, син шушы чыбыкны селке,— дигән. Карт Батыр Гәрәйгә шалаштан чыкмаска кушкан, ә үзе аны төнгә ялгызын гына калдырып, каядыр киткән. Икенче көннө карт тагын Батыр Гәрәй янына килгән, ашаткан, аның белән сөйләшеп, кичәге сүзләрен кабатлаган да, яңадан каядыр киткән. Шулай өч көн үткән. Дүртенче көнне карт яңадан Батыр Гәрәй яныңа килгән, ашаткач, кочаклаган да әйткән: — Бүген кич әти-әниеңне күрерсең,— дигән. Шуннан карт малайга биргән чыбыгын кире алган, аны үпкән дә сиздерми генә китеп барган. Батыр Гәрәй әтисен көтә башлаган. Чыннан да, етисе килеп аны өенә алып киткән. |