Пятница, 29.03.2024, 18:48:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 13
Гостей: 13
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 7 » КОШЛАР
КОШЛАР
23:25:34

Кош

1234. Әрәмәгә шөшле аттым.

1235. Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.

1236. Ике кеше балтасыз-кулсыз ясаган йортта торалар.

Кош мамыгы

1237. Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый.

Кош оясы

1238. Балтасыз-пычаксыз кечкенә генә өй эшләнгән.

1239. Балтасыз да, кулсыз да
Порт салынган йортсызга.

1240. Агач башында бәйле букча.

Сыерчык оясы һәм сыерчык

1241. Колга башында бер өй,
Кунагым тәрәзәсеннән йөри.

1242. Коймада өй, өйдә җырчы.

Сандугач

1243. Ары да чут, бире дә чут,
Иһи лә, миһи лә,
Ул нәрсә, йә, сөйлә?

Карлыгач

1244. Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора.

1245. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өч ясый.

1246. Түше — ап-ак, Койрыгы — кайчыдай.

Күгәрчен

1247. Ялт-йолт йөрешле,
Яны була кылычлы,
Бидәркәй1 муенлы.
Аягы читек-кәвешле.

1248. Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,
Кызыл тәпи — кемдер бу?

1249. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.

1250. Көләч түтәй гөлдерәк,
Кызыл читек, күк күлмәк.

Чыпчык

1251. Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна.

1252. Урмый, чәчми,
Ил өстендә көн итә.

Чәүкә көтүе

1253. Иләк күмер ил күчеп бара.

Саескан

1254. Савытыннан сабы озын.

1255. Көлтәсеннән бастырыгы озын.

1256. Йөге кыска, бастырыгы озын.

1257. Бастырыгы озын,
Келәте бәләкәй.

1258. Башы көлтә,
Койрыгы бастырык.

1259. Кечкенә генә келәткә
Озын терәү терәткән.

1260. Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү.

1261. Өй башында саплы чүмеч.

1262. Казык башында — саплаяк2.

1263. Җәен — далада,
Кышын — калада.

1264. Койрыгын алса — башы ябыша,
Башын алса — койрыгы ябыша.

1265. Урманнан чыгар,
Түше чуар,
Алтын сыртлы,
Җиз койрыклы.

1266. Ала атым җигүле,
Тисничәсе3 төяүле.

1267. Ала атымны җиктем,
Терәнцәсен4 төядем.

1268. Ала туным ямавы бар, җөе юк.

1269. Тауга менәр тәртәле,
Таудан төшәр тәртәле;
Койрык асты бөрмәле,
Җем-җем итәр тәртәле.

1270. Тауга менсә — тык-тык,
Таудан төшсә — тык-тык;
Ике итәге буяулы,
Җан гынасы аяулы.

1271. Өйгә керсәм — чек-чек,
Тышка чыксам — чек-чек.
Ай-яй, үзәкәй,
Койрык очы бизәкәй.

1272. Вай-аай, жылтын5 каш,
Келти Сәрвәр итекле.

1273. Келт-келт сикерә,
Келән6 сары итекле.
Ялт-йолт карана,
Ялан яшел яулыклы.

1274. Келт-келт итәдер,
Келти Сәрвәр итекле.
Яшел ефәк яулыгы,
Килмешәктә азыгы.

1275. Гөлем-гөлем гөлешле,
Гөлем минем йөрешле,
Салам сары читекле,
Яшел камка яулыклы.

1276. Агы астай,
Карасы кештәй,
Борыны боздай,
Күзе тоздай,
Йөгергәне кыздай.

1277. Ак җире кар кебек,
Яшел җире суган кебек,
Утыруы мулла кебек,
Кычкыруы шайтан кебек.

1278. Ак җире сөт күк,
Кара җире шомырт күк,
Утырадыр мулла күк,
Кычкырадыр шайтан күк.

1279. Ак җире кершән кебек,
Яшел җире суган кебек,
Кара җире корым кебек,
Утырганы мулла кебек,
Сызгырганы шайтан кебек.

1280. Агы — китән7
Яшеле — суган,
Утырыр — солтан,
Кычкырыр — шайтан.

1281. Җаный яшел яулыклы,
Чатма көмеш иярле,
Хатыннар эчәге юганда,
Без дә анда булаек,
Тал төбенә посаек,
Коерыкны кысаек.

1282. Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән.

Саесканның кунган, очкан вакыты

1283. Казаннан кара,
Кардан ак;
Урактан кәкре,
Уктан төз.

Саесканның йомырка эчүе

1284. Ак келәтне ватып керә,
Сары майны чөмерә.

Акчарлак

1285. Ак уймагым суга төште,
Балдаклары уела төште.

Тургай

1286. Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе — җирдә,
Җыры — күктә.

Кәккүк

1287. Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый.

1288. Урманнан чыгар,
Койрык асты чуар,
Әфәләм төрле,
Алтын сырлы,
Дүрт кырлы,
Төймә башлы,
Без күзле.

Тукран

1289. Урманнан чыгар,
Түше чуар,
Борау ботлы,
Яр канатлы.

1290. Кара урманның эчендә
Агач кыңгырау шалтырый.

1291. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч.

1292. Агач башы тукылдык,
Тукый-тукый тук булдык.

1293. Салмак аның томшыгы,
Барча кошның комсызы.

Тутый кош

1294. Син әйтәсең, ул кабатлый.

Мәче башлы ябалак

1295. Көндез йоклый, төнлә җылый.

Бөркет

1296. Кара атым җилә килә,
Юл уңае тибә килә.

Торна

1297. Үзе озын, чабуы кыска.

1298. Ул нә коштыр: кискәч башын — аугымак8 булыр,
Аягын киссәң, килгән кеше кунак булыр.

Аккош

1299. Ай артыннан юырткан егет,
Көн артыннан юырткан егет,
Алтын курай тарткан егет,
Көмеш курай тарткан егет.

Боҗыр яки көртлек

1300. Урманнан чыгар, үзе чуар.

Боҗыр аулап, утта өтү

1301. Урманнан чыгар,
Өсте-башы чуар,
Тимербай куар,
Биктимер суяр,
Хуҗасы өтәр,
Исе дөньяга тулыр.

Көртлек

1302. Биек каен түбәсендә ах-ух итәдер.

1303. Күзем кызыл булмаса иде,
Аягым йонлы булмаса иде,
Кетер-кетер цекцевеш9.

1304. Ханның кызын алыр идем,
Кашым кызыл булмаса.

Көртлек аулау

1305. Урманнан чыгар,
Түше чуар,
Бикәнәе куар,
Бикмәмәте тотар,
Биктимере суяр;
Солтан башлы,
Кызыл кашлы,
Аны белгән йөз яшьле.

Күркә

1306. Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән икмәк күк;
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.

1307. Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып җиткән камыр күк;
Ясана, ясана, ясана күк,
Ясанып килгән кияү күк.

1308. Ясана, ясана, ясана күк,
Ясанып килгән кияү күк;
Кызара, кызара, кызара күк,
Кызарып пешкән чия күк.

1309. Кызара-кызара,
Кызарып пешкән җиләктәй;
Бизәнэ-бизәнә,
Бизәнеп килгән кунактай.

1310. Кытай бара юл белән,
Яшел хәтфә тун белән;
Хәситәсе10 муйнында,
Сөйгән яры куйнында.

1311. Кытай бара юлдан,
Каткан-поскан туннан;
Кызыл чугы муйнында,
Тәсбихләре кулында.

1312. Кар өстендә кара казан
Кабарды да менде.

1313. Гөбер-гөбер гөбара,
Кызыл күрсә кабара.

1314. Келдер-келдер калдырча
Кодачаны көлдерә.

1315. Гүлән-гүлән йөрешле,
Гүлән савыр итекле,
Госпожалар муенлы,
Муены тулы җилекле,
Яшел камка янчыклы,
Тальянский яулыклы11.

1316. Әлбидергәй12 муенлы,
Тальянский борынлы.

1317. Силек-силек ботлы,
Сиксән йонлы.
Боҗра-боҗра муенлы,
Муены тулы энҗе.

1318. Яссы-яссы, ясма кебек,
Ясап куйган тасма кебек.

1319. Күпмә13 күпсә — көймә күк,
Күпереп пешкән икмәк күк,
Губернский кызлар күк.

1320. Килен-килен килешле,
Килен юрга йөрешле.
Уфимский күлмәкле,
Фирданский яулыклы14.

1321. Пүйт-пүйт, пүйдерә муенлы,
Муен тишеге җилекле,
Атлас камка яулыклы,
Кандалушни жәнчекле.

Күркә, каз, үрдәк

1322. Җир астына казан астым,—
Кабарды да менде;
Олысына сабак бирдем,—
Тыңлады да белде;
Кечесенә сабак бирдем,—
Тыңлады да көлде.

Каз

1323. Биналары ак,
Баганалары кызыл.

1324. Суда юынып алды,
Өсте коры калды.

1325. Кыйкан-муйкан атлаган,
Ак чикмәнен каплаган.

1326. Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри,
Ит белән сыйлый.

Каз эзе

1327. Кәкре каен астында
Кәкми агаң эзе бар.

Каз тизәге

1328. Хан кызы суга бара,
Беләзеге юлда кала.

Каз һәм бәбкәләре

1329. Кый-кый итте — кыйкылтады;
Чи-чи итте — чикелтәде дә югалды.

Каз бәбкәсе

1330. Су өстендә сары күбек.

1331. Яшел палас өстендә
Сары җомгак тәгәри.

Үрдәк

1332. Ука-ука тыш кына,
Тәкә төшкән инешкә;
Күрмәдеңме, бибешкә15?
Тапар16 идем бәлешкә.

1333. Ука-ука тыш кына,
Тәкә төшкән үзәнгә;
Ботын кисеп бирер идем
Шул тәкәне күргәнгә.

1334. Ука-ука тыш кына,
Су коена инештә;
Очалса да җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә.

1335. Тука-тука тукышка,
Күрмәдеңме, бабушка?
Тәкә бара инешкә,
Тапар идем бәлешкә.

1336. И бибешкә, бибешкә,
Тәкә төшкән инешкә;
Күрмәдеңме, бибешкә,
Суймадыңмы бәлешкә?

1337. Кечкенә генә җиңгәчәй
Аксый-аксый суга бара.

1338. Бакылдык әби суга бара,
Әчкечләре коела бара.

1339. Соскы борын бакылдык.
Күп сөйләшә такылдык.

1340. Көрәге — алдан,
Әрҗәсе — арттан.

1341. Су төбенә төшә,
Чыланмыйча чыга.

1342. Кырда йөрсә — кыр киеге,
Суда йөзсә — су киеге.

1343. Үзе йөзеп бара,
Көянтәсен ташлап куя.

1344. Яшел башлы,
Ике аяклы,
Барабан корсаклы,
Вакытны үткәрми,
Дөньяны йотам, ди.

Ата үрдәк

1345. Зәңгәрлин, хлутин-хлутин,
Мин шарик-шарик кушкалтин.

Үрдәк бәбкәсе

1346. Җон җомгагым — бөдерә,
Су күрдеме — йөгерә.

Әтәч

1347. Башы тарак.
Койрыгы урак,
Аны белмәгән дурак.

1348. Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын.

1349. Укталы да чукталы,
Муены яшел нукталы,
Түбәсендә тарагы,
Койрыгында урагы,
Тәпиендә сәнәге,
Шул ни булыр, йә әле?

1350. Үзе хан нәселеннән дә түгел, үзе таҗ киеп йөри,
Үзе ристан да түгел, аягы каеш белән бәйләнгән.

1351. Казаннан килгән бер мылтык,
Аның башы салпык17;Ах, аның юртышы,
Арт санының кыртышы18.

1352. Өй артында атлар,
Койрыгын чәнчеп атлар.

1353. Авызы бар — сөяктән,
Ит сакалы ияктән.

Әтәчнең кикриге һәм койрыгы

1354. Нинди тарак тарарга ярамый?
Нинди урак урырга ярамый?

Әтәч, таң ату

1355. Базда бака кычкыра,
Тауда такта ярыла.

Әтәч, балык

1356. Азанчысын суярлар,
Суймаганын ашарлар.

Тавык

1357. Әкиятем, йомагым19:
Мич артында кунагым.

1358. Кечкенә генә кодача,
Аның артын җил ача.

1359. Безнең киленнең кырык итәге,
Урамга чыкса, җил кайтара.

1360. Бар җәнлек үзенә тарта.
Берсе читкә ыргыта.

1361. Канаты бар,
Аягы бар,—
Йөзә алмый.

1362. Яңагы бар — көйшәми20,
Койрыгы бар — сыйпамый.

Кертләгән тавык

1363. Өй артында кортлы киез
Корт-корт диеп утыра.

Тавыкның йомырка салуы

1364. Кыт-кытыйк, кайда салам — анда юк.

1365. Йөгерде-йөгерде,
Җиренә җиткәч утырды.

Тавыкның ояда утыруы

1366. Ак тау өстендә ак мулла утыра,
Үлекләрнең терелүен көтә.

Чеби

1367. Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.

Йомырка, чеби

1368. Җанлыдан җансыз туар,
Җансыздан җанлы туар.

1369. Ике туа, бер үлә.

1370. Кечкенә генә ак шар,
Үзе дә туа, үзе дә тудыра.

1371. Кечкенә генә пел ташы,
Эчендә байлар ашы;
Аны пешерсәң аш булыр,
Пешермәсәң кош булыр.

1372. Алтын да, көмеш тә,
Кыздырма да, кош та.

Йомырка

1373. Кисмәк таптым кыршаусыз.
Ул да булды капкачсыз.

1374. Бохарадан килгән пел,
Уртасында тасма тел,
Җанлыдан җансыз туа,
Ул ни булыр? — Аны бел!

1375. Бер кисмәктә ике төрле бал.

1376. Бер мичкәдә ике төрле аракы.

1377. Бер чүлмәктә ике төрле май.

1378. Бер чынаяк эчендә
Ике төрле сөт тора.

1379. Бәләкәй генә ак келәт,—
Эче тулы сары май.

1380. Кечкенә генә таш пулат,—
Эче тулы алтын да көмеш.

1381. Бер кечкенә ак сандык,—
Ачкыч-биген тапмадык.

1382. Ызба артында коем бар,
Ике төрле суым бар.

1383. Эче сары, тышы ак,
Ул ни булыр? — Әйтеп бак!

1384. Таш пулат,
Көмеш пулат,
Эчендә сары балавыз.

1385. Крик-крик кала,
Крик каласында ак кала,
Ак калада сары балавыз.

1386. Бозын ватсаң, көмеш чыгар,
Көмешен ватсаң, алтын чыгар.

1387. Ак күл,
Ак күл эчендә сары күл.

1388. Ак тәпән,
Ак тәпән эчендә сары май.

1389. Бинасы ак, балконы сары.

1390. Чөйдә ни тормас?

1391. Казык өстендә кар тормас.

1392. Кендегендә кере юк.

1393. Бер кечкенә йомры таш
Койрыгына утырмас.

1394. Пыяла түгел — ватыла,
Гәүһәр түгел — сатыла.

1395. Кечкенә генә ак таш пулат,—
Ишеге дә юк, тишеге дә юк.

1396. Ак гөмбәзле бер таш мәчет бар,—
Керергә ишеге юк,
Гөмбәзен ватып керәләр.

1397. Ак тунымның еге21 юк.

1398. Ак толып җөйсез генә тегелгән.

1399. Ак май — акы,
Сары май — сакы,
Туң май — тукы.

Йомырка пешереп ашау

1400. Ак табагымның ашы татлы.

1401. Бер кадакка бер кадак тоз,
Яңадан тозга маныч.

1402. Тоз боткасында кайнатсаң да,
Тозсыз ашап булмый.

1403. Җылытырга су куйдым,
Су дигәнем боз булган.

1404. Бер кодык бар, тимердән сырты каты,
Суының төсе яман, тәме татлы;
Суымны җылытырга куйган идем,
Ут тигәчтен, әлеге су боз булып катты.

1405. Бер кабыкның эчендә
Ике әлвән22 суы бар;
Суга салсаң, су була.
Утка салсаң, боз була.

1406. Бер кодыкта ике әлвән суы бар,
Үзгә сулар утка керсә, юк булыр,
Бу җан сулар утка керсә, нур булыр.

1407. Казанчыгым калайлы,
Пешергән ашым кулайлы;
Кулайлы булмый ни булсын,
Ашарга бик уңайлы.

1408. Чи-чи — читәмә,
Читәмәдә пешәмә.
Абау, бармагым,
Кубып төште тырнагым.

1409. Тумаган тавыкны ашыйлар.


1. Бидәркәй — бизәкле.

2. Саплаяк — саплы аяк (агач чүмеч).

3. Тисничә — тубә тактасы: русча «тёс» сүзеннән.

4. Терәнцә — дранча, юынылган такта.

5. Җылтын — елтыр (?).

6. Келән — гелән, гел.

7. Китән — ак киндер тукыма.

8. Аугымак — ау табышы.

9. Кетер-кетер цекцевеш — кош авазына охшатып әйтелә торган сүзләр.

10. Хәситә — дүртпочмаклы зур бөти.

11. Тальянский яулык — Италия яулыгы (?).

12. Әлбидергәй — төрле төстәге бизәкле.

13. Купмә — киез. (Биредә «күперә торган әйбер» мәгънәсендә.)

14. Фирданский яулык — Фирганә яулыгы (?).

15. Бибешкә — «бибеш» (бәбкә) сүзеннән булса кирәк.

16. Тапау — турау.

17. Салпык — салпы, салынулы (?).

18. Кыртыш — тире асты мае.

19. Йомак — табышмак. Себер татарлары «йомак» дип әкиятне атыйлар.

20. Көйшәү — күшәү.

21. Еге — җөе, ярыгы.

22. Ике әлвән — ике төрле.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4133 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz