Бу авыл Монголиядән чыккан, диләр, дүрт йөз утыз сигез ел элек. Өлкәне Котлымәт була, сигез баба килә бер урынга. Шул сигез баба өстенә чувашлар килә. Каберләре әле дә бар. Аннан Казан ягыннан чукындырудан качып килгән татарлар да бар. Арада керәшеннәр дә бар иде. Алар, диннәрен кире кайтарырга сорап, патшага барып җитәләр. Патша, имеш, рөхсәт итә. Алар Буа ягыннан, Хуҗасан* дигән авылдан киләләр. Авыл урыны алан була. Тирә-якта кара урман була. Тау башында урман әзерли торган урын икән. Бу якларда аларны пристанщиклар дигәннәр. Идел буенда андыйларны лашман да, бурлак та дигәннәр...
ИНДЕРКА
Бу авыл моннан дүрт йөз еллар элек салынган. Монда элек безнең бабай Сафар Акчурин торган. Ул Сафар карт патшага хезмәт иткән, түрә булган. Хезмәттә торган вакытта ниндидер бер эш күрсәткән, әллә Казанга каршы сугышканмы шунда. Шуннан патша сорый моннан:
— Сиңа нәрсә кирәк, ни телисең? — ди.
— Миңа җир кирәк,— ди.
Патша аңа шушы җирләрне бирә. Сордан алып Бистән кырларына хәтле. Сафар карт килеп утырганда, бу тирәдә беркем булмаган. Соңыннан монда мукшылар да килен утырганнар.
Безнең токым болай килә: Сафар, аның улы Давыт, аның улы Ибраһим, аның улы Шәмсетдин (1791 —1896), аның улы Мостафа (1851 елда туган), аның улы мин Мөхәммәтҗан, 1890 елгы.
Бу авылның тарихы бар иде, ул 1933 елларны янгынга эләкте. Авыл исеменә килгәндә эш шулай. Элек бу авылның исеме Трое булган. Совет чорында безнең авылның исемен алыштыралар. Авыл астында кечкенә генә бер елга бар, аның исеме — Ендерка, 1930 елларда авыл исемен Ендерка дип куйдылар, шуннан Индерка дип исемләнеп киткән.