Пятница, 03.05.2024, 04:14:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 5 » БАЙГУҖА
БАЙГУҖА
21:28:23
1552 елның көзендә Иван Грозный Казанны яулап ала. Казан ханбикәсе Сөембикәне, улы Үтәмеш белән, Мәскәүгә алып китәләр.

Руслар ягында күптән түгел үлгән ханның туганнарыннан берсе Шаһгали сугышкан. Ул тол калган Сөембикәгә өйләнеп хан булырга теләгән икән, әмма Сөембикә моңа риза булмаган, аның үзенең хан буласы килгән. Шаһгали ачуланып, татарлардан гаскәр җыйган да үзенекеләргә каршы сугыш башлаган. Шаһгалинең Казан кремлен алуда аеруча танылган батырлары арасында Байгуҗа, Гәрәй һәм Танып була. Бу өч батыр Мәскәүгә бүләк алырга баралар. Аларны патша кабул итә һәм бирем җирләрен биләү хокукы турында грамоталар бирә.

Байгуҗа Мәскәүгә киткәндә, аның өендә алты яшьлек яраткан улы Уран кала. Байгуҗа Янаул тирәсеннән үзенә бирелгән җирләрне улы исеменә яздыра. Әмма әйләнеп кайтканда, улы инде үлгән була. Җирләрнең исеме исә сакланып калган: Уран җирләре. Ә 1560—1565 елларда нигезләнгән безнең авыл Байгуҗа дип атала башлаган. Байгуҗа — бай хуҗа. Авылга нигез салучы, бөтен тирә-якка бердәнбер байны барысы да «Байхуҗа» дип йөрткәннәр. Аның чын исеме билгесез калган.

Байгуҗаның писере һәм кучеры булган. Писер булып чукындырылган чирмеш Ульян (яисә Урбан) хезмәт иткән. Ул Иске Орья авылына нигез салган (Ульян — Урбан — Уржа — Орья). Писернең улы Зерун мөселман диненә күчкән. Авылның югары очында яшәүче Магазов, Тимершин, Гыйлемшиннар чыгышлары белән шуннан. Байгуҗаның кучеры Уракайдан Уракаево авылында яшәүчеләрнең нәселе киткән.

Гәрәй белән Танып бирем җирләрен үз исемнәре белән атаганнар. Гәрәй җиренә Гәрәй елгасы буендагы кырлар, урманнар кергән: хәзерге Орловка, Әрлән, Сандугач, Кыргый, Гулдор, Варяштан алып Чуртан күленә хәтле.

Танып җирләренә хәзерге Борай районында Танып елгасы буендагы җирләр кергән.

Байгуҗага хәтле бу урыннарда Казан ягыннан күчеп килүчеләр яшәгән, Башкорт ягының кара урманнары эченә татар, мари, удмуртлар көчләп чукындырудан качып килгәннәр. Буа елгасы буенда Уртаул, Бәдрәш, Әмҗә авыллары булган. Соңгысы Ком, Сосновка дип тә йөртелгән. Бәдрәш җирләренә качкын татарлар килеп урнашкан. Алар 1554-1560 елларда Аю тавында Айбүләк авылына нигез салганнар. Эткен авылында бик үз сүзле кешеләр яшәгән. Кантонныйга ясак түләмәгәч, укчылар отряды белән килеп, авылны яндырып, кешеләрен үтереп бетергәннәр. Авыл урынын сөреп, җир белән тигезләгәннәр. Бик әз кеше генә урманга качып котыла алган. Сады елгасында качкыннар Күчте авылына нигез салганнар. Айбүләк авылының күршесендә Ямбай авылы бар, аңа да Байгуҗага кадәр үк нигез салынган. Янаул авылы исә Уртаулдан аерылып чыккан. Җитмеш тугыз яшьлек Байгуҗаны 1610 елда Әмҗә авылы халкы үтергән. Аның дүрт улы, ике кызы калган. Картның үлеме болай була:

Үләр алдыннан ул җирләрен бүләргә һәм балаларына өләшергә уйлаган. Бер көнне иң ышанычлы кешеләрен — писер Ульянны, кучер Уракайны һәм тагын берничә ярдәмчесен чакырып ала. Мәскәүдә ак патша бүләк иткән географик карталарын, указлар, патша әмерләрен арбага сала да, Уран җирләренең чикләрен билгеләргә китә. Байгуҗа карталардан карап, Кама буе көтүлекләрен үлчи башлагач, Әмҗә авылы халкы, «карт аларның кырларын үзенә ала», дип уйлаган. Шуннан качкын рус крепостнойларын яллап, Байгуҗаны үтерткәннәр. Карталар, әмерләр, указларны елгага — Кама кушылдыгына ташлаганнар. Бу кәгазьләр шул хәтле күп булган имеш, хәтта елганы буган. Елга шуннан бирле Буа дип атала башлаган — буылган, димәк Байгуҗа карталарында исә аның исеме Уран булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1768 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz