Воскресенье, 05.05.2024, 18:57:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 6 » АКСӘЕТ ҺӘМ ТУЧЫБАЙ (ТУЙЧЫБАЙ)
АКСӘЕТ ҺӘМ ТУЧЫБАЙ (ТУЙЧЫБАЙ)
21:34:17
АКСӘЕТ


Ата-бабайлардан ишетмеш буенча беләм: безнең авыл Иван Грозный вакытында көчләп чукындырудан качып килгән, Ык буеннан. Бу төш иксез-чиксез тайга булган. Алар аучылар булганнар. Алты кеше килгәннәр. Аксәет, Исәнкарт, Кабан, Бикчәнтәй, чаңгы киеп Казан шәһәренә чаклы барган. Чапчак белән бал илткәннәр. Өчесе монда килеп төпләнгән. Аксәет, Акхуҗа (хәзер Яңа Чокыр), Жөрми авыллары. Жыела-җыела берничә нәсел булып китә. Биш йөз ел бар авыл килеп утыруына. Мин белгәндә дә кара урман иде. Безнең авылда карындык белән ясалган тәрәзәләр иде. Кәрәчин лампы, чыра яндырып гомер иткәннәр. Шәмне үзләре эшләгәннәр, туң майдан.

ТУЧЫБАЙ (ТУЙЧЫБАЙ)


Туйчыбай авылына типтәрләр Казан ягыннан — Кама буенча килгәннәр. Башкортлардан рөхсәт алганнар утырырга. Типтәрләргә җир бирмәгәннәр, сатып алганнар. Төп кәсеп игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнгән. Чабата ясап көн иткәннәр. Сәйтәктә базар булган. Мең сигез йөз туксан бишенче елны җитмеш ике хуҗалык Шавйады авылына күчеп киткән. Туйчыбай бик бай кеше булган. Туй котлап кызларына бөтен җир-суын биргән. Шуңа күрә авыл Туйчыбай дип аталган. Иңчекүл җир исеме, әнә шул Иңче исемле кызына бүләк иткән бу җирне. Шул картның әллә егерме ике баласы булган, ди, шулай балаларын туйлап биргән, имеш, туй ясаган. Бу авыл урынында урман булган, елгасы бар Сүләңгеч исемле.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1012 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz