Элекке заманда бер мулланың мөрите була. Ул кеше мулланың сүзеннән һич тә чыкмыйча, шуның шәригате белән генә яшәргә тиеш инде. Бервакытны рамазан аенда мулланың бу мөрите, карыны бик ачкач, ашарга эзли. Бернәрсә дә таба алмагач, шәмгә ут кабыза да, кулы белән әйләндерә-әйләндерә, шәм кызуында йомырка пешерә. Әзрәк җылынгач, әрчи дә ашый башлый. Ул арада тегенең ике як авызыннан йомырка сарылары агып төшә. Шулвакыт мулла килеп керә дә тегене ачулана башлый. — Нишләдең, бәдбәхет,— ди,— рамазан аенда көпә-көндез ашап утырырга, нинди эш бу!— ди. — Әй хәзрәт, ялгыштым, шайтан гына котыртты,— ди,— шайтан котыртмаса, мин бу хәлне эшләмәс идем,— ди,— шайтан гаепле, мин гаепле түгел, гафу ит, хәзрәт,— ди. Ул арада мич артыннан суырылып килеп чыга бер шайтан. — Хәзрәт, ышанма, ялганлый,— ди. — Кая аны котыртырга, шәм башында шулай итеп йомырка пешерергә үзем дә белмидер идем әле, аңа карап торып шаккаттым,— ди.— Бөтен начарлыкны үзләре эшлиләр башта, аннары һич гөнаһсыз шайтанга аударалар да куялар,— ди. |