Пятница, 03.05.2024, 16:56:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Безнеңчә “Санта-Барбара”
Безнеңчә “Санта-Барбара”
22:46:14
... Сәрия бала тудыру йортында нарасыен күрә дә алмыйча үлә. Шәфкать туташына баласының әтисе кем икәнен генә әйтергә өлгереп кала. Табиблар, күпме генә тырышсалар да, аны үлем тырнагыннан йолып кала алмыйлар.

Кызларының җидесен үткәргәч, Габдрахман абзый белән Рәйсә апа оныкларын бала тудыру йортыннан өйләренә алып кайта. Сабыйга Сәриянең сеңлесе Альбина сайлаган исемне кушалар – Сөмбел. Сөмбелне балалар йортына бирүгә Альбина каршы төшә, баланы апасының төсе итеп үзе үстерергә карар кыла. Әле узган ел гына финанс-икътисад институтын тәмамлап кайткан Альбина колхозда экономист булып эшли, әтисе – колхозда инженер-механик.

Рәйсә ханымга мәктәптә укыткан җиреннән китәргә туры килә, чөнки көндезләрен Сөмбелне ул карый, ә эштән кайткач бөтен мәшәкать Альбинага төшә.

АКШ Гыйракка сугыш башлаган вакыт бу. Татарстаннан Гыйракка контракт белән эшкә киткән нефтьчеләр кире әйләнеп кайта. Ике ел элек, Тимур да Гыйракка киткән була. Тимурның әтисе, чыгышы буенча, Габдрахман абзыйлар авылыннан, әбисе әле дә булса шунда яшәп ята. Тимур әбисе янына еш кайтып йөри. Бар теләге сөйгәне Сәрияне күрү...

Тимурның әтисе Самат – сыра заводы директоры. Базар икътисадына күчкәч, ул заводны акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртә. Заводның күпчелек акцияләре аңа күчә. Сыра заводын җайлы гына үз кулына төшергән Саматка теш кайраучылар җитәрлек була. Шуңа күрә аның автомобиль һәлакәтенә эләгеп үлүен дошманнары эше түгел микән дип тә шикләнәләр. Тимур ул вакытта әле Гыйракта була. Әтисен күмәргә кайта алмый. Завод исә баш бухгалтер Хәлимов кулына күчә.

Гыйрактан кайтып төшкән Тимурны менә шундый күңелсез, кайгылы вакыйгалар каршы ала. Әтисе дә, вәгъдәләр бирешкән Сәриясе дә юк.

Сәрия Тимур чит илгә киткәндә балага узып кала, авырлы булуын берәүгә дә белдертми, Тимурга вакыты җиткәч әйтермен әле дип уйлый. Авылына да сирәк-мирәк кенә кайткалый. Әти-әнисенә сиздермәс өчен, корсагын буып, киңрәк күлмәк киеп йөрергә тырыша. Әнисе сизенсә дә, иренә бу хакта әйтми, салган баштан бер-бер хәл эшләп ташлар, дип курка.

Тимур кайткач, Хәлимов аңа бергә-бергә эшләргә тәкъдим итә. Әтисеннән калган акцияләр Тимурга күчкәч, Хәлимов коммерция директоры итеп билгеләнә. Германиядән кайтартылган заманча җиһазларны урнаштыргач, завод табышка эшли башлый. Хәлимовның максаты – ничек тә заводны кулдан ычкындырмау. Хатыны белән киңәш-табыш иткәннән соң, алар кызлары Данияне Тимурга кияүгә бирергә кирәк, дигән фикергә киләләр. Җаен туры китереп егетне үзләренә кунакка дәшәләр. Заводның киләчәге турында куерган гәп, әкренләп башлы-күзле булу мәсьәләләренә килеп терәлә. Шулай итеп, егетне кызлары Дания белән таныштырып та куялар. Тимур Сәриянең үлеме турында ишеткән була, үлгән артыннан үлеп булмый, аңа карап дөнья туктамый, алга таба яшәргә кирәк дип уйлый.

Дания дә “көпә-көндез чыра яндырып эзләсәң” дә табып булмый торган асыл егеткә чытырдап ябыша. Тимур да Данияне ошата, яше бара бит, аңа да башлы-күзле булырга кирәк. Озакка сузмыйча туй мәҗлесе ясыйлар. Хәлимов кызы белән киявенә 3 бүлмәле фатир бүләк итә. Тимурның әбисе, Сәлимә карчык, туйга килгәч оныгын авылга чакырып китә.

Авылга кайткач, элеккеге гадәте буенча, башта Сәрияләргә кагылып чыгарга була егет. “Мин югында Сәрия кемнән бала тапты икән?” – дигән уй тынгылык бирми аңа. Гыйрактан кайткач өйләнешергә сүз кушканнар иде бит, югыйсә. Сәрияләрнең капкасын ачып, ишегалдына узуга күзе бала күтәргән Альбинага төшә: “Сәрия, исәнме”, –Кдип эндәшкәнен сизми дә кала Тимур. Чөнки Альбина апасына шул кадәр охшаган, игезәкләрмени! Тегесе: “Мин Сәрия түгел, Альбина”, – дип кыяр-кыймас кына җавап кайтара. Таныш түгел ят кешене күргәч, бала елап җибәрә.

Альбина апасының Тимурдан балага узуы, аның Гыйрактан тизрәк әйләнеп кайтуын зарыгып көтүе, бәбиләгәндә үлеп китүе турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Бәләкәй кызчыкның үзенеке икәнлеген белгәч, аталык хисләре бөтен кан тамырларына йөгерә егетнең. Елавыннан туктаган Сөмбел дә әтисенә килеп елыша. Тимур кызын кулларына алып, кысып-кысып кочаклый. Ә Альбина Тимурга туры карарга да читенсенә. Ул аны унынчы сыйныфта укыган чактан ук яшерен генә яратып йөри. Апасына бик нык охшаган Альбинага карата егеттә дә мәхәббәт хисләре кабына. Әйтерсең, ике арада күренмәс җепләр бәйли ике яшь йөрәкне!

Тимур ул көнне әбисендә кунып кала. Икенче көнне шәһәрдәге фатирына кайтса, бүлмәләрне тутырып музыка тавышы яңгырый, ә Дания кәнәфидә тәмәке көйрәтә.

– Төне буе кайда йөрисең син, мин берүзем нишләргә белми ятам, – дип битәрләп каршы ала хатын.

Ир, аңлатырга тырышып караса да, хатыны авызын ачарга да ирек бирми. Даниянең: “Әти аркасында гына кеше булдың. Шуның өчен миңа рәхмәт әйт”, – диюе Тимурның иң авырткан җиренә тия. Ничек итеп Хәлимовлар тозагына эләгүенә шунда гына төшенә егет. Ул Данияне яратмавын аңлый башлый.

Икенче юлы, Тимур өйдә юкта, Дания почта ящигыннан Тимур исеменә килгән хатны алып укый. Анда Сөмбелнең фотолары була, Альбина хәтта: “Кызыбыз Сөмбелгә өч яшь”, – дип язып та куйган.

Ир өенә кайтса, өстәлдә: “Сау бул, мин синнән китәм”, – дигән язу ята. Тимур хатыны артыннан Хәлимовларга бара. Әти-әнисе аптырашта: кыз аларга килмәгән. “Бәлки иптәш кызларындадыр”, – дип тынычландыралар алар кияүләрен.

Кайтышлый, кая барып бәрелергә белмәгән ир ресторанга сугыла. Ресторанда кеше күп түгел, ике-өч пар гына. Ни күзе белән күрсен, түрдәге өстәл артында Дания бер ир-ат белән шампан шәрабе эчеп утыра. Алар Тимурның яннарына килеп басуын сизмиләр дә, көлешә-көлешә ни турындадыр гәпләшүләрен беләләр. Тимур тыныч кына: “Котлыйм сезне”, – ди дә, борылып чыгып китә.

Икенче көнне үк Тимур аеруларын сорап судка гариза язып илтә дә, авылга юл тота. Алар Альбина белән бергә яши башларга, кечкенә Сөмбелне әтиле-әниле итәргә сүз куешалар.

Ләкин, дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Фатирына кайтса, Дания бүлмәләрне тәртипкә салган, өстәлдә – аш-су, эчемлек белән тулы бокаллар. Килеп керүгә Тимурның муенына сарылып: “Җаным, сиңа сөенеч җиткерергә дип көтә-көтә арып беттем. Тиздән безнең балабыз булачак, табиб әйтте”, – дип ниндидер кәгазьләр күрсәтә. Тимур икеләнә: әле туарга да өлгермәгән нарасыйны ятим итмәс бит инде. Шулай итеп, Дания белән яшәп кала. Бергә торсалар да, аерым бүлмәдә йоклыйлар, артыгын сөйләшмиләр.

Беркөнне Тимур эштән кайткач, күрше бүлмәдә хатынының телефоннан сөйләшүен ишетеп, туктап кала.

– Ышанды, әни, ышанды, язуны укып та тормады, – дип әнисе белән гөрләшә хатыны.

Бу сүзләрне ишеткәч, Тимурның өстеннән авыр йөк төшкәндәй була, димәк, авырга узуы – ялган! Данияның ялганы фаш ителгәч, ир яңадан судка аерылышырга дип гариза бирә дә, тизрәк авылга – сөйгәне Альбина янына юл тота.

Тимур турыдан-туры кызның эшләгән җиренә йөгерә. Үч иткәндәй, урам чатыннан электән үк Тимурга янап йөрүче авыл егете Равил килеп чыга: “Син юньләп әйткәнне аңламадың бугай, хатынлы килеш Альбина артыннан йөгерәсең. Кара аны, бу соңгы кисәтү, аннан үзеңә үпкәлә”.

Тимур Альбинасына күз атып йөрүче егетнең сүзләренә әһәмият бирмичә, сөйгәне янына ашыга. Альбинасы, Тимурның аерылам дисә дә, хатыны белән яшәвен дәвам итүенә бик нык үпкәләгән, авызлары турсайган. “Чыгып кит, алдакчы, күземә күренмә”, – дип, Тимурны куа башлый. Чыгып бераз уйланып торгач, Тимур ишекне ачып: “Альбина, без аерылыштык!” – дип кычкыра да, ул чыгып күренмәгәч, әбисенә китә.

Әбисенең өенә якынлашып килгәндә, ике иптәшен ияртеп Равил пәйда була. Күрәсең, сагалап торганнар. Кулларында – таяк. Тимур өч кешегә каршы тора алмый, аны аягыннан егып, типкәләп ятканда әбисе килеп җитеп, араларына керә. Равил, үзен-үзе белештермичә, бик каты кизәнеп әбигә таягы белән китереп сукканын сизми дә кала. Урам башында ир-атлар күренгәч, Равил дуслары белән мәдәният йорты артындагы бакчага кереп югала.

Ике көннән соң милиция хезмәткәрләре әбине күмәргә рөхсәт итәләр. Зираттан кайтканда, Тимур үзенең каршына йөгереп килүче сөекле кызы һәм Альбинаны күреп, шатлыгыннан нишләргә дә белми...

АВТОРДАН. Бу вакыйганы Тимур миңа үзе сөйләде. Инде 15 елдан артык вакыт узган. Бүгенге көндә бу гаилә бик бәхетле. Хәзер Сөмбел педагогика университетында укып йөри, сеңлесе Илгизә – 10 нчы, төпчекләре – Радик 5 нче сыйныфта.

Альбина белән Тимур әбиләрен бүген дә сагынып искә алалар. Аны үтерүчеләр дә тиешле җәзаларын алып, төрмәдә утырып чыкканнар.

Роберт Зарипов, Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 39 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz