Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул башка шахтерлар шикелле күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән, чөнки күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, гамәлгә ярамаган җир токымнарын җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган. Аның өчен шахта иясе эшләгән. Аның иптәшләре: — Син ничек болай бездән күп эшлисең, армыйсың да, чапкан урының да чистартып тормыйсың, кай арада өлгерәсең? — дип, сорыйлар икән. Шахтер башта бу серен беркемгә дә белдермәгән. Соңыннан, серен якын бер дусына ачкан, шуннан соң шахта иясе ачуланган. Бу шахтер икенче көнне эшкә төшкәч аның алдына күмер арасыннан бер бик зур бака килеп чыккан да күзләрен акайтып карап торган. Озак та үтмәгән, бака югалган һәм шахтер эшли башлагач та, аның өстенә җир ишелеп төшкән. Шахтерга: «Ялгыштың!» — дигән сүзләр ишетелгән. Шахтер: «Шахта иясе миңа ачуланды»,— дип, эшкә икенче забойга төшкән. Яңа забойда эшләве аңа инде бик авыр булган. |