Суббота, 11.05.2024, 05:33:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 6 » БАЛЫКЛАР, ҖИР-СУ ХАЙВАННАРЫ, СӨЙРӘЛҮЧЕЛӘР
БАЛЫКЛАР, ҖИР-СУ ХАЙВАННАРЫ, СӨЙРӘЛҮЧЕЛӘР
23:05:13

Балык

1168. Канаты бар — очмый,
Аягы юк — йөри.

1169. Канаты бар — очмыйладыр1
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк — йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.

1170. Канаты бар, очалмый,
Күккә таба карамый,
Йолдызларны да санамый,
Коры җирдә торалмый.

1171. Суда йөзә — кош түгел,
Канаты да юк түгел,
Ай-һай, аның күлмәге,
Кемнәрнең бар күргәне?

1172. Шөлдер-шөлдер шеләүкә,
Шөлдермәле эләүкә;
Аягы җиргә тими,
Үзе кешене күрми.

1173. Шылдыр-шылдыр шылаука.
Өсте бар да былаука2;
Аягы җиргә тимидер,
Көн яктысын күрмидер.

1174. Бер нәрсә: канаты бар, очмас биек,
Шунда да йөрми үзе җиргә тиеп;
Җир белән күк арасын ут алса да,
Китмидер бер җире дә утка көеп.

1175. Яр астыннан яу уза,—
Кылычлы да мылтыклы.

1176. Яр астында Ямал ята,
Аны саклап Гыйльман ята;
Гыйльман алган чибәр хатын,
Тырнаклары көмеш-алтын.

1177. Яр астында Батман ятыр,
Аны тапкан Гыйльман батыр;
Гыйльман алган бер хатын,
Бармаклары шау алтын.

1178. Җир астында Азман батыр,
Азманны саклап Усман ятыр;
Усман алыр җиңги хатын,
Биш бармагы — көмеш-алтын.

1179. Җаны бар — җаннан,
Чикмәне бар — чатмадан3;
Күзләре — нурдан,
Яшәмеше — судан.

1180. Суда туды, җирдә үлде.

1181. Суны суласа — тора,
Тынны суласа — үлә.

1182. Башы бар, чәче юк,
Күзе бар, кашы юк.
Авызы бар, теле юк,
Гәүдәсе бәр, муены юк,
Суыкка туймый,
Эссегә көйми,
Аягы юк, үзе йөри.

1183. Аяксыз-кулсыз җиде дәрья буйлый.

1184. Койрыгы җиргә тңмәс,
Сырты көнгә кәймәс.

1185. Көмеш тәнле,
Ите тәмле.

1186. Үзе үләксә,
Үзе ашарга ярый.

1187. Аяксыз тай чуптырдый,
Койрыгын миңа тоттырмый.

Балык уылдыгы

1188. Кечкенә бәндәдә
Йөз илле биш йомырка.

Җылым белән балык тоту

1189. Аучылар килделәр,
Хуҗаларын тоттылар,
Өе чыгып качты.

Җылым

1190. Ямавы юк — тишек-тишек,
Чыгып булмый — юк ишек.

1191. Йөз капка, бер ишек.

1192. Йөз ишеге булса да,
Керер җире бер генә.

1193. Башы агач, эче челтәр, боты таш.

1194. Сараемның эргәсе аркан, тәрәзәсе мең, берсенең дә пыяласы юк.

Кысла

1195. Ике мөгезе, алты аягы,
Берсенең дә юктыр тоягы.

Кысла пешерү

1196. Мунчага керәм кара булып,
Мунчадан чыгам кызыл булып.

Кысла, дуңгыз

1197. Кисүчесе булмаса да, кайчысы бар,
Тегүчесе булмаса да, щетинасы бар.

Бака

1198. Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.

1199. Яр буенда Тарас утыра,
Барсыннан да каты кычкыра.

1200. Үз күлендә үзе патша.

1201. Гомеренә судан чыкмый,
Койрык төбенә йон чыкмый.

1202. Аралга да ул хуҗа,
Тугайга да ул хуҗа,
Көн җылынса, кычкыра.

1203. Җәй буе акыл сата,
Кышын боз булып ката.

1204. Үзе бөкрәйгән,
Күзе чекрәйгән,
Чыгам, ди-ди кычкыра.

Ташбака

1205. Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.

1206. Таш кирмәннең4 эчендә Бикә ялгыз йорт тота.

1207. И таш капка, таш капка,
Аслы-өсле куш капка.
Аны беркем ачалмый,
Хуҗасы да чыгалмый,
Муенын сузып караса да,
Капкасыннан узалмый.

1208. Кечкенә генә бер әби
Тупса аша үтәлми.

Сөлек

1209. Суда Сөләйман.

1210. Төес5 эчендә Сөләйман уйный.

1211. Пыяла чардак эчендә
Кара кызлар эшендә.

1212. Ике башлы кара кияр,
Кулың сузсаң сиңа тияр.

1213. Ите бар — сөяге юк,
Авызы бар — теле юк.

Карышлавык

1214. Гәүдәсе белән карышлап җир үлчи.

1215. Арслан батыр калышмый,
Юл йөрүгә карышмый,
Барыр юлын буе белән карышлый.

1216. Ганбәр ана,
Үз буе белән җир үлчәп, хаҗга бара.

Әкәм-төкәм

1217. Кем үз оясы өстендә йөри?

1218. Борма-борма бормадыр,
Шул торбада торадыр.

Елан

1219. Урманнан чыгар,
Койрык асты чуар,
Түше белән шуар,
Кеше күрсә — куар,
Алты аяклы,
Алтын сыртлы.

1220. Урманнан чыгар,
Түше белән шуар,
Кешене күрсә — куар,
Әфәләм төрле,
Көмеш сырлы,
Төймә башлы,
Тоз күзле.

1221. Саздан чыгар,
Түше чуар,
Карыны белән шуар,
Кешене куар,
Кеше аны сугар.

1222. Аягы юк — тау аша.

1223. Тауга менә таяксыз,
Таудан төшә аяксыз.

1224. Озын эчәк,
Бер очы төенчәк.

1225. Юл өстендә майлы каеш.

1226. Җир астында майлы чыбык.

1227. Ялан аша сапсыз чыбыркы,
Сак кына шуып, сыпыртты.

1228. Озын, озын, озын юл,
Озын юлны кем узар?
Бавыры чуар күкәлтәйнең
Йомыркасын кем табар?

1229. Озын-озын эз килер,
Озын буйлы кыз килер,—
Кабаклары калтырап,
Маңгайлары ялтырап.

1230. Таба, таба, табалама,
Таба аркылы юргалама,
Айгыр күрсәң, кешнәмә,
Кеше күрсәң, тешләмә!

Тузбаш елан

1231. Суда йөзә,
Җирдә шуа,
Койрыгы очлы,
Җиз башлы.

Елан һәм балык

1232. Җир астында — җирән атым,
Боз астында — бүз атым.

Елан һәм буре

1233. Җиз камчысын тотып булмый,
Җиз атына утырып булмый.


1. Очмыйладыр — очмыйдыр ла.

2. Өсте бар да былаука — биредә балык йзгечләренең булавкага (чәнечкеле әйбергә) охшатылган булуы мөмкин.

3. Чатма — парча.

4. Кирмән — крепость, ныгытма.

5. Төес — туз тубал, тырыс.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4333 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz