Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган. Шуннан соң патша бер биек багана куйдырган. Шул багана астына бер бүлмә ясатып, бөтен байлыгын шуңа төшереп, әфсен укып, бикләп куйган. Ул байлык хәзер дә шунда ята, ди. Кайбер кешеләр ул хәзинәне алырга ниятләп, җир астына төшкәләгәннәр. Алар хәзинәгә якынаю белән, хәзинә янында бер кара эт күренә, ди. Ул эт хәзинәне урларга килүчеләргә ташлана икән. Этнең коточкыч табышы каракларны борылып китәргә мәҗбүр итә, имеш. Шулай итеп, хәзинә алырга баручылар, эт тавышыннан куркып, кире кайталар икән дә, кайткач, гакылдан язалар икән. |