Пятница, 26.04.2024, 07:41:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Февраль » 1 » Беренче мәхәббәт
Беренче мәхәббәт
08:40:27

Аларны язмыш җәйнең соңгы атнасында таныштырды.Ул кичне Гөлназ беркайчанда оныта алмый. Шул төнне күктәге йолдызлар да парлашып бетте,бары ялгыз ай гына җирдәге һәм күктәге йолдызларга көнләшеп карады.

Ленар дусты Илфатның туган көненә килгән иде. Аларның дуслыклары балалар бакчасында ук башланды, мәктәпне тәмамлагач юллар икегә аерылса да, еш очраштылар, дуслык җебен өзмәделәр. Илфат өйләнеп тормышын бик еракта башлап җибәрде. Аралар ерак булса да, күптәннән калган гадәт буенча, бәйрәмнәр гел бергә үтә иде. Менә бүген дә, матур гына табыннан соң,  дусларына ияреп, күңел ачарга чыкты, аңа монда бик ямансу тоелды.

Гөлназ күрше авылга иптәш кызының туган көненә киткән иде. Бик соң кайтты ул көнне авылларына кыз, әмма клубта ут янганын күргәч, кереп чыгарга уйлады.

Ишектән керү белән соры күзле егет аңа елмайган караш ташлады. Шул караш Гөлназны әллә нәрсә эшләтте, йөзләре алсуланды йорәге еш-еш тибә башлады, ләкин ул тиз генә бирешергә теләмәде. “Бик сөйкемле егет” — дип уйлады да, алга узды.

Егетне дә әллә нәрсә эшләтте шушы озын толымлы, сөйкемле кыз.

Гөлназ кайтырга йөгереп чыкканда, Илфат килеп аның каршысына басты да:

— Гөлназ, буген минем туган көнем.

— Котлыйм!

— Бәлки безнең белән утырырсың?

— Юк, рәхмәт, бик соң инде, мин өйгә кайтам.

Әмма соры күзләр аңа серле карап:

— Без бит озак тормыйбыз, — диде

Шушы сүзләрдән сон Гөлназ канатланып китте:

— Ярар, — дип әйткәнен сизми дә калды.

Барды ул туган көнгә, урыны да ни өчендер Ленар янәшәсендә булды.”Язмыш”, — дип уйлады кыз.Әле ике-өч сәгать элек кенә танышсалар да аларның бер-берсенә әйтәсе сүзләре, уртаклашасы серләре бик күп иде. Вакыт... Аның башы да ахыры да иксез һәм чиксез.  Таң беленер беленмәс кенә сызылып атканда кайтты Гөлназ өенә.Озатканда Ленар белән телефон номерларын алмаштылар. Икесе дә Казанда, Ленар укуын бетереп шунда эшкә калган, ә Гөлназ икенче елын укый. Баргач күрешергә сүз куештылар. Бер-берсенә биргән вәгъдәләрен искән җилләр дә, күктәге соңгы, берсен-берсе югалтырга теләмәгән, серләшеп туймаган ике йолдыз да, аларны тын гына,үзенең артык икәнлеген сиздертмәскә тырышып бер почмакка поскан ай гына ишетте.

Ленар кайтып киткәч Гөлназга бик күңелсез, ямансу булып тоелды, соры күзләрне оныта алмады ул.

Бер-берсен кабатлап көннәр үтте, көннәргә алмашка атналар килде, агачлардагы соңгы, алтын яфраклар тын гына җиргә коела, гүя шушы елда булган вакыйгаларны сер итеп үзләре белән мәңгелеккә алып китәләр. Укулар да башланды. Әмма ике гашыйк бик тиз генә күрешә алмады, чөнки Ленар эшкә урнашкан, эше күп, авылы да якын булгач ял көннәре “әти-әнигә булышам”, — дип авылга ашыкты. Гөлназ бик тырышып укыды, әти-әнисе, дуслары, туганнары, сөйгәненең йөзенә кызыллык китермәскә тырышты, авылы Казаннан ерак булганга ял көннәрен гел китапханәдә үткәрде.

