Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык әкиятләре
Борын-борын заманда Атбасар исемле хайван асраучы бер бай булган, ди. Ул үзе дә, хатыны да бик саран да, комсыз да икәннәр, ди. Бер елны җәйнең эссе көнендә Атбасарның көтүчесе ачуланып чыгып киткән. Бай көтүчесез калган. Байга кеше кирәген бер егет ишеткән дә Атбасарга ялланырга килгән, ди.
|
Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше. Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең Кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди. Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай, хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.
|
Бер авылда бер карт яшәгән, ди. Унбиш яшьләрендә кызы гына булган моның. Бабай көн дә урманнан бер йөк коры утын алып кайта икән дә базарга илтеп сата икән, шуның белән көн күреп тора икән, ди. Шулай көннәрдән бер көнне бабай, бер йөк утын төяп, шәһәргә бара. Утын базарына барып керсә, каршысына бер бай килеп чыга моның.
|
Борын заманда бер кире хатын булган. Ире «ашыйсым килә» дисә, чәй куя икән, «чәй эчәсем килә» дисә, аш пешерә икән. Бервакытны ире базардан кайта да: — Карчык, ашарга юкмы?— ди. Теге: — Ашарга юк,— ди,— чәй куям хәзер, чәй эчәрсең,— ди. — Ә минем чәй эчәсем килми бит, ашыйсым килә,— ди. — Ярар, ярар, менә хәзер чәй куям,— ди.
|
Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка: — Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмче булыр иде,— ди. Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшь кенә егетне очрата бу. — Улым,— ди,— миңа бер ярдәмче кирәк иде,— ди,— әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы?— ди. — Юк, бабай, яллана алмыйм,— ди егет,— минем бик озак киенә торган гадәтем бар,— ди.
|
Элекке заманда бер мулланың мөрите була. Ул кеше мулланың сүзеннән һич тә чыкмыйча, шуның шәригате белән генә яшәргә тиеш инде. Бервакытны рамазан аенда мулланың бу мөрите, карыны бик ачкач, ашарга эзли. Бернәрсә дә таба алмагач, шәмгә ут кабыза да, кулы белән әйләндерә-әйләндерә, шәм кызуында йомырка пешерә. Әзрәк җылынгач, әрчи дә ашый башлый. Ул арада тегенең ике як авызыннан йомырка сарылары агып төшә. Шулвакыт мулла килеп керә дә тегене ачулана башлый.
|
Ир белән хатын булган. Алар күп вакытта юк кына эш өчен дә талаша торган булганнар. Ире әйтә икән: — Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип. Хатыны әйтә икән: — Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип. Шулай талаша торгач, болар бервакыт җәй көне эшләрен алышканнар: хатыны басуга сукага киткән, ире өйдә калган.
|
Борын-борын заманда бер солдат сугыштан кайтып килә, ди. Моның өстендә иске шинель, аркасында биштәре бар икән. Бүтән бер нәрсәсе юк, ризыгы да юк. Хәзер бу кайта-кайта ара-талчыга да бер урман кырыена килеп утыра. Куак төбендә ял итеп утырган чагында күзе төшә бер балтага. Сапсыз балта ята. Хәзер инде бу уйланып утыра: «Тукта, мин бу балтаны алып салыйм әле,— ди,— капчыгымда әйбер дә юк, бик авыр булмас»,— ди. Алып сала бу биштәренә теге балтаны.
|
Борын-борын заманда, без яшь чагында, егет булып үсеп җиткәч, әти, әни, мин — өчәү генә калдык гаиләдә. Ярар. Мине өйләндерәселәре килә. Менә бер кыз димлиләр инде миңа. — Бу — акыл да утырткан, бик әйбәт кыз, менә шуның белән торырсың,— диләр. Димли торгач, күндерделәр — бу кызны алдым. Өйләнгәч, бер заман урамда йөридер идем, бер җирдә янгын чыккан. Мин бардым да янгын сүндерүчеләргә: — Алла куәт бирсен!— дип кычкырдым.
|
Борын-борын заманда Хәсән белән Гали эш эзләп икәү бергә юлга чыкканнар. Байтак юл барып, бер су янына җиткәч, ял итәр өчен шул су янына утыргач, Хәсән Галигә баштан үткәннәрен сөйли башлап, шулай дигән: — Мин, Гали иптәш, яшь чагымда, Кырымда торган чагымда, искиткеч нәрсәләр күргәнем бар. Анда үсә торган карбызлар, мин сиңа әйтәм, ис китәр. Бер гаҗәп: зурлыклары, әнә каршыда торган тауны күрәсең бит, андагы карбызларның зурлыгы шул таулардан да зуррак. Без ничә йөзләп кеше җыелышып бер карбызны ашап бетерә алмый идек. Шулай итеп, ул бер карбызны Кырымда ничә йөз кеше айлап ашап торадыр.
|
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, бу үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән, ди, бу: үзе бик яман ялганчы булган. Көннәрдән бер көнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: «Их,— ди икән,— мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде»,— ди икән.
|
Элек ашлыкларны ындырга куялар иде, кибәннәр итеп. Безнең ындыр авыл читендә иде. Бервакыт шул ашлыкларга кош төшә башлады. Элек тә хәзерге кебек самогон кайнату бар иде. Әти бер бидрә самогон алып, кибән төбенә илтеп куйды. Кошлар зур күркә кебек иделәр. Шул кошлар исерсен дип, әткәй самогонны зур савытка салып куйды.
|
Яшь вакытта әтәй белән урманга барып, усак кисеп, чанага салып торадыр идек, килеп чыкты урман хуҗасы. Инде нишләргә? Безгә хәзер хәл чамасы юк качарга да. Бары мөмкин булды атыбызга утырып чабарга гына авылга. Тотындык әтәй белән чабарга. Кем күрсен, бураннар гына уйнап тора безнең арттан! Урман хуҗасы безнең арттан чаба, ну аты бик начар булгачтын, безнең арттан җиталмый. Кайтабыз да усакны яшереп базга ыргытабыз. Урман хуҗасы килеп, безне тикшереп карый да табалмый кире кайтып китә. Бик күп вакытлар үтә, онытабыз теге агачны, усакны. Бу тегендә тамыр җәеп үсәргә керешә. Үсә-үсә тишеп чыга сайгакны, өйдә үсеп утыра, түшәмне тишеп чыга, аннары түбәне дә тишеп чыга.
|
Бер сүз сөйләем мин сезләргә, әгәр яратсагыз. Бер заман күрдем мин бер җирдә: ике пешкән тавык очып йөриләр иде. Алар очканда аркалары түбән карап, эчләре югары карап очалар иде. Янә күрдем бер җирдә: су өстендә ике тегермән ташы йөзеп йөриләр иде. Янә күрдем: җәй көне бакалар боз өстендә йөзеп йөриләр иде. Янә күрдем: бер җирдә өч туган куян куарга барганнар, ал арның берсе телсез иде, берсе сукыр иде, берсе кулсыз иде. Алар бер куянны тотканнар: сукыры куянны күргән, телсезе кычкырган, кулсызы куянның йоныннан тоткан.
|
|
|
|
|