Яхъя хәзрәтнең пәриләре булган, имеш. Ул көндез Уфага барып, өйлә намазын укып кайта икән. Бер заман, кыш көне, Яхъя хәзрәтнең хатыны авырган һәм: — Их, кура җиләге ашыйсым килә! — дип әйтә икән. Яхъя хәзрәт моны ишеткән дә: — Мин сиңа кура җиләге табармын, бер кешегә дә әйтмә!— дип тырыс тотып идән астына төшеп киткән һәм бераздан тутырып кура җиләге җыеп менгән. Хатыны бик куанып ашаган һәм тазарган. Хатын бу серне саклый алмаган. «Берәүгә дә сөйләмә!» — дип, бер карчыкка сөйләгән. Шуннан икенче көнне Яхъя хәзрәт хатынына: — Син серне чишкәнсең икән, мин иртәгә үләм. Мин бер дога кылып калдырам, авылда кырык елдан соң ут чыгар,— дигән. Кырык ел үткәч, Шекә авылы буйдан буйга янып чыккан. Шуннан кешеләр: — Яхъя хәзрәтнең догасы беткән икән,— дип әйткәннәр, ди. * * * Яхъя хәзрәт мунчага кергән вакытында хатынына бер дә аягын күрсәтми торган булган. Бер көнне хатыны мунчага кергәч, аның аягын күргән. Аның тәпие җен тәпиенеке кебек кып-кызыл икән. Шуннан Яхъя хәзрәт хатынының бу эшен яратмыйча: — Минем гомеремне кыскартуга сәбәп булдың,— дигән. * * * Яхъя хәзрәт үзенә хезмәткә диюләрне яллаган, ди. Ләкин бу диюләргә ул бер дә эш җиткерә алмаган. Шуннан соң аның диюләре: — Эшең булмагач, нигә безне ялладың,— дип Яхъя хәзрәтне кыйнап киткәннәр, ди. * * * Бер вакытны, Яхъя хәзрәт кырынып утырганда, аның пычагы төшеп югала. Ул аны эзләп-эзләп карый, таба алмый. Көннәр үтә, пычак һаман табылмый. Көннәрнең берендә Яхъя хәзрәт үзенең җеннәренең җыелышын җыя. Җыелышка бөтен җеннәр диярлек җыелган, тик бер карт җен генә килми калган була. Яхъя хәзрәт аның артыннан бер җенне җибәрә: — Бар, нигә килмәгән, белеп кил! — ди. Анысы барса теге карт җен чирләп ята ди. — Минем күзем күрми,— дигән ул, хәлен аңлаткан. Шуннан Яхъя хәзрәт теге җеннең барып күзен ачып караса, шунда үзенең пычагы ятканын күргән. Бу карт җен аның кырынганын өстәл астында карап утырган булган. Шул чакта кырына торган пычак аның күзенә кереп киткән икән. * * * Яхъяның Фатиха исемле кызы булган. Ул кызын бер кичне Троицкига кунакка алып киткән, иртән китерергә үзенең шәкертләренә кушкан. Яхъяның шәкертләре Фатиханы Шекәнең Шәм түбәсе дигән җиргә хәтле алып кайтканнар, ләкин Шәм түбәсенә җиткәч кенә әтәч кычкырып җибәргән. Шәкертләр: — Хәзер безгә ярамый, бар үзең кайтып җит инде,— дип Фатиханы Шәм түбәсе өстенә төшереп калдырганнар. Шуннан ул Шекәгә җәяүләп кайткан, ди. * * * Яхъя хәзрәт бервакыт кунаклар җыйган. Кунаклар өйдә ашап-эчеп утыралар икән. Шул вакытны Яхъя хәзрәт аларның атларын төз лапас түбәсенә мендереп куйган. Кунаклар атларын карарга чыккач, аларны төз лапас түбәсендә күреп бик гаҗәпкә калганнар. Кунаклар бүлмәдә утырганда эссе, тынчу була башлагач, йортның тәрәзәләре үзләреннән үзләре ачылып киткән. Кунаклар хуҗаның бу хикмәтләренә бик гаҗәпләнгәннәр, ди. |