Пятница, 03.05.2024, 16:26:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Алтыбармак
Алтыбармак
15:18:38
Элеккеге күршем, авылдашым Галимулла абый үлеп киткән икән. Бу хәбәрне миңа район үзәгенә баргач бер якташым җиткерде. Галимулла абыйның кушаматы бик сәер – Алтыбармак иде. Аның ничек кушылганын мин моннан 10 ел элек, 9 май бәйрәме митингысыннан соң күршем белән аларга кунакка кергәч Галимулла абзыйның үз авызыннан ишеттем.

“Чибәр җиңгәй” (хатыны Тәскирә апаны мин шулай дип йөри идем) безне бик ачык чырай белән каршы алып, табынга чакырды.

– Галимулла абый, дөресен генә әйт әле, теге вакытта бармакларыңны кайда өздергән идең? – дип сорадым мин.

– Әнә, Чибәр җиңгәңнән сора, ул белә дөресен, аның аркасында бармаксыз калдым, – дип, ул хатынына ишарә ясады.

– Һи-и, карт шайтан, сөйләп утырган була тагын! Кем кушкан сиңа тәрәзә аша йөрергә, ярый әле башыңны чабып өзмәгән! – диде Чибәр җиңги.

– Ярый, тыңла, энем, Галимулла абзыеңның кыйссасы бик озын. Ләкин бөтен нечкәлекләренә тукталып тормыйм.

Армиягә киткәнче Тәскирә җиңгәң белән гыйшык-мышык тоттык, үзе алдында булса да әйтим, бик яраттым ул вакытта мин аны, безнең мәхәббәт турында бер роман язарлык.

– Нигә, хәзер яратмыйсыңмыни? – дип бүлдерде аны Тәскирәсе.

– Синең хәзер нинди яратыр җирең бар, себеркегә атланып йөрисең генә калган, – дип шаркылдап көлеп җибәрде Гәлимулла абый. – Ярый, карчык, бүлдермә әле, сөйләргә ирек бир. Тыңла, энем. 49да армиягә алдылар. Авылдан ике кешене – мине һәм инде мәрхүм “баҗай” Мәхмүтне.

– Мәхмүт сиңа ничек “баҗай” соң ул?

– Ашыктырма, тыңлап тор. Бер ел хезмәт срогы тулганда безне Ерак Көнчыгышка алып киттеләр, корабльгә төяп. Гражданский кием бирделәр, әйтмиләр кая барганны. Бер атна чамасы үткәч, бер портка туктадык. Анда әллә нинди, безгә ят телдә сөйләшәләр, кешеләрнең буйлары кечкенә, болар кытайлар яки японнар дип уйлыйбыз. Ниндидер аэродромга алып киттеләр, җир астындагы казармаларга урнаштык. Көн саен күнегүләр үткәрәләр, укыталар, инструктаж бирәләр. Баш өстендә самолетлар оча, еракта бомба шартлаган тавышлар ишетелә. Аңлаталар: без кореялы туганнарыбызга ярдәмгә килдек, аларга американнар һөҗүм иткән. Безнең ярдәм бик яшерен, алай-болай әсирлеккә эләксәгез, телсез булып кыланыгыз. Без үзебезнең аэродромга хезмәт күрсәтәбез, самолетларны очышка әзерлибез.

Сугыш бик озакка сузылды (1950-1953 еллар). 1953 ел азакларына гына тәмамланды. Ләкин безне тагын бер ел чамасы тоткарладылар, 1954тә генә авылга кайттым.

Авылда минем хакта үлгән дип хәбәр таратканнар. Соңгы ике елда язган хатларның берсен дә алмаганнар. Соңыннан белдем: Мәхмүтнең апасы – хат ташучы Нәгыймә миннән килгән хатларны әнкәйгә бирмәгән. Мәхмүт үзе ике ел да хезмәт итә алмаган, комиссовать иткәннәр. Минем хакта “үлде” дигән хәбәрне ул тараткан, апасын да минем хатларны бирмәскә котырткан.

Мәхмүт армиядән кайткач Тәскирәнең башын әйләндерә башлаган. “Син, Тәскирә, Галимулланы оныт, ул кайтмаячак – үлгән, миңа кияүгә чык!” – дип көн саен тинтерәтә икән. Кодалап әти-әнисе янына барган. Ә тегеләре: “Кызым, кайтмаган кешене көтмә, “утырып” каласың ич, яшең дә бара, чык, Мәхмүт бик әйбәт егет”, – дип Тәскирәне күндергәннәр.

Чибәр җиңгәй тыңлап торган җиреннән, көрсенеп:

– Җүләр булдым шул Мәхмүткә ышанып, әткәй-әнкәй дә үгетләгәч, каршы килмәдем инде, чыктым кияүгә, аягым тартмаса да, – дип куйды. – Үлгән кешене хурларга ярамаса да, уңмадым мин аннан, бик усал, кызу канлы кеше иде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын.

– Ярый, карчык, чәпчемә, шуңа күрә Ходай Тәгалә аңа гомерен дә бирмәде. Кайда калган идем әле? Әйе, кайтып төшүгә, аяз көндә яшен суккандай булды: әткәйне “халык дошманы” дип кулга алганнар (МТСта политбүлектә эшли иде), үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Бу хакта 1986 елда гына белдек, 1994 елда акладылар. Икенче күңелсез яңалык: Тәскирә мине көтмәгән, кияүгә чыккан. Шунда Мәхмүтне бәреп үтерәселәрем килде. Шул елны колхозга электр керттек, мин моторист булып эшлим “движокта”, электр станциясе колхозныкы, электрны кич белән генә бирәбез. Мәхмүт белән тәмам дошманлаштык, берничә мәртәбә бәргәләшеп тә алдык. Мәрхүм, кыздырсаң, шундук кабынып китә иде. Мин дә үзсүзле: барыбер Тәскирәне үземнеке итәм, урлап булса да алып китәм дип үземә сүз бирдем. Качып-посып кына булса да Тәскирә белән очраша идек, әйеме, карчык?

Тәскирә җиңги башын кагып, аның сүзләрен җөпли:

– Мәхмүтнең барыбер гомере булмады, синең генә бармакларыңны харап итте .

Галимулла абый дәвам итә:

– 54 нче елда чирәм җирләрне үзләштерү башланган иде, районнан һәм авылдан бик күп яшьләр “целина”га китте. Мин дә китәргә дип йөрим. Барып урнашам да, Тәскирәне кайтып алырга план корам.

Чибәр җиңгәй тагын сүзгә кушыла:

– Мәхмүт әтисеннән калган дүртпочмаклы өенә өстәп, бура күтәрде, алтыпочмаклы итеп. Балалар туса иркен булыр, янәсе. Ләкин ике ел торсак та, балаларыбыз булмады, үзендә булган гаеп. Шулай өй мәшәкатьләре белән йөргәндә Мәхмүт чирләп китте, больницага салдылар.

Тәскирәнең сүзен бүлдереп, Галимулла абый дәвам итә:

– Мин әйтәм, булды гына бу. Мәхмүт больницага керде, Тәскирә белән көн дә очрашырга мөмкин.

Көн саен диярлек төн җиткәнен көтеп торам һәм Тәскирәм янына китәм. Бәрәңге бакчаларыннан үтеп, яңа салынган өйләренең тәрәзәсеннән генә керәм, рамнары куелмаган. Ни дисәң дә ир хатыны, алай-болай сизсәләр, яманаты чыгачак Тәскирәнең.

Иртәгә “целина”га китәсе көнне кичен Тәскирә янына киттем. Янәсе, мин сине кайтып алам, әзер тор дип әйтәм һәм хушлашам. Төнге 12ләр тирәсе. Бакча юлы белән киләм. Өй янына барып җиткәч, тәрәзә тупсасына тотынуым булды, йә Хода, шул мизгелдә эчке яктан сул кулга шап итеп үткен нәрсә килеп төште. Куллар үзеннән-үзе ычкынып артка киттем. Җиргә килеп төшкәч уң кул белән сул кулны тотып, бакчадан чыгып йөгерем. Бернинди тавыш та юк, тып-тыныч, әле аңламыйм нәрсә булганын. Электр станциясенә чаптым, анда минем иптәшем 2 нче сменада эшли. Карыйбыз: сул кулның дүрт бармагы тиредә генә асылынып тора, ни өчендер кан да акмый. Ишеткәнем бар: нык курыксаң, киселгән җирдән кан чәптерми диләр, минеке дә шулай булгандыр. Шуңадыр Рәсимәгә бәйләтергә йөгердек. Циркуляргә эләкте дип алдаштым башта, соңыннан дөресен әйттем. Ләкин ул беркемгә чыгармады. Алланың рәхмәте, энем, син дә сөйләп йөри күрмә инде! Икенче көнне больницага барып, ике атна анда ятып кайттым. Авылда Галимулла бармакларын циркуль пычкысында кистергән дигән сүз генә чыккан. Мәхмүт тә бернәрсә белмәгәндәй йөргән. Ул көнне Мәхмүт больницадан кайткан булган, ә күрше Хәерниса карчыкка (убырлы карчык бик явыз хатын иде) Тәскирәне күзәтеп торырга кушып киткән булган икән. Тегесе шунда ук минем килеп йөрүемне Мәхмүткә җиткергән. Ул минем килүемне балта тотып сагалап торган. Салган баштан бармакларымны юк итте, бәдбәхет! Менә, энем, Алтыбармак кушаматы шуннан ябышып калды миңа.

Ә Мәхмүт абыйның ничек үлүен үзем дә хәтерлим. Авыл терлекләре чират белән көтелә иде. Мәхмүт чираты көнне көтүгә чыга. Сыерларны туплап, үзе комбайннан төшеп калган салам түбәсенә ятып йоклый. Җир сөрүче Хатыйп, йоклаган Мәхмүтне күрмичә, аны ДТ-54 тракторы белән изеп китә.

Бер елдан Галимулла Тәскирәне кайтып ала, өйләнешәләр һәм 60 нчы елларга кадәр “целина”да яшиләр. Туган яклары сагындыргач, барысы да онытылгач, авылга кайтып төшәләр.

Галимулла абый колхозда – механик, ә Чибәр җиңгәй бухгалтер булып эшләде. Бер малай, ике кыз үстерделәр. Өчесе дә югары белем алдылар һәм тормышта үз юлларын таптылар. Менә шулай иде ул элеккеге күршем – Алтыбармак Галимулла. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz