Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп хезмәткәрләре!
Азнакай район һәм шәһәр Советы, район һәм шәһәр башкарма комитетлары исеменнән 1 сентябрь – Белем бәйрәме һәм яңа уку елы башлану уңаеннан сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Бүген үзебезне бер зур тату гаилә буларак тоябыз. Чөнки биредә: игътибарга лаеклы беренче сыйныф укучылары, җәйге ялдан үсеп килгән укучылар, куанып оныкларын-балаларын мәктәпкә озатучы бабайлар-әбиләр, әти-әниләр тантаналы рәвештә укучыларын каршы алучы фән укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре.
Беренче кыңгырау районыбызның 700 беренче сыйныф укучысын беренче дәрескә чакырачак. Ә югары сыйныф укучылары өчен көзнең беренче көне – ул тормыш юлын билгеләү, һөнәр сайлау, киләчәккә планнар кору чоры.
Мәктәпләр, якты сыйныф бүлмәләре, яңа парталар сезне көтә. Сез яхшы укысын, тирән белем алсын, спорт һәм сәнгать төрләре белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да тудырылган.
Кадерле балалар! Укуга карата кызыксынуны югалтмагыз. Алган белемнәрегез алга куелган максатларыгызга ирешергә ярдәм итсен. Сез районыбызның өмете һәм киләчәге!
Һәркайсыбыз олы тормышка, әле үзе дә сизмәстән, укытучы, тәрбиячесенең йөрәк җылысын тоеп, мәктәп аша килә.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр! Сез җәмгыятебезнең иң зур интеллектуаль көче. Җәмгыятебезнең киләчәге иң элек сезнең фидакарь хезмәтегезгә бәйле. Үзегезнең хезмәтегезнең җимешен үз укучыларыгызның югары белем дәрәҗәсендә, кешелек һәм гражданлык сыйфатларының яхшы чагылышында күрегез.
Белем бәйрәме укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен зур өметләр көненә әйләнсен!
Барыгызны да яңа уку елы белән тәбрик итәм. Оптимизм һәм киләчәккә ышаныч телим!
Азнакай муниципаль районы башлыгы М.К.Хәйретдинов.