Суббота, 04.05.2024, 11:40:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 8 » АБДРАХМАН
АБДРАХМАН
19:09:50
Абдрахман авылының тарихы шундый: безнең шушы җиргә Пинзе губернасы, Красный Слабут өязеннән Абдрахман бабай башлап килеп карап киткән. Аның чыгып китүенә сәбәп: ул крепостной боярда крестьян булып эшләгән. Аның дүрт баласы булып, бер малае помещикка конюх булып эшләгән. Боярның айгыры аны бәрдереп үтергән. Абдрахман бабай бояр белән ачуланышкан. Шушының соңында Абдрахман бабайга бояр егерме биш розгы бирергә әмер биргән. Абдрахман бабайны, егерме биш розгыдан соң, бакчасыннан мәхрүм итеп, җирсез калдырган.

Шуның соңында Абдрахман бабай шушы помещик кулыннан чыгып китәргә булган, һәм ул чыгып китеп менә шушы элекке Самар губернасы, Баклан вулысы дигән урынга, Ык буена килеп җир тапкан. Бу җирләр элекке вакытта ерак булмаган Иске Шалты җире булган. Бу урыннан җиде километрда хәзерге Татарстандагы Яңа Шалты урнашкан булган.

Өч километр югары якта Никулин дигән чуваш авылы урнашкан булган. Алар килеп урнашкан вакытта бу җирдә урман булган һәм алар бик фәкыйрь булганнар, йөргәннәр җәяү. 1832 елны чыгып киткәннәр. Шушы елда килеп, моннан ун километр ераклыкта урнашкан хәзерге Татарстандагы Хансияр авылында кышлаганнар. 1833 нче елда шушы җиргә килеп, зимләнкә казып яши башлаганнар. Унике семья булган, шушы унике семьядан дүртесе ирсез хатыннар, ятимнәр булган. Шулай иттереп алар башта кул көче белән иген игеп, аның соңында килеп ат белән иген игеп, шунда яши башлаганнар. Аларның арасында һөнәрче булмаган. Бөтен эшләре иген игү белән мал асрау булган. Аның соңында алар шунда яшәп, җир эшләп, икмәк игүгә бик оста булганнар. Революциягә кадәр шушы авыл унике йорттан туксан йортка җитә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1258 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz