Бер кешенең була ятим кызы. Бу ятим кызны үги әнисе җибәрә бик иртә суга. Бу хәзер китә суга. Бара. Су басмасыннан җылый-җылый, азап чигеп, су алганда моңар килеп чыга су анасы. Хәзер бу кызга әйтә: — Мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм, тукта, тукта!— дип. Бу кыз суны тулар-тулмас ала да йөгерә. Су анасы һаман да моның артыннан йөгерә. Тавышка халыклар йөгереп чыга. Бу кызны куып кайтканын күреп, су анасын тотып алалар. Хәзер бу су анасын ябып куялар бик нык иттереп, котылмаслык иттереп. Су анасы кызның күңеленә бик каты яратулык сала. Бу кыз су анасын бик каты ярата башлый, су анасын күрми түзә алмый. Бу кыз су анасын ничек тә булса коткарырга тырыша. Моны сизеп, авыл халкы аның үзен дә ябып куя. Бу кызның була бер ир туганы. «Безне коткар!» диеп, бу кыз абыйсына ялвара. Бу ир туганы боларны төндә чыгарып җибәрә. Хәзер болар моңа икесе дә кулларын биреп, су буена китеп баралар. Су анасы бик күп еллар бу кызны су буенда яшереп саклый. Кич, иртө, таң вакытларында бу кызның ерлаган тавышы авыл халкына ишетелеп тора. Шуннан соң авыл халкы бу кызны котылдырмакчы була. Шуңар төрле юллар эзли башлыйлар. Күп уйлаганнан соң, бу суны агулыйлар. Шуннан соң су анасы күренеп йөри башлый. Су анасы суны агулаган кешеләрнең малларына зарар китерә, сыерларын сава, бозау салдыра. Күп кенә еллар шулай азаплаганнан соң, суны икенче ярдан ярдыра. Су икенче урыннан ага башлый. Су анасы үзе дә шунда күчә. Бу кыз шул утырган җирендә кала. Су анасы аны югалта. Шуннан соң бу кыз үз өенә кайтып тора башлый. |