Пятница, 26.04.2024, 01:31:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 13 » ЯҢА МАНСУР
ЯҢА МАНСУР
22:39:01
Яңа Мансур авылының килүенә йөз җитмеш-йөз сиксән еллар булыр. Безнең авыл җире бер воякка бүләк итеп бирелгән булган. Алар өч брат килеп утырганнар. Олы братлары Төркия сугышында катнашкан. Шул хезмәтенә бүләк итеп, шушы авылны биргәннәр. Аның исеме Абдулла, фамилиясе Мансуров булган. Ул безнең кырда винокуренный завод корган. Хәзерге Абдул авылы урынында аның складлары булган.

Иң башта Похвистнево башына — Иске йортларга килеп утырганнар. Шуның янына инде төрле яктан күчеп килгәннәр. Безнең оч Саранск уездыннан (Пенза губернасы). Саратов губернасыннан килгән катырак мишәрләр дә бар.

Әбиләр сөйлиләр иде: «Авыл тирәсе дремуч урман, кругом качкыннар, аларның шашкалары урманда агачка эленгән килеш тора иде»,— дип. Суга хатын-кызлар үзләре генә бармаганнар, ирләр белән барганнар.

Мәчәли авылына, бездән илле-алтмыш еллар соң, Пенза белән Саратов якларыннан күчеп утырганнар, җир әзлектән.

Ә Иске Мансур авылы безнең авылдан ике-өч чакрым ераклыктагы Воровская дорога — Сыртовая дорога буена утырган. Бу юл Бөгелмәдән Куйбышевка бара. Шул юл янында элек караклар — качкыннар яткан, ул урынны «воровский чокыр» дип йөрткәннәр.

Вояк (вояка) — сугышчы, хәрби.
Винокуренный — аракы, спирт куа торган.
Дремуч (ий) — кара, куе.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1241 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz