Понедельник, 06.05.2024, 11:20:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 13 » БӘХТИЯР
БӘХТИЯР
22:42:40
Мин бу авылда 1904 елдан 1910 елга кадәр мөгаллимлек иттем. Шул заманда Бәхтиярдә Мөнәвәр Мөхәрдим угылы исемендә күптөрле вакыйгада роль уйнап гомер иткән туксан яшьлек бер карт бар иде. Унике яшендә чагында аталары илә берлектә Пенза губернасыннан Бәхтияргә күчеп килгән. Шул бабай гомеренең соң көннәрендә авызыннан язып калган сүзне бу урында язмакчы булам.

Бабай:

— Борында Сарай шәһәренең команданы Мамай хан Москва князе илә сугышкач, татарларның бер кыйсме русларга әсир төшкән. Бонларга Москва князе Тамбов вилаятендә урын биреп җирләштергән. Күпмедер вакытлардан соң бу татарлар Пензага күчкәннәр. Бара торгач, анда да җир тыгызланып, мәгыйшәт авырлангач, хәзерге Бәхтияр урынына яңа җиргә күчтек,— ди.

Мин:

— Бабай! Бонда Сарай ханнарыннан соң сез утырганчы кемләр булган?

Бабай:

— Монда без килгәндә урманлык, агачлык иде һәм Заплавный илә Пиршиб ул вакытта кечкенә генә урыс авыллары иде. Алардан элегрәк калмыклар булган. Аларны кыргызлар Волганың аръягына (калмыцки степькә) куып чыгарганнар.

Хәзердә Бәхтиярдә икенче мәсҗеднең капкасы алдындагы мәйдан бераз калку булып, шуннан адәм сөякләре чыгадыр. Халык моны «калмыклар каберлеге» дип атыйдыр. Бу тарафта иске хан акчалары да күп очрый. Шунлардан ике данәсе миндә бар иде. Берене Казанда китап- ханәи исламиядәге акчалар коллекциясенә вә берене Зариф әфәнде Бәширигә бирдем. Адәм сөякләренең баш тарафлары шәрекъта булдыгыннан җирле халык калмыкка хәмел итәләр .

Унтугызынчы гасырның башларында Пенза губернасында Качкару, Мәчәли, Туләтән, Ришитин, Кабилкин, Кикин исемләрендә алты авылда главалык хезмәтендә егерме ике сәнә Бәхтияр Танаев исемле нөфүзле бер мөселман булган. Әһали фәкыйрь вә зарурәт эчендә калып, җирләр тыгыз булгач, бу Бәхтияр Танаев бабаның иҗтиһады илә, ул вакыттагы падишаһ Николай Павлович хәзрәтләреннән хосусый рөхсәт алып, бу алты авылдан дүрт йөз сиксән җан әһали күчкәннәр. Иң элек боларны Заплавный исемендәге рус авылына кушмакчы булганнар (Әстерхан губернасы Сараев өязендә). Халыклар руслар илә бер авылда торырга күнмәгәч, аерым бер авыл булып утырганнар. Мөнәвәр бабай әйтә:

— Арбалар илә Заплавный белән Пиришиб арасындагы тауның итәгенә килеп туктадык. Шунда Бәхтияр бабай үзе дә бар иде. Бабай як-ягына карады да:

— Җәмәгать, мин китәм! Бу җир күңелемә охшамый,— диде. Халык бу сүздән ачуланды һәм:

— Әүвәлдә бу җиргә син китердең, инде урнаштыручы да үзең бул, юкса без сине моннан җибәрмибез, шул арба көпчәгенә бәйләп куябыз!— дигәч, Бәхтияр бабай башындагы папаханы алып җиргә орды.

— Әгәр дә сезне урнаштырмасам, Бәхтияр булмыйм! — диде.

Шуннан соң Бәхтияр халкына үзләренә аерым җир вә су һәм Займиш киселеп бирелгән, вә шул бабай исеме илә авыл Бәхтияр авылы дип аталып калган. Боларга җир бик киң бирелгән. Буе алтмыш чакрымга җитә, балыклы күлләре дә бик күп. Печән вә камыш җитештергән займиш та хисапсыз, һәр ел күлләрен, балык тотар өчен, ике мен сумга күрше авыл русларына саталар. (Үз дәүләтләреннән үзләре файдалана алу шәрәфенә боларда һәмишә җитмәгәнләр әле.) Күлләрдән башка сатыла торган җир вә Займишлары да күп булып, һәр ел тугыз мең сумлар җәмәгать файдасына килеп тора. Бу акча да правление, мәсҗедләр, мәктәпләр, пожарныйлар расходына тотылып, өстәвенә бер микъдар калдыра да киләләр.

Бәхтияр баба Пензадан күчеп килсә дә, Бәхтиярга крестьян булып язылмаган. Ул заманда купецтан солдат алынмадыктан, Царев шәһәренә купец булып язылган, ләкин үзе гомерен Бәхтиярда кичергән, йөзгә кариб яшәгән. Үзеннән Габделгаффар, Габделсаттар, Мөхәмәтдин исемнәрендә өч углы калган. Бонлардан таралган нәселгә хәзер дә глава нәселе диләр. Глава нәселе бу көндә җир вә судан мәхрүмләр, сәбәбе: Бәхтияр бабаның купецлыкка чыгуыдыр.

Командан — хөкемдар.
Мәгыйшәт — тереклек итү, тормыш.
Хәмел итәләр — юрыйлар.
Нөфүзле — абруйлы, йогынтылы.
Әхали фәкыйрь вә зарурәт эчендә калып — халык фәкыйрьлеккә һәм ярлылыкка калып.
Иҗтиһад — тырышлык.
Әһали — әһелләре.
Займиш (займище) — уйсулык, уйсу җир.
Һәмишә — Һаман да.
Кариб — якын.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1608 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz