Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 20 » АЮЧЫЛАР КӨЕ
АЮЧЫЛАР КӨЕ | 22:23:50 |
Аның атасын Аю Ибрае дип йөртәләр иде. Бервакытны Рөстәм, анасы белән тары утаганда:
— Ни өчен безне, әни, аю халкы дип йөртәләр? — дип сорады.
— Бабаң, балам, аючы булган. Шуның өчен аю халкы дип йөртәләр, әле аючыларны төш тик кенә хәтерлим. Хәзер инде аючылар йөрми. Ә борын...
Анасы аңа аючылар турында сөйләп китте.
Элек Тулпан авылына һәр елны аю биетүчеләр килә булган. Ә көннәрнең берендә яз башы аючылар белән Галим атлы яшь бер аючы килгән. Зур, матур кара күзле, кара мыеклы, батыр гәүдәле егет булган. Ул бик матур җырлый белә икән. Үзе белән Тулпан авылы ишетмәгән көйләр, йөрәк өзгеч матур җырлар алып килгән. Авылда матурлыгы белән дан тоткан Бимкәй кызы Маһирә аны яраткан. Аю биеткәндә, халыкка белдерми генә, Галимгә үз кулы белән чиккән яулыгын ыргыткан. Аючы Галим, яулыкны алу белән, билгесез бер матур кызның аңа яулык ыргытуын, ул кызның бик матур булырга тиешлеген әйтеп, халык алдында җыр җырлаган һәм күзе белән кызлар арасыннан шул матур кызны эзли башлаган. Маһирә халык арасында серен белдермәгән. Бары Шуарләйдән су алып килгәндә генә, Галимгә очрап:
— Сезгә яулык ыргытучы кыз бик ямьсез. Сез аны юкка мактадыгыз,— дигән.
Галим:
— Мин күрмәсәм дә, ямьсез булса да, аны яратам,— дигән. Алар, Шуарләй суына аркылы ауган каенга утырып, төн уздырганнар.
Аючылар авылдан китү белән, Маһирә дә югалган.
Бер елдан соң бик ераклардан килүче Мөхәммәтҗан дигән кырык тартмачы мәшһүр аючы Галимнең ауга барганда аюлар авызыннан үлү хәбәрен, Маһирәнең туган илен сагынып җырлаган җырларын алып килгән. Шул көннән алып Тулпанда яңа җыр, йөрәк өзгеч аючылар көе җырлана башлаган.
Ә унбиш елдан, Тулпан авылына олаучыларга утырып, бер хатын белән унбиш яшьләрендә яшь бер егет килгән. Ул Тулпан авылында туктаусыз җырланган «Аючылар» көенең каһарманы — Рөстәмнең әбисе Маһирә булган, янындагы яшь егет, аюлар авызыннан үлгән аючы Галимнең улы — Рөстәмнең бабасы Талмас булган. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1732 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|