Борын-борын заманда бер солдат сугыштан кайтып килә, ди. Моның өстендә иске шинель, аркасында биштәре бар икән. Бүтән бер нәрсәсе юк, ризыгы да юк. Хәзер бу кайта-кайта ара-талчыга да бер урман кырыена килеп утыра. Куак төбендә ял итеп утырган чагында күзе төшә бер балтага. Сапсыз балта ята. Хәзер инде бу уйланып утыра: «Тукта, мин бу балтаны алып салыйм әле,— ди,— капчыгымда әйбер дә юк, бик авыр булмас»,— ди. Алып сала бу биштәренә теге балтаны. Хәзер инде бара-бара бу тагын икенче бер урманга килеп керә. Кич тә булып китте, ашыйсы да килә, нишләргә инде хәзер? Бара-бара урман арасында бер кечкенә йорттан ут күренә. Хәзер барып керә йортка. Тәрәзәсеннән карый, ул бер генә тәрәзәле кечкенә йорт була инде,— бер карчык җеп эрләп утыра. — Әй әби,— ди,— син мине фатирга керт әле,— ди. Карчык чыгып, моны кертә. Солдат чишенә, моның ашарына бернәрсәсе юк. Бу карчыктан да сорый алмый инде ашарга, ояла. — Әй әби,— ди,— минем капчыгымда бер балтам бар, син шуны пешереп бир әле,— ди. Карчык кабыза учакны, балтаны юып сала казанга. Балта кайный, кайный, кайный — һич пешми. — Әй улым,— ди.— Һич кенә дә пешерә алмыйм бу балтаны,— ди. — Син, әби, аңарга бераз бәрәңге турап сал,— ди. Карчык юып, турап сала бәрәңгене дә тагын кайната. — Инде, улым, бәрәңге дә пеште, балта пешми,— ди. Солдат әйтә: — Хәзер инде син аңарга, тәтәй, он да буташтырып сал инде,— ди. Он да буташтырып сала инде хәзер. Тагын кайный, кайный — балта һаман пешми. — Хәзер, улым, нишләргә инде, балта пешми бит,— ди. — Ярар, тәтәй, икенче пешәр әле,— ди,— аның ашын алып ашыйк,— ди. — Ярый, үзем дә бик талчыктым,— ди, карчык әйтә. — Тагын кайнатыр хәлем юк,— ди Ашны китереп утырта карчык. — Менә, улым, аш,— ди.— Балтаңны пешерә алмадым инде,— ди. Ярый, хәзер солдат ашны ашый, җәелеп, тирләп. Тамак туя, рәхәтләнеп йоклый. Иртә торып, китәргә җыенганда әби әйтә: — Улым,— ди,— балтаңны ал, тагы кирәк булыр,— ди. Балтаны ала да бу, чыгып китә. Шул балтаны авыл саен пешертеп, солдат үзенең туган-үскән авылына туган-тумачалары янына кайтып ирешкән, ди. |