Менә бер көнне алар очраштылар. Шул соры күзләр... Күпме көтте ул аларны. Аларның күптәнге туктап калган сүзләре бик тиз ялганып китте, йөрәкләрнең тибеше бергә кушылды.Эһ язмыш, шушы рәхәтлектә гомер бакый яшәргә! Сәгатьнең теле туктап тормый, шулай ук санаганны да яратмый. Яңадан тиз арада күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Ләкин тиз арасы озаккарак сузылды шул. Гөлназның шул соры күзләргә һәр көнне карыйсы, елмаясы, шатлыгын да, кайгысында сөйгән яры белән бүлешәсе килә. Ләкин шул соры күзләрне, карашларны, җылы назны һәр көн бары телефоннан тавыш кайтавазы алыштырып торды.

Кыз аралар ерак булса да бәйрәмнәрне өйдә әтисе белән әнисе, дуслары янында  үткәрергә күнеккәнгә туган көненә дә авылга кайтты. Кич белән клубта Илфатны очраткач, Ленар турында сорашырга булды, ләкин егет аңа күңелле хәбәр әйтмәде шул, бары: ”Син аңа өметләнмә, аның күптән очрашып йөри торган кызы бар. Мин Ленарга бары бәхет телим, ә син аны бәхетле итә алмыйсың, шуңа күрә оныт син аны”, — диде. Кызның кәефе китте. Ленардан андый шаярулар көтмәде ул. Ни өчен ул Ленарны бәхетле итә алмый? Ни өчен ул аны онытырга тиеш? Ни өчен? Бу сорауларга ул тәүлек буена җавап эзләсә дә таба алмады.

Уйламаган көтмәгән бер көнне, Ленар: ”Матурым, мин сине бик сагындым, әйдә очрашабыз”, — дип шалтыратты. Гөлназның егеткә әйтәсе сүзләре дә күп, соры күзләрне сагынган иде, шул: ”Ярар”, — дип пышылдады ул сизелер сизелмәс кенә.

Машинада утырган вакытта Гөлназ үзе урынында, башка кызны күз алдына китерүгә эсселе-суыклы булып китте. Теләми иде ул Ленар янында башка берәүнең булуын, соры күзләренә карауын. Ул көннне Гөлназ сөйләшергә сүз тапмады, үпкәләгән булып өенә чыкты.

Күпмедер вакыттан соң Ленар:

— Мин армиягә китәм көтәсеңме мине, бәгърем, — диеп шалтыратты.

— Көтәм, — диеп елмайды кыз.

— Хат язасыңмы?

— Язам!

Алар Ленар китүгә ике көн кала очрашырга сүз куештылар. Ләкин соры күзләр генә күренмәде. Бары Гөлназның яшел күзләре генә менә тамам-тамам дип торган яшьләр аша тәрәзәдән күзен алмыйча, таң аттырды. Кыз түзде... Көтте. Егет китәсе көнгә кадәр көтте, ә Ленар китәсе көнне авылга Сабан туйга кайтты ул. Шунда Илфат Гөлназ янына йөгереп килде дә “Беләсеңме, Ленар армиягә китте бит, китәр алдыннан сөйгән кызы белән никях укытты, гөрләтеп туй ясарга да җитеште, мин дә кайттым, шәп булды, ниһаять үз бәхетен тапты”, — дип, елмайды.

Күзләренә яшь тыгылды Гөлназның, ләкин яшь аралаш “Бәхетле бул”, — дип пышылтады ул, һәм йөгереп өенә кайтты.

...Озакламый Ленарның кайтыр вакыты җитә. Гөлназ күңеле белән һаман аны көтә, ышанмый ул Илфатның сүзләренә, ышанмый. Ләкин яшькә чыланган күзләр, калтыранган иреннәр бүген соңгы тапкыр: ”Сау бул тәүген мәхәббәтем, хуш, исән бул минем кадерлем ”, — диеп пышылдады, һәм яшь аралаш елмаерга тырышып, онытылып калган ап-ак розаларын алып кунаклар һәм булачак ире янына ашыкты.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3143 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
1 ник  
0
booze killed smile

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz