Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үскән, ди. Тик ул, ни өчендер, бер юктан үзалдына һаваланып китеп, минсенергә тотынган: «Мин башкалар ише генә түгел, мин алар белән тиң түгел»,— дип лыбыр-лыбыр сөйләнергә керешкән. Сөйләнә торгач, шуның белән күңелләре төрләнеп китеп, җилсез көндә дә җилферди башлаган. Менә шуннан, бер дә хәтәр эреләнеп, борынын тиешеннән артык күккә чөеп, тотынган, ди, үсәргә, тотынган, ди, үсәргә. Шулай киерелә-сузыла торгач, һәммә җимеш агачларыннан да биегрәк, калкурак булып киткән, ди. Тик аның болай үз дәрәҗәсеннән чамасыз артык үсүе үзенә файдага булып чыкмаган шул. Аның: «Мин — минме икән, мин кем икән?» — дип, үзенә үзе сокланып торган чагында гына, агачларга җимеш-чикләвек өләшү башланган, ди. Алмагач үзенең алмасын, чикләвек агачы үзенең чикләвеген, шомырт, балан, миләшләр дә, бары да үз җимешләрен алып, җимешле агач булып киткәннәр. Тик үзенә үзе исе киткән тирәкнең генә моны күрергә вакыты булмаган, башын-борынын югары күтәрү аркасында, җимеш өләшкәндә коры торып калган да куйган, имеш. Шуның өчен дә шагыйрьләрдән берсе әйткән: «Тирәктәй, син коры калма кирәктән»,— дигән. |