Пятница, 03.05.2024, 13:23:30   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » “Агач” белгечләр
“Агач” белгечләр
22:37:58
“Т.Я.”ның 3 май санында “Аңламадык бер нәрсә дә” дигән язма белән тулысынча килешәм. Ләкин анда әле барысы да әйтелеп бетмәгән, кайберләрен өстисе килә, башкаларга сабак булыр дип уйлыйм.

Үзем 42 ел мәктәптә балаларга аң-белем, тәрбия бирергә тырыштым, пенсионер булсам да, мәктәп белән элемтәне өзмим, мәгариф системасында булган яңалыкларны күзәтеп барам.

Күп кенә һөнәр ияләре үзләренә эш таба алмаган чорда мәктәпләрдә белем бирү көннән-көн катлаулана, укучыларның белем алуга һәм һөнәр үзләштерүгә теләге кими. Яшь буынның сәламәтлеге һәм психикасы какшаган, аларның күпчелеге киләчәге турында уйламый. Шуңа күрә аларга ярдәм итәрлек, үз мөмкинлекләрен, сәләтләрен үстерергә өйрәтерлек мөгаллимнәр кирәк. Хәзерге көндә исә (соңгы ун ел эчендә дияргә була) укытучылар арасында яшь буынга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсендә бөтенләй башка хәл күзәтелә. Яшь укытучылар, күңелләренә авыр алмасын – бүген аларда әлеге мәсьәләдә җаваплылык һәм эзлеклелек җитми. Билгеле, бу эшкә бармак аша карауның объектив сәбәпләре дә бар. Шуның беренчесе – югары уку йортларында чын мөгаллимнәр әзерләнмәве. Педагогика, психология һәм тәрбия алымнарына бик аз вакыт бирелә. Икенче сәбәп – укытучыга иң түбән хезмәт хакы түләү. Өченчесе – яшь укытучының көнкүреш шартларының тиешле дәрәҗәдә булмавы. Дүртенчесе – дәүләт тарафыннан эзлекле эш алып барылмавы аркасында укытучы һөнәренең дәрәҗәсе төшү.

Болары – укытучыга кагылышлылары. Ни кызганыч, безнең бүгенге яшәү шартларыбыз да рухи яктан җитлегүгә һәм белемле кеше булып үсүгә ярдәм итми.

Соңгы мәгълүматларга караганда, балигъ булмаган балалы гаиләләрнең 92 проценты яшәү минимумыннан түбән дәрәҗәдәге хезмәт хакына гомер кичерә. Мәктәп укучылары арасында да җәмгыятебезнең төрле катлауларга бүленүе бик ачык сизелә. Гадәттә “яңа бай”ларның балалары бик тырышып укымый, чөнки аларның киләчәге (югары уку йортына керү, торак белән тәэмин ителү һ.б. мәсьәләләр) бүген хәл ителгән. Әтинең җилкәсе калын, акча бар. Түбән катлау балалары да тырышмый, чөнки белеп торалар: алар барыбер укуларын дәвам иттерә алмаячаклар. Шул сәбәпләр аркасында укытучы бишкә ярылса да, балада белем алуга ихтыяҗ тудыра алмый. Безнең мәгариф системасында укытучыны: “Нигә билгең аз, нигә сыйфатың 50 проценттан түбән?” – дип талкыйлар. Ягъни сан һәм процентлар гына сорыйлар

Соңгы елларда мәгарифне информатизацияләү “Бердәм информацион белем бирү тирәлеген үстерү” дигән федераль программаның төп юнәлешләре нигезендә тормышка ашырыла. Компьютерларны укыту-тәрбия эшендә нигез итеп алу да дөрес түгел. Күп кенә очракта без яңа технологияләр, ысуллар кулланып, укыту-тәрбия процессына тискәре йогынты ясыйбыз кебек. Мәсәлән, һәр балада диярлек калькулятор булу күңелдән исәпләү алымнарын үзләштерүгә игътибарны киметте. Хәзер математика, физика, химия дәресләрендә укучылар гади генә гамәлләр чишү өчен дә калькулятор куллана. Укучы тапкырлау таблицасын өйрәнми, гади генә саннарны да куша, ала, бүлә алмый.

Контроль эшләргә һәм башка катлаулы биремнәргә дә җавап бар. Җаның теләгән темага инша, реферат язганда да китаплар, тиешле әдәбият эзләп, актарып утырасы юк, техника сиңа үзе эшләп бирә. Күптән түгел үземнең элеккеге укучым (хәзер ул читтән торып укый) ике көндә бер курс эше, дүрт контроль эш тапшыруын сөйләп мактанып алды. Интернет 15 минутта эшләп биргән.

– Эчтәлеген укыдыңмы соң? – дим.

– Аны нигә укып торасың, тикшерүче-укытучы укый аны...

Хәзер белемне менә шулай заманча үзләштерәләр. Соңгы елларда күпме “агач” белгечләр, югары белем алып, төрле тармакларда “җиң сызганып” акча эшли. Югары белемле табиб сырхауханәдә диагноз куя алмыйча кеше үтерә, югары белемле инженер технологияне белмичә авария ясата яисә начар сыйфатлы продукция җитештерә.

Компьютерга мөкиббән китеп күргәзмә әсбаплар, методика сүзләрен онытмыйк әле, җәмәгать. Бүген мәктәпләрдә 60-70 елларда чыккан күргәзмә әсбапларның кысалары гына йөри. Тарих, география дәресләрендә теткәләнеп беткән СССР карталары кулланыла. “Суверен” Татарстанның диварга элеп куярлык географик, тарихи карталары юк.

Бүген “технология” сүзен адым саен кулланып кына укыту-тәрбия процессын модернизацияләп булмый. Машиналар җитештергәндәге кебек бер деталь җитмәсә, бу процесс (технология) тукталып кала. Ә мәгариф системасында җитмәгән детальләрнең саны хисапсыз.

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 37 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz