Пятница, 19.04.2024, 03:34:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 11 » Хайваннар
Хайваннар
18:13:47

Аю

1410. Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.

1411. Әнә килә Алып,
Ике колагын салып;
Тимер аның көрәге,
Диңгез аның йөрәге.

1412. Барадыр аугалап,
Колакларын салгалап;
Талмас беләге,
Армас йөрәге.

1413. Килә бер батыр атлап,
Аягы баса лап-лап;
Урманда йөри,
Умартадан бал көри.

Аю, балык, әтәч, баклажан, сабын

1414. Тауда Талайман1 күрдем,
Суда Сөләйман күрдем,
Ит сакаллы ир күрдем,
Кояшка пешкән аш күрдем,
Күбек коскан таш күрдем.

Аю һәм елан

1415. Җизни атын менеп булмый,
Җиз камчысын тотып булмый.

Бүре

1416. Әнә бара Алып,
Ике колагын салып;
Аю беләк, таш йөрәк,
Аны белмәгән син дурак.

1417. Әнә бара Алып,
Колакларын салып;
Киңдер күкрәге,
Тимердер йөрәге.

1418. Әнә бара хан,
Авызы-борыны кан.

1419. Сорыдыр төсе.
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.

Төлке

1420. Әдәпле генә кодача
Тавыкларны ярата.

1421. Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле.

1422. Нечкә билле,
Көлтә койрыклы.

Куян

1423. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.

1424. Әйтим бер йомак:
Җәен соры, кышын ак,
Төймә койрык, шеш колак.

1425. Юл өстендә ку2 казык, Мәргәнчегә3 юл азык.

1426. Кәкре каен астында
Корбанбикә бүксәнли.

1427. Вак-вак куак астында
Ханның кызы юл сала.

1428. Кечкенә генә Батыш,
Куак астында ятыш.

1429. Урманнан чыгар, үзе чабар.

1430. Курыкканнан да курыккан,
Курыкмаганнан да курыккан,
Күләгәсеннән дә курыккан.

1431. Колаклары сөңге-сөңге,
Аяклары дөңге-дөңге;
Базарга чыгарып сатар идем,
Унике тиен деньге, деньге.

1432. Ап-ак кынам,
Теш-теш кенәм,
Челдер генәм,
Чәләли.

Куян, көзге

1433. Чал тәкәдә мөгез юк,
Чалт аязда болыт юк.

Куян, эт, пычак, казан, табак, кашыклар

1434. Урманнан чыгар,
Койрыгы чуар,
Вәҗми тотар,
Әптери суяр,
Карт килене пешерер,
Яшь килене төшерер.
Балалары ишерер4.

Куян, мылтык, пычак, казан, табак

1435. Урманнан чыгар,
Койрыгы чуар,
Мәһди тотар.
Кәби суяр,
Олы хатын пешерер,
Кече хатын җияр.

Ас

1436. Бән, бән, бән икән,
Бармаклары ун икән;
Шомырт кара күзе бар,
Ак өстендә миңе бар.

1437. Бән, бән, бәнеке,
Бармаклары унике;
Агы барның мине бар,
Корбан кара күзе бар.

Коралай (тау тәкәсе)

1438. Бохарадан килгән мөнтер,
Койрык очы чәнтер5;
Кайда моның кыртышы,
Эрәт-эрәт ак тышы.

Шәшке

1439. Яр ягалай бияләй.

Йомран

1440. Чут-чут чунлы.
Өсте җылы тунлы,
Ефәк ыштанлы.

1441. Кәкре егет алтын казый.

Йомран

1442. Җир астында җизнәм аты кешни,
Су астында бабам аты кешни.

Керпе

1443. Яланда энәле йомгак ятыр.

1444. Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син тимә.

1445. Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.

1446. Өстенә шау энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя.

1447. Йомры-йомры туп кебек,
Бөтен тәне шырт кебек.

1448. Бәләкәй генә карчык,
Тәне тулы шырпы.

1449. Ибни атлы карт карчык
Урман чыгып барадыр.

1450. Әлем, әлем, әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк;
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.

1451. Тепер-тепер тек булыр,
Дүрт аягы бөк6 булыр;
Шыбыр-шыбыр аягы,
Үпкәләде баягы.

Тиен

1452. Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата.

1453. Тап-тап, табагач,
Табагачка мең агач,
Койрыгы бер колач.

Тиен тиресе

1454. Бай тунына бер ямау.

Тычкан, күсе

1455. Сәке астыннан туй уза,
Сөңгеле дә мылтыклы.

1456. Идән астында печмәгән тәкә йөри.

1457. Дөбер-дөбер дөбермән,
Җир астында йөгермәм.

1458. Җир астыннан җек7 чыгар,
Ике колагы тек8 чыгар.

Тычкан, күсе

1459. Выж-выж выжан аяк,
Йөгерә йөри яланаяк;
Ах, кудри юртышка,
Янчык төбен ертышка.

1460. Ерактан күрдем бер тамаша,
Янына бардым —соры алаша;
Ай-һай аның йөрмеше,
Киндер капчык ертышы.

1461. Кара урманнан чыгар былбыл,
Аның колаклары дыл-дыл;
Ай-һай, абзый, юртуы,
Киндер капчык ертуы.

1462. Бохарадан килгән былбылый,
Аяклары чылбырый,
Әй, гәүрнең йөрмеше,
Бөтен капчык ертышы.

1463. Безнең байга күп килгән
Әстерханның былбылы,
Ай-һай аның сайравы.

1464. Бохараның былбылы,
Багы Ирәмнең гөле;
Ай-һай аның йөрмеше,
Таш капкага кермеше.

1465. Үзе кечкенә генә, матур гына,—
Бер кеше дә яратмый.

1466. Кечкенә генә йомры шар,
Аннан явыз нәрсә бар?

1467. Кечкенә генә ариют,
Үзе кәрлә, үзе мут.

1468. Үземне яратмыйлар,
Тизәгемне ашыйлар.

1469. Тыз-быз тауга менә,
Тыз-быз төшә;
Күзе тоз кебек,
Койрыгы без кебек.

1470. Койрыгы озын,
Үзе кыска,
Мәчедән курка.

1471. Фәсхетдиннең малае
Мылтык алып йөгергән.

1472. Урманнан чыгар,
Түше чуар,
Нәфис суяр,
Мулла ашамас.

1473. Эргәдәдер өйләре,
Бал-май ашар үзләре,
Елт-елт итәр күзләре.

Тычкан, мәче

1474. Урманнан чыгар,
Койрыгы чуар;
Әйтегез Исхакка,
Кереп китте почмакка.

Тычкан, балык

1475. Җир астында җирән атым,
Яр астында бурлы атым.

Ярканат

1476. И талали, талали,
Ходайның бер кошы бар,
Йомырка салмый, елына өч балалый.

1477. Төнлә йөрергә ярата,
Көндез йөрми, йокыга ята.

1478. Койрыгы бар — бутый алмый,
Аягы бар — йөри алмый.

Ялман (кушаяк)

1479. Керт-керт тауга менә,
Керт-керт таудан төшә;
И аяулы, аяулы,
Койрык очы буяулы.

Маймыл

1480. Чылт-чылт күзле,
Адәм төсле йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның бойрыгы.
Бардыр койрыгы.

Капкын, тозак

1481. Юаш ятар,
Дәшми тотар.

1482. Акылы юк, ә хәйләкәр.

Ат

1483. Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.

1484. Калын арка,
Тарта да тарта,
Ул тарткан саен табыш арта.

1485. Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы.

1486. Койрыгы салпы,
Ике колагы кайчы,
Аны белмәгәннең сыртына — каеш камчы.

Ат бәкәлләре

1487. Дүрт карый,
Дүртесенең дә сакалы артка карый.

Ат аяклары, колаклары, койрыгы

1488. Дөбер-дөбер — дүртәү,
Селәүсен агай — икәү,
Юан агай — яп-ялгыз.

Ат аяклары һәм койрыгы (чапкан вакытта)

1489. Дүртәве көшел тарта,
Берәве җилгәрә.

Ат аяклары, чана табаны тешләре, камыт бавы, чөелдерек

1490. Дөбер-дөбер дүртәү,
Төймә казак бишәү,
Җилкәлеге икәү,
Яфрагы ялгыз.

Ат койрыгы

1491. Кара урманда сәнәклек җәпле агач табалмыйм.

1492. Суга керсә — мең,
Судан чыкса — бер.

Ат тоягы, үлем, өйләнү

1493. Катыдан каты ни каты?
Ачыдан ачы ни ачы?
Татлыдан татлы ни татлы?

Дага һәм кадаклары

1494. Бер ай астында алты йолдыз.

1495. Дүрт яңа туган ай,
Егерме дүрт йолдыз.

Ат һәм чана

1496. Дүрт аяклы йөгерә,
Сигез аяклы куа, җитә алмый.

Ат, арба, күпер

1497. Дөбер-дөбер дүртәү,
Дөбердәүче бишәү,
Иван агай алтау,
Шыбан агай шып ялгыз.

Ат, сыер, эт

1498. Безнең өч дусыбыз бар:
Берсе ашата,
Икенчесе эчертә,
Өченчесе йорт саклый.

Ишәк

1499. Бүре түгел — көрән,
Куян түгел — озын колаклы,
Ат түгел — тояклы.

Качыр

1500. Аттыр атасы,
Ишәктер анасы,
Үзенең ни анасы бар, ни баласы.

Сыер

1501. Үлән ашый, май ташый.

Сыер, аның койрыгы һәм мөгезләре

1502. Ишек алдында чүмәлә;
Артында — себерке, алдында — сәнәк.

Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы

1503. Дөбер-дөбер дүртәү,
Әрәзәндә икәү,
Тырантайда бер генә.

1504. Дүрт терәвеч,
Ике кылыч,
Бер болгавыч.

1505. Ике сөзгеч,
Дүрт йөргеч,
Бер селтәвеч.

Сыерның аяклары, койрыгы, мөгезләре, күзләре

1506. Дүрт терәвеч,
Бер болгавыч,
Кәкре кубыз,
Якты йолдыз.

Сыер мөгезләре һәм койрыгы

1507. Иләс агай икәве,
Япай агай ялгызы.

Сыер мөгезләре һәм аяклары

1508. Ике кода капка ача,
Дүрт кодагый керә.

Сыер мөгезләре

1509. Бөтен батыр йокласа да,
Ике батыр йокламый.

1510. Бер йомрыда ике агач.

1511. Бер җирдә бар куш агач,
Буран сырмас, кар тимәс.

1512. Бер келәт түбәсендә як-якка карап ике курчак утыра.

1513. Кәкре агачта кар тормас.

1514. Кәкре каенга кар яумый,
Яуса да тормый.

1515. Куш карагайга кар йокмый.

1516. Коры ботакка кыйгыр9 кунмас.

Сыер мөгезләре арасындагы йон

1517. Ике кыя арасы —
Тургай кошның оясы.

Сыерның теле белән борынын ялавы

1518. Ике тишеккә бер болгавыч.

1519. Ике өйгә бер кисәү.

Сыерның аяклары һәм имчәкләре

1520. Халыкка файдалы бер хайван бар,— сигез аягы бар: дүртесен күтәрепйөри, дүртесе белән үзе йөри.

Сыер җилене

1521. Турсыкта сөтем оемый.

Сыер имчәкләре

1522. Өстәл астында дүрт шешә.

1523. Баз астында дүрт таган.

1524. Идән астында дүрт көпшә,
Дүртәве дә бер төштә.

1525. Агыйделдә дүрт тал:
Берсе Сәрви, берсе Гыйльми,
Берсе Ишнәр, берсе бал.

1526. Дүрт япанчы бер ябынча астында яңгырдан качып утыра.

Сыер һәм кәҗә имчәкләре

1527. Гөбер-гөбер, гөбертау,
Гөбертауныкы дүртәү,
Илемәйнеке икәү.

Сыер, бия, дуңгыз имчәкләре

1528. Дөбер-дөбернеке дүрт,
Иләмәннеке ике,
Силәмәннеке унике.

Сыер, дуңгыз, кәҗә имчәкләре

1529. Дүрт милавай,
Сигез сылавай,
Ике мармыш хатыны.

Сыер саву

1530. Дүрт татар,
Дүртесе дә бер чиләк төбенә атар.

1531. Дүрт татар бер төшкә мылтык атар.

1532. Дүрт килендәш бер кияүгә ук атар.

Сөт

1533. Су түгел — сыек,
Кар түгел — ак.

1534. Сыек булса да су түгел,
Ак булса да кар түгел,
Йомшак булса да йон түгел.

Сыер тизәге

1535. Лап итте, табак әйләнде.

Сыер тизәге, чебеннәр

1536. Тап итте — таба ярылды,
Судьялар җыелды.

Сыер һәм ат

1537. Аркасы бар — аунамас,
Авызы бар — көйшәмәс.

Кәҗә

1538. Үзе актай,
Корсагы каптай.
Кәкре таягы шактай.

1539. Койрыгыннан мөгезе озын.

1540. Сакаллы кыз.

1541. Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми.

1542. Сакалы бар, акылы юк.

1543. Ни, сакаллы булып, карт түгел,
Ни, мөгезле булып, үгез түгел,
Ни, мамыклы булып, кош түгел,
Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый.

1544. Бар бездә сакаллы бер түрә,
Бакчалары күп аның,—
Берсеннән чыга, берсенә керә.

1545. Сөте агып торган болак10,
Эче тулы ылак11,
Ите тамагыңа бап12,
Тиресе аягыңа кап,
Мөгезе пычагыңа сап,
Эчәгесен аршинга тарт,
Эскрипкәчегә сат.

1546. Ары йөгерә зәп-зәге,
Бире йөгерә зәп-зәге,
Төймә төя зәп-зәге.

1547. Иртән чыгар тәллән,
Кич тә чыгар тәллән,
Төрле-төрле үләннән
Төймә төяр тәллән.

1548. Кырга бара зәп-зәге,
Иңбашында сәнәге;
Авызыннан сагызын куймас,
Арттан чабуын җыймас.

1549. Юк үзенең әдәбе,
Маңгаенда сәнәге,
Коелып йөри сәдәбе.

1550. Бәләкәй хатын суга бара,
Сыргалары13 коела бара.

Кәҗә бәтие

1551. Текердәп тек, тездән көрт,
Күтәреп ал да өйгә керт,
Аяклары чалдыйк-болдыйк.

Сарык

1552. Биек-биек тауларда,
Зифа буйлы талларда,
Бер урыннан бер урынга
Йөри тере тун-чикмән.

1553. Бәләкәй генә буйлы,
Әйләндереп кигән тунлы.

1554. Тиресе иләнмәгән,
Туны тегелмәгән,
Тутай шуны киеп йөри.

1555. Кечкенә генә татар,
Язын тунын сатар.

1556. Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.

1557. Эче гәптәй,
Аягы җептәй.

1558. Кара җиңги суга бара.
Шомыртларын коя бара.

Сарык тиресе

1559. Үзе кием, үзе тун,
Үзе тегелмәгән.

Сарык йонын алу

1560. Урманны кыркалар, йомычкасы төшми.

Куй койрыгы

1561. Ашка — катык,
Артка — капык14.

Сарык бәрәне

1562. Мич янында ак итек.

1563. Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята.

Дея

1564. Коры җирнең кимәсе.

1565. Ияре дә, дугасы да үзендә.

1566. Тирән-тирән чокырга
Тирәк ничек үсмәгән?
Озын муен кучкарга
Мөгез ничек үсмәгән?

1567. Апан-апан,
Иске чапан,
Дүрт терәвеч,
Бер болгавыч,
Кәкре кубыз,
Якты йолдыз.

Дуңгыз

1568. Бер нәрсәсе дә авыртмый, ә үзе һаман ыңгыраша.

1569. Ни югалттың, ни эзлисең?
Кем кыйнады, ник җылыйсың?

1570. Ифанасы, Ифанасы,
Уникедер баласы.
Кемең тиде — җылыйсың?
Ниең төште — эзлисең?

1571. Төрән танау җир сөрә.

1572. Мыр-мыр мырлысы,
Бик каты икән борнысы.

Эт

1573. Кешенең дусты, йортның сакчысы.

1574. Иөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра.

1575. Сакбаем теле салынып төшсә дә, койрыгы югары.

1576. Ул нәдеркем — җанывар,
Күзе үткен, күңеле тар;
Ярлыда бар, ханда бар,
Кытай, Әстерханда бар.

Этнең аяклары һәм койрыгы

1577. Дүрт колгага бер кармак.

1578. Дүрт тал агач төбендә
Кәкре кое сиртмәсе.

Эт һәм сыер имчәкләре

1579. Ваугыл сигез, мөңгел15 дүрт.

1580. Алты иранай, дүрт тиранай.

Мәче

1581. Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.

1582. Үзе суфый,
Колак артыннан сыйпый,
Көндез йоклый,
Төнлә урлаша.

1583. Үзе суфый, үзе урлаша,
Әле тотсаң тырнаша.

1584. Ак киезнең өстендә
Метри мулла утыра.

1585. Караңгыда карт әби
Балык тотып утыра.

1586. Ике йолдыз — Караңгыда тыз да быз.

1587. Басрау башлы, баз күзле.

1588. Фан-фараулы,
Җиз мыеклы,
Кабан тешле.

1589. Бәләкәй тәтәй тәрәшле кабасын күтәреп йөри.

1590. Тәтәй торса, көянтә күтәрә.

1591. Мыеклы булып ятты,
Бөкере булып торды.

1592. Бәләкәй генә җиңгинең
Артына уклау тагылган.

1593. Дүрт чытыр,
Ике елтыр,
Ике торгый,
Бер боргый.

1594. Мич башында сырлы бәләк.

1595. Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый.

1596. Мич башында комган,
Колакларын йомган.

Мәче һәм эт

1597. Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.

Хайван өстендәге тире

1598. Берәүләрнең өстендә
Тегелгән җылы тун,—
Теләсәң кайда ятып кун.

Ала тире

1599. Җамавы бар, җөе юк.

1600. Ямау салам, җөе юк.
Паласымның кыры юк.

Хайванның колагы һәм мөгезе

1601. Борын туганнан соң туган узган.

Куык

1602. Зурлыгы баш хәтле,
Авырлыгы каләм хәтле16.

Җилек

1603.
— Каны17, кайда кышладың?
— Агыйделдә кышладым.
— Каны ничек тимәде?
— Уртасында кышладым.


1. Талайман — «талау» сүзеннән исемгә охшатып ясалган.

2. Ку — буш, куыш, корыган.

3. Мәргән — төз атучы.

4. Ишерү — ишү (биредә «ашау» мәгънәсендә).

5. Чәнтер — кыска, өзек.

6. Бөк — «бөгү» сүзеннән; керпенең аяклары бөгелүчән булуга ишарә.

7. Җек — җык, җәфа.

8. Тек — текә.

9. Кыйгыр — карчыганың бер төре. Лачынныш шулай атау да очрый.

10. Болак — инеш, кечкенә елга.

11. Ылак — бәти.

12. Бап — ятышлы.

13. Сырга — алка.

14. Капык — капка. Биредә «каплавыч» мәгънәсендә.

15. Ваугыл, мөңгел — эт һәм сыер авазларына охшатып ясалган сүзләр.

16. Каләм хәтле — каурый каләм күздә тотыла.

17. Каны — «әйдә әле, әйт әле» дигән мәгънәдә.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4286 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz