Воскресенье, 05.05.2024, 21:00:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 6 » БАДРАК
БАДРАК
21:53:59
Кайсы әйтә биш йөз ел дип,— Бадрак тарихы языла килгән, тик ул югалган. Килүчеләр алар дүрт агай-эне булганнар. Иң зурысы Бадракка утырган, берсе утырган Бикмәткә, Иске Бикмәт диләр, берсе Каенлыкка, берсе Чалкакка. Ул пирвай килеп утырган Сикиязга, саз бар шундый. Шалаш корып яткан килгәч тә. Аннан соң суның бер ягына Силасау, бер ягына Бадрак утырган. Бадрак бабайның төп килеп утырган урыны Гиндуллин Фәтхелислам урыны, диләр. Мин белгәндә жир юк иде, түлке флант бирелгән. Җирне сатып алганнар, Рәвиз чыккач, боларны куа башлаганнар. Болар әйткәннәр:

— Соң без шул гомердән тордык, безгә җир бир,— дигәннәр. Шуннан алар күчеп утырганнар. Аларның күчеп утыруына ундүртенче елны кырык биш ел диләр иде, хәзер йөз дә сигез ел була. Типтәрләр төрле җирдән килгәннәр, иске закуннан качып килгән кешеләр булган. Бадрак бабай шалашта утырганда судан бер йомычка агып килә. Бадрак бабай менеп китсә, бер кеше чолок эшләп утырган. Шуннан Бадрак аңа китәргә кушкан.

— Мин бит кысык итмәем, бер үзем генә,— дигән теге кеше. Шуннан Берләч булып киткән. Үләй авылы турында болай ишеткәнем бар. Болар ике агай-эне боярда хезмәт итеп торган. Бояр әйткән боларга: сез бик күп хезмәт иттегез, давай чукыныгыз, өйләнегез, хатын алып бирәм, җир бирәм, дигән. Боларның фамилиясе Үләйдер, шулай хисап итәм мин. Берсе риза булган чукынырга. Бирскиның бу ягында Үләй дигән урыс авылы бар, монысы да Үләй, тегесе дә Үләй, икесе дә бертуган булган. Берсе чукынырга теләмәенчә кача. Шуннан килеп керә монда. Бадрак бабасына сөйләп бирә:

— Шулай-шулай, мине чукындырырга иттеләр, мин качтым,— ди.

Моны жәллиләр, җир ярып бирә, үзенең кызын бирә Бадрак бабасы. Аннан соң абхут чыга ул, зимләмир абхут ясап йөри: Үләй үзе урысча белә икән. Моны ишеткәч китә ул боярга:

— Давай, мин җирне абхут итәм, зимләмир белән җибәр.

Зимләмир белән абхут итә бу. Яңа Бикмәт кырыннан, Берләч кырыннан, Калмык кырыннан, Силасау кырыннан, аннан урманга кереп китә, аннан Крищонка кырыннан, Әреләнбәк кырыннан, Биштим кырыннан Бикмәткә кадәр әйләндереп ала абхут. Эш бетә, падписать итәләр. Баралар боярга, күрсәтәләр.

— Ә Бадрак кая калды? — дигән бояр.

— Эчтә калды.

— Бадракны читтә калдырса — Үләйнеке була җир, эчтә калдыргач— Бадракныкы була җир,— ди бояр. Аннан Үләй, җир бүлеп биреп, яңадан килешеп киткәннәр. Әле дә безне «Үлейски абхут» диләр.

Флант — план.
Рәвиз — ревизия, тикшерү.
Чолок (чалык) — умарта.
Абхут (обход) — әйләнеп чыгу.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1229 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz