Пятница, 03.05.2024, 09:07:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Аерылышу– элек хурлык иде, хәзер... мода
Аерылышу– элек хурлык иде, хәзер... мода
15:22:41
Күптән түгел, яшьлек елларында Казанда бергә укыган курсташым Тәслияне очраттым. Ул утыз елдан артык загс бүлегендә эшләп пенсиягә чыкты. Шуңа гаилә хәлләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшеп киттек. Курсташым гаилә тормышының бәхетсез тәмамлануы, моннан 15 ел элек иреннән аерылуы турында сөйләп алды.

– Ирем белән яратышып өйләнештек, ике балабыз туды. Фәрит бик акыллы, сабыр кеше иде, 20 ел бергә җәннәттәгедәй яшәдек. Олы улыбыз Казанда төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган елны бер кичтә дискотекадан кайтканда, автобус тукталышында бандитлар кулына эләгеп харап булды. Чәшке бүрегенә кызыгып, хулиганнар улыбызның башына сукканнар, үтергәннәр. Бүрекне алып ерак китә алмаганнар үзләре: милиция эләктергән. Ул вәхшиләр тиешле җәзаны алдылар, ләкин улыбыз юк бит инде. Бу коточкыч хәл безне нык тетрәндерде, какшатты, тормышыбызның яме китте. Кайгыдан дөньяда яшисе килмәгән көннәр булды, ләкин мин үземне кулга ала алдым. Ә Фәрит хәсрәткә биреште, салгалый башлады. Эштән дә исереп кайтырга гадәтләнде, әйткәнгә колак салмады, бер ел дигәндә эчкечегә әверелде. Дәваланырга теләмәде, эшеннән чыгардылар. Исереп кайтып миңа бәйләнә, улыбызның үлемендә мине гаепли, кул күтәрә, сүгенә башлады. Түзәрлегем калмагач аерылышырга карар кылдым. Үзем гомер буе диярлек парларны кавыштыргач аерылышу процессын бик авыр кичердем. Ә Фәрит – исерек, гаиләбез таркалганга исе китмәде.

Аерылышкач тәмам эздән чыкты, фатирның бер бүлмәсен аңа калдырган идем, бөтенләй кайтмый башлады, бомжга әйләнде. Моннан ике ел элек үзара нәрсәдер бүлешә алмаган бомжлар Фәритне башы белән канализация коесына ташлаганнар. Үзем җирләдем бичараны. Хәзер аерылмасак болай булмас иде дип үкенеп тә куям. Чыдар хәлем калмаган иде шул, язмыштыр инде.

Аннан Тәслиядән, эш тәҗрибәсеннән чыгып, гаиләләр таркалуга китергән төп сәбәпләрне сорадым: “Мин эшләгән чорда аерылышу сәбәпләренең иң таралганы – ирнең яки хатынның “салырга яратуы” иде”, – диде курсташым.

Чыннан да, соңгы 15 елда эчкечелек аркасында таркалган никахлар саны 40тан 57 процентка арткан. Ә эчүгә сабышуның үз сәбәпләре бар. Әйтик, гаиләдә хатын бәйләнчек икән, хезмәт хакы аз алганы өчен ирен туктаусыз битәрләп тора, яки хатын ирен тыңлый, аны аңлый белми, йә гаилә тормышы бертөрле, күңелсез икән, хатыны ирен кызыксындырмый башлый икән, ирләр гадәттә “градуслы нәрсә” белән дуслашалар. Хатын-кыз артык хакимият ярата, балалары, туганнары, дуслары алдында бертуктаусыз иренең дәрәҗәсен төшерә торган булса да, ирләр кимсенеп эчә башларга мөмкиннәр. Әлбәттә, бу һич кенә дә исерткеч эчкечеләрне аклыйм һәм барлык очракта та хатын-кызларны гаеплим дигән сүз түгел. Чөнки эчкече ирен тормыш төбеннән тартып алып, аны менә дигән кеше итеп тәрбияләүче хатыннар да бар.

Гаилә таркалуга китергән икенче төп сәбәп итеп, Тәслия хыянәтне атады. Хыянәт – элек-электән никахны өзү өчен җитди сәбәп саналган. Алай гына да түгел, уйнаш кылу никахны өзү өчен төп мотив булган, ә дәгъваны бары тик рәнҗетелгән ир генә белдерә алган. Ә иреннән аеруларын сорап мөрәҗәгать иткән хатыннарның язмышы кайчак бик аяныч тәмамланган. Мин дә беләм шундый бер мисалны.

Латыйфа белән Гафур 17 ел гомер кичереп 4 бала үстерделәр. Икесе дә фермада эшләде, тормышта барысы да җитәрлек, гөрләшеп яшисе иде дә, ләкин беркөнне Латыйфага иренең хыянәт итүе турында ирештерәләр. Башта бу сүзләргә ышанмаган хатын тора-бара шикләнә башлый. Чыннан да, ире эштән соң кайта, аннан төрле сәбәпләр табып акланырга керешә. Соңга таба Гафурның азгынлыгы турында бөтен авыл халкы сөйли башлый, хәтта берсе ирне бер тол хатын белән уйнаш кылганда тоткан һәм бу хакта Латыйфага җиткергән. “Ахирәт, оятсызлыкның чигенә барып чыкканнар, эш урыны дип тормаганнар, сузылышып ятканнар иде”, – дип мескен хатынның болай да янган йөрәгенә ут өстәгән.

Шул кичне Латыйфа белән Гафур бу мәсьәләдә аңлашалар. Ире хыянәт итүен кире какмый, гаебен таный. “Син суындың, бергә ятканда җансыз кебек тоеласың”, – дип аклангандай итә.

Икенче көнне, Латыйфа авыл Советына барып аерылышу хакында сүз кузгата, моның тәртипләре белән кызыксына. Аңа бу эшнең бары тик суд, загс аша мөмкин икәнлеген әйтәләр. Латыйфа аерылышырга теләвен белдергәч, Гафур: “Дүрт балаң белән кая бармакчы буласың, бар”, – дип көлеп кенә куя. Берничә көннән Латыйфа иренең хыянәт итүен үз күзләре белән күрергә теләп, караңгы төшкәч аның эш урынына бара һәм .. күрә. Гафур ачуыннан нишләргә белми сүгенә, котыра, хатынын кыйнарга тотына. Шулвакыт каравылчылар килеп чыгып, күзе тонган ирдән хатынны аралап алалар.

Икенче көнне иртә таңнан: “Латыйфа фермадан кайтканда, күпердән егылып төшеп суга батып үлгән”, – дигән хәбәр таралды. Ире һәм аның белән фермада эшләүчеләр яр читеннән хатынның гәүдәсен табып алганнар. Латыйфа судан чыгарга тырышып караган, күрәсең: яр читендә тырмашкан эзләре дә бар иде диләр.

Хатынын суга төртеп төшерүдә гаепләп, Гафурга җинаять эше ачтылар. Ләкин судта гаебен дәлилли алмадылар. Ир: “Төнлә күпердән чыкканда үзе суга сикерде”, – дип акланып калды. Хәтта төне буе эзләп чыкканын да әйтте. Ә авыл халкы аңа ышанмады...

“10-15 еллар элек аерылышырга җыенган парлар: “Интим мөнәсәбәтләрдә гармония юк” – дигән сәбәпне бөтенләй атамыйлар иде”, – ди Тәслия. Ә хәзер аерылышучыларның 8 проценты турыдан-туры җенси канәгатьсезлекне күрсәтә икән.

Исең китәр инде, элек тә өйләнешкәннәр ләбаса, аерылышырга сәбәпләр дә җитәрлек булгандыр, әмма ничектер гаиләне саклап калганнар. Элек аерылышу – зур хурлык, нәселгә тап төшерү, туганнар ышанычын акламау булып санала иде шул. Ә хәзер бу хәл, ачуым бер килмәгәе, модага әйләнде...

Роберт ЗАРИПОВ, ветеран укытучы.
Азнакай.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 37 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz