Борын-борын заманда карт белән карчык булган. Аларның уллары да бар икән. Уллары кырга чыгып киткәч, карт белән карчык өйдә сөйләшәләр, ди: — Жил идем, давыл идем, җиде көндә бер ыштан тегеп бетердем,— дип карчык сөйләнә. Шулай сөйләшеп торганда уллары кырдан кайткан. Бер кесәсенә бер кеше белән атын тыккан, бер кесәсенә арбаларын, сукаларын тутырып кайтып кергән. — Менә әти, бер корт таптым, җир ертып йөри иде,— дип кесәсеннән алып әтиләренә күрсәткән. — Улым, кайдан алдың, шунда илтеп куй, бу корт түгел, шундый вак кавемнәр чыккан икән, без эре нәселләр, хәзер үлеп бетәбез,— дигән. Малай боларны кире кесәсенә тутырып, каян тапкан шунда илтеп куйган. Безнең авылдан ерак түгел, Шалкан Көек чокыры дип йөрткән җирдә, Алып тавы бар. Шул чокыр буйлап барып илтеп куйган бу. Ул чокыр бик тирән, бик ямьле, һаман да бар әле. Хәзер анда колхоз көтүе йөри, элек зур-зур кибәннәр салып печән чаба, җиләкләр җыя торган идек. Егерме-утызынчы елларны, без бәләкәй чакта, җир җиләкләре күп була торган иде анда. Ул малай кайтканда Шалкан Көек чокырына утырган да, ике аягындагы чабатасын чишенеп, чабатага кергән туфракларын каккан. Ул чабатасын каккан урын хәзер ике тау булып күренеп тора. Без аларны Алып тавы дип йөртәбез. Берсе түгәрәгрәк, йоп-йомры, зур эшләпәне хәтерләтә, берсе Шалкан Көек чокырына якынрак, үзалдына мәһабәт булып торалар алар. |