Суббота, 04.05.2024, 02:02:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [389]
Публикации [24]
Музей [19]
Файлы [80]
Интересное в сети [59]
Когда-то в школе [11]
Обратите внимание! [120]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Страница новости и комментариев к ней
Главная » 2011 » Ноябрь » 26 » "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесе
"Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесе
22:39:10
"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар.

Бәйге түбәндәгедән гыйбарәт:

1. Бәйгедә катнашырга теләгән укучылар иң беренче булып кулдан матур итеп җимлек ясыйлар, аны кошларны ашатырга уңайлы итеп агачка яисә өй кырына эләләр.
2. Кыш дәвамында кошларны ашаталар, аларны җимлектә утырып ашаган вакытта фотоларга төшерәләр. Бәйгегә һәр укучыдан 3 фото кабул ителә, шул 3 фотода кошлар саны күбрәк булган саен яхшырак.
3. Җимлек ясау тарихы белән бәйле яисә кошларга кыш көне үзләренең ничек ярдәм итүләре турында зур булмаган хикәя язалар.
4. 1 декабрьдән алып 31 гыйнварга кадәр "Белем.ру" форумында (http://forum.belem.ru) теркәләләр. Форумның "Сабантуй" газетасы өлешендә урнашкан "Канатлы дустым ашханәсе" бүлегендә (http://forum.belem.r...p?showforum=105) үзләре өчен яңа тема ачалар. Теманың исемендә укучылар үзләре язган хикәя исемен күрсәтәләр, теманың тасвирламасында үзләренең фамилия һәм исемнәрен һәм кайдан булуларын язалар.

Тулырак мәгълүматны "Сабантуй" газетасы форумына кереп укый аласыз ====>
Категория: Обратите внимание! | Просмотров: 1227 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Календарь новостей
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz