Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгьдетдин)— аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган. Шул ике улы белән төнлә урманда кунганда шүрәле күргәнен сөйләгән. — Кискән агачларыбызны саклап урманда кунабыз. Ай яктысында бер нәрсә шатыр-шотыр ботак таптап яныбызга килә. Озын, ябык, бөтен өстен йон баскан. — «Һәм-һәм»ең бармы?— ди бу миңа. — Юк, мәйтәм. — «Чух-чух»ың бармы? — ди. — Юк. Малай артта этне яшереп тота. Эт сикерергә генә тора. Килә бу минем өскә. — Кети-кети уйныйбызмы? — ди. Шунда этне ычкындырып җибәрәбез дә тегенең аягы кая тия, кая юк, элдертә генә! Иртәгесен йокыдан торсак, артыннан бер буй агачлык тоташ түшәлеп калган. Бу шүрәле иде. Ул эт белән чыбыркыдан курка икән. |