Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга калган. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән. Төн чыкканчы бер агач башына менеп утырырга булган. Егет агач башында утырган чакта бер шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет кунаклаган агач төбендә кискәк булган. Шүрәле шул кискәккә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Ул вакыт айны болыт каплап ала. Болыт каплагач, шүрәле караңгыда кала, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле югары карап: — Ай, яктырт! Ай, яктырт! — дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле: «Өстемә болыт төште»,— дип уйлый икән, ә егет шүрәледән кача, ди. Юкка гына «курыкканга куш, коерыгы белән биш» дип әйтмәгәннәр шул. |