Понедельник, 29.04.2024, 18:34:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 28 » ҺАВА ТОРЫШЫ: ҖЫЛЫ — СУЫК, ҖИЛ-ДАВЫЛ, ЯВЫМ-ТӨШЕМ Һ.Б.
ҺАВА ТОРЫШЫ: ҖЫЛЫ — СУЫК, ҖИЛ-ДАВЫЛ, ЯВЫМ-ТӨШЕМ Һ.Б.
22:51:37
1070. Алды болыт булса, арты аяз.

1071. Артка калган болыт яумый үтәр.

1072. Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.

1073. Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәр¬дә урак урыр аппагым.

1074. Аяз көннең яшененнән курык.

1075. Батканга яңгыр куркыныч түгел.

1076. Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.

1077. Болыт ала булса, яңгыр чала булыр.

1078. Болыт күләгәсенә таяныч юк.

1079. Болыт җилгә каршы йөрми.

1080. Болытсыз яңгыр булмас.

1081. Буран булса, сунар юк, яңгыр булса тузан юк.

1082. Былтыргы кар быелга калмас.

1083. Вак яңгыр чылата.

1084. Вак яңгырны җил туктатыр.

1085. Давыл алды тын була.

1086. Давыллы болытның явымы аз.

1087. Давыллы көннең ышыгы бар, явымлы көннең йокысы бар.

1088. Давылны явым басар.

1089. Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.

1090. Иртәңге яңгыр төшкә хәтле.

1091. Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.

1092. Кар башын кар ашый.

1093. Кар башына кар җитәр.

1094. Кар күп булса, иген уңар.

1095. Кар матур да, аякны туңдыра.

1096. Кар, нихәтле күп яуса да, язга калмас.

1097. Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.

1098. Кар яуды — эз басылды.

1099. Кара болытны кара урман тартыр.

1100. Кара суга кар ятмас.

1101. Кара суык кардан яман.

1102. Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү бер зәвык.

1103. Карга килсә, кар китәр.

1104. Кардан гөмбә эзләмә.

1105. Карның базга салганы да бетә.

1106. Кары калын кышның үләне калын булыр.

1107. Кары эресә дә, бозы кала.

1108. Каты давыл тиз туктар.

1109. Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.

1110. Килмәгән болыттан куркып чатыр кормыйлар.

1111. Кояшлар яуган яңгырдан түңел.

1112. Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.

1113. Кыйбладан җил торса — карың китәр, төньяктан җил иссә — җәең китәр.

1114. Кырау яңгырны качыра.

1115. Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.

1116. Көзге яңгыр — майлы яңгыр.

1117. Көн суыгы — колакка көч, юл бозыгы — аякка көч.

1118. Күк күкрәмичә «алла» димиләр.

1119. Күкрәгән болытның явымы аз.

1120. Күп тамчыдан күл булыр.

1121. Ләйсән — рәхмәт яңгыры.

1122. Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.

1123. Саламга ышанып бозга утырма.

1124. Соңгы тамчыдан савыт тулар.

1125. Суык белән эт сәләмәгә үч.

1126. Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә, имеш.

1127. Суыкка туңмаган җылыны кимәс.

1128. Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.

1129. Тама-тама күл булыр, таммый торса чүл булыр.

1130. Тамчы кечкенә генә — таш тишә.

1131. Тамчы тама-тама күл була.

1132. Тамчы тамса да, диңгезгә су файда.

1133. Тамчы-тамчы тамласа, каты таш та тишелә.

1134. Тамчы тамып таш тишә.

1135. Тамчыга таш чыдамас.

1136. Тамчыда кояш чагыла.

1137. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр.

1138. Тамчыдан чиләк тулар.

1139. Тамчысыз диңгез булмый.

1140. Томан төбе чык булыр.

1141. Томан төшә — җимешләр пешә.

1142. Тора-тора да, тагын бер китереп ора.

1143. Тыштагы буран буран түгел, өйдәге буранга чыдап булмый.

1144. Узган болытны тотып булмый.

1145. Хәерсез болыт диңгезгә явар.

1146. Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.

1147. Чыксыз үлән үсмидер.

1148. Шаулап яуган яңгыр яннан үтәр, сибәләп яуган яңгыр — җаннан.

1149. Шаулы яңгыр тиз үтәр.

1150. Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.

1151. Явым теләсәң, давылына да чыда.

1152. Явымлы көн — тамчыдан.

1153. Яландагы җилне кем тоткан.

1154. Ярыктан кергән җил усал була.

1155. Яумаган яңгырга ябынчык корма.

1156. Яумасаң да, күкрә.

1157. Яфрак кыштырдаган белән җил булмый.

1158. Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.

1159. Яшене алдан булыр, күкрәве арттан булыр.

1160. Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.

1161. Яңгыр артыннан юаныч.

1162. Яңгыр көтсәң, кар явар.

1163. Яңгыр явып яр тулмас, асыл кош талга кунмас.

1164. Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.

1165. Яңгыр яуса — җиргә май.

1166. Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.

1167. Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.

1168. Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.

1169. Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.

1170. Яңгырдан соң кием бөркәнүдә файда юк.

1171. Яңгырдан соң тузан да басыла.

1172. Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.

1173. Әйләндергән болыт яумый куймас.

1174. Әкрен яңгыр үтә чылата.

1175. Үткән болыттан яңгыр көтмә.

1176. Җан тынычы яңгыр, байның йөрәген яндыр.

1177. Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса — туның туздырыр.

1178. Җил булмаса, агач башы селкенми.

1179. Җил исми яфрак селкенми.

1180. Җил иссә, агачка агач та бәрелә.

1181. Җил йотып торып булмый.

1182. Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.

1183. Җил кайдан — болыт шуннан.

1184. Җил кайсы яктан иссә, болыт шул яктан килер.

1185. Җил каруы —яңгыр.

1186. Җил тими, үлән башы селкенмәс.

1187. Җил чәчсәң, давыл урырсың.

1188. Җил өрмәгәнче каен башы кыймылдамый.

1189. Җил өрми, камыш бөгелми.

1190. Җил җелеккә үтәр.

1191. Җил җилләми, томан ачылмый.

1192. Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.

1193. Җилгә каршы төкермә — кире битеңә кайтачак; җилгә каршы җикермә — сүзең җилгә китәчәк.

1194. Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.

1195. Җилгә тузан иярер.

1196. Җилгә төкергән — үзенә төкергән.

1197. Җилдән килгән жәл түгел.

1198. Җилдән килгән җилгә киткән.

1199. Җиле булгач, бураны булыр.

1200. Җилле яңгыр тиз туктый, җирән ат тиз арый.

1201. Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.

1202. Җилнеке — давылга.

1203. Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.

1204. Җилсез кура тирбәнмәс.

1205. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.

1206. Җәйге яңгыр өлешле була.

* * *

1207. Араларыннан җил дә үтми.

1208. Аса-көсә айбатакка җил-көн үтмәсен.

1209. Аяз көндә яшен сугар.

1210. Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.

1211. Аяз көнне яшен суккан кебек булу.

1212. Аҗаган кайнаган урын.

1213. Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.

1214. Бурый буран, елый олан, бармый ат, кыйный карт.

1215. Кар өстенә бәс.

1216. Кара болыт булып йөрү.

1217. Килә дә ява, килә дә ява, ияләнде бер болыт.

1218. Кызыл кар яуганда.

1219. Кызыл кар яуса, куянга койрык үссә.

1220. Кыш көне кар бирмәс.

1221. Көн явым — ят та юрганың ябын.

1222. Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.

1223. Нинди җилләр ташлады?

1224. Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.

1225. Сафура бураннары кубару.

1226. Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.

1227. Суык туңдырып йөрү.

1228. Төкерек җиргә төшмәслек салкын.

1229. Хәтерне буран сылаган.

1230. Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.

1231. Шома боздан шуу.

1232. Явымнан качып, яшенгә эләктек.

1233. Яумаган яңгырга балаган кору.

1234. Яумаган яңгырга ябынчык.

1235. Янгырдан ышык кына.

1236. Үрмә , мине күрмә.

1237. Җил белән симертү.

1238. Җил дә тими, жар да тими.

1239. Җил искән якка аву.

1240. Җил кай якка иссә, шул якка борылу.

1241. Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.

1242. Җил ягына кабык сөяп кую.

1243. Җил ягына салам кыстыру.

1244. Җил-яңгыр тидермәү.

1245. Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.

1246. һавада болыт, син аны оныт.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3099 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz