Пятница, 26.04.2024, 23:14:56   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2006 » Ноябрь » 9 » Рәхмәт сиңа, дустым
Рәхмәт сиңа, дустым
20:23:03

Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызы


Рәхмәт сиңа, дустым



Бу тормышта авырлыклар
Гел килеп кенә тора;
Ялгызың калган чагында
Ярдәм итүче кирәк.


Янымда дуслар, иптәшләр
Юаталар, көләләр
Ярдәм кулы сузам диеп
Хәйлә генә коралар.


Бу тормышта авырлыклар
Гел килеп кенә тора;
Ялгызың калган чагында
Ярдәм итүче кирәк.


Сереңне саклаган булып
Дошманнарга “саталар”,
Көнләшүдән ярыңны да
“Тартып” кына алалар.


Менә шундый авыр чакта
Син кулыңны суздың бит,
Суынган өметемне
Сулыш биреп җылыттың.


Үзеңне дә корбан итеп
Ярдәмгә ашыгасың
Нинди генә рәхмәтләрне
Җиткерим икән сиңа дустым.


Ташламадың авырлыкта,
Юл күрсәттең тормышта
Дөреслеккә туры карап
Яшим хәзер мин дустым.


Сөю – бәхет.



“Сөю – сәгъадәт”, – диләр,
Сөю яшәү мәгънәсе,
Мәхәббәтсез булмый диләр –
Бар тормышның мәгънәсе.


Синең өчен дә бит
Бизәкле һәм матур,
Ялган шушы сүзләр
Тормышыңның иде терәге.


Һәркөн әйтә идең,
“Сөям, – диеп, – сине
Синнән башка җаным,
Яши алмам”, – диеп.


Менә хәзер инде,
Икебез ике якта
Яшәү дәвам итә
Сөям дигән сүздән башка да.


Яшә син



Яшисең икән, яшә син
Туры карп кыйблага,
Яшәмә тик шушы җирдә
Файдасыз бер зат булып.


Авырлыкта башың имә,
Бирешмә син шайтанга
Күз яшьләре белән генә
Җиңеп булмый дошманны.


Яшисең икән яшә син –
Җирдә үрнәк эз ясап,
Шул эзләрне югалтмыйча
Сакласыннар башкалар.


Авырлыкта башың имә,
Горур атла елмаеп.
Арыңнан тик барчасы да
Карап калсын “эһ”, – диеп.


Үткән юл



Исеңдәме, бергә уткән юллар
Киң болыннар, ямьле аланнар,
Тәкыяләр үргән гөл бакчалар,
Вәгъдәләшкән елга буйлары.


Ә мин үзем кайткан саен,
Йөгереп үтәм шушы җирләрдән
Хәтирәләр искә төшкән саен,
“Сабырлык бир”, – дип сорыйм Аллаһтан.


Исеңдәдер оныта алмыйсыңдыр,
Еш төшәсең елга буена
Сагынасыңдыр сүз куешкан,
Вәгъдәләшкән “изге” урынны.


Соңардык шул хәзер инде,
Ташкын суы юды эзләрне
Йөрәктәге көчле сөю хисе генә
Юылмады калды гомергә.


Сагыну



Менә шул ук үлән өстендә,
Шаулый ялгыз алма агачы,
Менә шул ук елга янында
Үсәләр бит алсу чәчәкләр.


Иртәләрен болыт эченнән,
Шул ук кояш миңа елмая
Ә, кичләрен йолдыз аралап
Ялгыз ай да шулай моңая,


Урам аша ялгыз барганда,
Хәтта җилләр сине сөйлиләр
Кораб агызып уйнаган инешләр
Синең җырны һаман көйлиләр.


Өй эче дә синнән башка,
Барлык ямен инде югалтты
Тәрәз төбендәге яран гөл дә
Башын иде сине сагынып.


Егеткә



Эһ, син егет, күңелемне
Бүген әллә нәрсә эшләттең,
Елмаюлы караш белән
Төннәрен дә хәтта уйлаттың.


Үзең дә шул очрашканда,
Сер бирмәскә әллә тилисең
“Сәлам”, – диеп елмаясың да син,
Күзләреңне читкә төбисең.


Сөйләшкәндә сүзләрең дә,
Ярты сүздән никтер бүленә
Каушыйсың бит, егет, беләм
Мин дә шундый идем кайчандыр


Беләсеңме, егет, сөю шулай,
Газапларга сала кайчакта
Төннәрен дә йоклатмыйча,
Уйландыра менә шулчакта.


Боларның син барысын
Тора-бара үзең аңларсың,
Мәхәббәтнең чынын тапкач
Ялгышыңны ныклап уйларсың.


Шуның өчен дустым,
Мәхәббәтне миннән эзләмә
Җавапсыз сөюне син,
Үзеңә һич тиңләмә.


Ә мин яшим



Эһ, син язмыш, авыр миңа шулай
Сөю утларында януы,
Шул януны шулай
Сиздертмичә сүндермичә саклап калуы.


Ә мин яшим сулган гөл шикелле,
Сине көтеп уйлап, тилмереп
Син килерсең язгы кояш булып,
Мин көтәрмен һаман тилереп.


Бүләк ит син миңа яшәү сулышын
Сүндермичә сөю ялкынын,
Бир син миңа яшәү өметен
Тик үзеңә ал аның салкынын.


Ә син киттең



Ә син киттең, хушлашмыйча киттең…
Белмим күпкәдерме, әллә гомергә…
Килерсеңме?.. Килгәч күрерсеңме
Югалганын аның гомергә.


Юк, уйлама еллар миңа
Дәресләрен бик күп бирделәр,
Синең кебек кызганмады алар
Сынауларын авыр алдылар.


Өйрәттеләр алар, бу дөньяның
Гел сынаудан гына торганын,
Мәхәббәтнең синнән башка
Күз яшеннән генә торганын.


Юк кайтсаң да син кире,
Горур атлап үтеп китәрмен
Яраланган йөрәгемне кысып
Тормыш сукмагыннан үтәрмен.


Син курыкма, горур атла
Мин бит сиңа рәнҗемим
Тик ни өчен киткәндә син
“Сау бул”, – сүзен әйтмәдең.


Җавапсыз мәхәббәт


“Киләм”, – дидең килмәдең,
“Сөям”, – дидең сөймәдең,
Күңелемдәге мәхәббәтне
Шулай аңлый алмадың.


Җәйнең айлы күге миңа:
“Ул башканы сөя, диде, –
“Сайрыйдыр” ул бу минутта,
Сөям диеп башкаларга”.


Кышның йомшак, ак карлары
Чәчләремнән сыйпады да,
Моңсу гына эндәштеләр:
“Мәхәббәтне югалтмыйча ап-ак кие саклагыз”, – дип.


Көзнең ачы җиле миңа:
“Мин бит сезгә шушы айда,
Бүләк иттем керсез сөю
Керләдегез аны, диде, – бүләк итәм сезгә сагыш”


Язның тәүге чәчәкләре:
“Сакла, диде, – мәхәббәтне
Салма аны утларга син,
Тәүге сөю мәңгелек ул”.


Дусларым да миннән көлде,
“Оныт”, – диеп битәрләде,
Тик йөрәгем кабатлады,
“Онытырга һич ярамый”.


Менә шулай, күңелемдәге мәхәббәтне
Беркем аңлый алмады,
Аңларга да теләмәде
Җиргә салып таптады.


Ялгышларны миннән эзләмә



Хәзер менә үткәннәрне –
Калды әкият итеп сөйләргә,
Сөйләгәндә, әкияттеге үткәннәрне,
Ялгышларны кемнән эзләргә?..


Ялгышлар күп булды, әмма…
Матур иде шушы үткәннәр.
Җырлап кына үтәр төсле идек
Сикәлтәле озын юлларны.


Юллар озын иде...Тик нигә соң,
Ахыргача шулай бармадык?
Кеше сүзләренә иярепме,
Сайладың бит үзеңә башка юл.


Сайлагансың икән, ахыргача,
Туры атла җаным, күз нурым
Ләкин, искә алсаң безнең үткәннәрне,
Ялгышларны миннән эзләмә.

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 5310 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2006  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz