Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 8 » АКА
АКА | 18:41:50 |
Менә безнең бу Ака авылы мең дә җиденче елга кергәч салынган. Монда булган безнең Кесәкәй дигән бабай, шул килеп утырган. Кесәкәй бабай бу җиргә утырган вакытта урман булган, бер җирдә күренмәгән урман булган, шунда килеп утырган ул. Бабай килеп утырганда, бер хатыны булган, шуннан дүрт хатын алган. Дүрт хатыннан тугыз малай, алты кыз булган. Шуннан өйләр салынган, биш-алты өй салынган. Биш-алты өй салынгач, кала уртасы дип йөрткәннәр ул тирәне, түбәнге урамда булган ул...
Кесәкәй бабай үзе, төп нәселе килгән Бөре өязе Янакуш авылыннан. Шул якка хәбәр иткән килергә типтәрләргә, анда җирсез типтәр халкы булган. Ә үзе мишәр безнең бабай. Шуннан типтәрләрне китертеп утырткан монда. Авыл зураеп киткән, бер иллеләгән өй җыелган. Шуннан иген игә башлаганнар агачларны төпләп. Ул чакта җәнлек тә күп булган, җәнлек тә тотканнар. Монда чәчкәннәр арыш, арпа, солы, шуларны гына чәчкәннәр башта. Шуннан авыл зурая-зурая, сигезенче йөзгә чыккан вакытларда авыл байтак кына булган инде. Күп кенә типтәр халыгы килгән.
Безнең хәзерге авылда бер утыз пратсинты типтәр, калганы мишәр, биш пратсинт килгән Казан татарлары бар инде. Алар барсы да, бөтенесе дә татар булып язылып йөриләр инде: мишәр дә түгел, типтәр дә түгел, Казан татары дип тә әйтми. Элек Казан татарларын мещанин дип язып йөрттеләр. Базар булган инде авыл зурайгачыннан. 1850 елларны базар ачылган. Базар ачылгач, төрле яктан сәүдәгәрләр килгән Акага, Казан кешеләре. Шулар килеп магазиннар, кибетләр ачып сату итеп торганнар. Аларның нәселләре калган инде хәзер мондагы кеше булып.
XIX гасырның соңгы яртысында авыл бик баеган иде. Өч урында тирмән салдырганнар. Ашлык бу тирәдә күп игелгән. Казаннан килгән Хафиз бабай ашлык белән сәүдә иткән. Ашлыкны Әй белән агызып, Уфимкәгә төшеп, шул көйгә әллә кая Питербургка кадәр алып барган. Шунда саткан, миллионщик булган. Ул 1918 елны картаеп үлде, аның йорты утыра әле дә, йорты калды колхозныкы булып. Ир балалары юк иде, кыз балалары бар да килеп китәләр монда кунакка читтән.
Пратсинт — процент. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2144 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|