Пятница, 03.05.2024, 11:17:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Битарафлык дәрьясында
Битарафлык дәрьясында
15:09:47
Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. “Хәтер китабы”ның “Алар Җиңү белән кайттылар” дип аталганын чыгарганда исән калган фронтовикларны барладылар. Аларның бик азы гына якты дөньяда көн күрә бүген. Мәсәлән, безнең авыл Советы территориясендәге ике авылдан (Урсай, Мөслим) сугыштан 173 кеше исән кайткан, бүгенге көндә аларның бары тугызы гына исән.

Күп кенә гаиләләрдә балалары яисә туганнары да сугыш ветеранының сугыштан кайчан кайтканын һәм ничәнче елны үлгәнен тәгаенләп әйтеп бирә алмыйлар. Без кеше хәтере мәңгелек дибез, ә күпләр үз туганнарын, якыннарын да белми. Элеккеләр: “Җиде бабаңны бел!” – дигәннәр югыйсә. Бүген кешене гаҗәеп бер ваемсызлык, битарафлык басты.

Кайбер мәгълүматларны (ветераннарның туган, үлгән елларын) белү өчен зиратка юл тоттым. Тирән уйларга күмелеп, каберләр һәм чардуганнар арасыннан йөрим һәм аларның язуларына күз салам. Таныш исем-фамилияләр. Туган һәм үлгән елларына күз салам, бу фани дөньяда күпме яшәгәнлекләрен ачыклыйм. Күбесе якты дөньяда 70-80 яшькә җиткән, хәтта 90 ны узганнары да бар (нигездә хатын-кызлар).

Вакыты җитеп вафат булганнар белән янәшәдә вакытсыз, үз теләкләре белән мәңгелек йокыга талганнар да җитәрлек. Кемнәр генә юк алар арасында! Әле 18 яше тулмаган япь-яшь егетләр, урта яшьләрдәге, әле яшьнәп-күкрәп яшәрдәй ирләр. Кайсы үз-үзенә кул салган, кайсы янып үлгән, кайсы суга баткан. Ә күбесе махмырдан яман аракы эчеп үлгән.

Фәүзия Бәйрәмованың “Мәйдан” журналында “Афәт” дигән саллы язмасы басылды. “Татарда бүгенге өченче буын исерекләр китте – сугыш чорындагы салмыш бабалары, аларның сугыштан соң туган исерек уллары һәм шушы исерек аталардан туган бүгенге буын – исерек, наркоман татар егетләре. Аңа ияреп милли йортыбызның ишегенә СПИД дигән өрәк, СПИД дигән үләт килеп сөялде”, – дигән юллар бар анда.

Ә бит заманында ата-бабалары балаларының һәм оныкларының киләчәге өчен башларын салган! Шушы вакытсыз казылган каберләр һәм аларга куелган чардуганнар артында никадәр сабыйның үксез ятимлеге, тол хатыннарның ачы күз яше. Элек татар баласы ятим калса да, бу хәлне алай ук авыр кичермәгән: аларны йә туганнары, йә чит кешеләр балалыкка алганнар. Ә бүген меңнәрчә бала, әнисе белән генә калган булса да, аның назыннан, җылы кочагыннан, бишек җырыннан, җылы сүзеннән мәхрүм. Әни кеше баласын: “Әнә, әтиең эчеп катты, син дә катарсың”, – дип кенә куркыта.

Кызганычка каршы, эчкечелек әкренләп татар хатын-кызлары арасына да үтеп керде. Саф, чиста җир дип саналган авылларда хатын-кызларның эчүе бигрәк тә аяныч. Мондый гаиләдән чыккан балаларны нәрсә көтә? Оясында ни күрсә...

Элек татарда үз-үзенә кул салучы, яисә нәрсә дә булса эчеп үлүче булмагандыр. Чөнки бу зур гөнаһ саналган. Бары тик каты авырулар, ачлык, бәхетсезлек очраклары гына кешене вакытыннан алда гүргә керткән. Бик кызганыч, болай да буталып беткән тормышыбызда бу яман күренеш торган саен куркынычрак төс ала. Өстәвенә, күпме кеше машина белән бәрелеп яисә тапталып үлә, кемнәрнедер атып үтерәләр, пычак белән чәнчиләр. Фаҗига булган урыннарда чардуганнар тезелеп киткән, әйтерсең лә, зиратлар юл читләренә күчкән. Шаккатырлык: безнең тормыш-көнкүрешебез фәкать фаҗигаләрдән гына тора диярсең.

Телевизор экраннарында тырышып-тырышып сыраны мактыйлар. Чат саен диярлек сыра чатырлары. Безнең татар халкы да аракыны – чәркә, шәрабны – фужер, сыраны ярты литрлы кружка белән эчә. Ә яшьләр исә сыра шешәсен имезлек урынына авызына кабып чөмерә. Беркайда да эшләмичә, эчү өчен урлау юлына басканнар күбәйде. Күпме кешеләр төсле металл артыннан куып, электр тогына тотылып харап булдылар. Вакытсыз дөнья куйганнар һаман да әле исәннәргә сабак түгел. Алкоголизм аркасында авылда фаҗигале үлемнәр һаман да дәвам итә.

Бер тетрәндергеч мәгълүмат китерәм. Авылда 8 ел эчендә 166 кеше үлде, шулар арасында 33 кешенең вакытыннан алда гомерләре өзелгән – 13 кеше асылынган, 10 сы ялган аракы эчеп үлгән, 3 сен “шешәдәшләре” кыйнап үтергән, калганнары аракы эчү аркасында төрле фаҗигаләргә юлыгып, якты дөнья белән хушлашкан. Шул чор эчендә бары тик 58 бала дөньяга килгән.

Авылда мондый үлемнәргә халык күнегеп бетте, әллә ни исе китми. Берничә ел элек җәй бик коры килде, 2 айга якын яңгыр яумады. Эсселектән халык тәмам аптырап, нишләргә белмәде. Көн сүрелә төшкәч, чабып ташлаган печәнне җыярга барганда, зират юлыннан капрон чиләк күтәреп кайтучы өч карчыкны очраттым. Исәнләшеп, каян кайтып килүләре белән кызыксындым. Араларыннан берсе: “Зиратка барган идек, менә күптән түгел асылынып үлгән сәрхуш Ф.нең каберенә су сиптек әле, бичара махмырдан сусап ятмасын, бигрәк кыздыра, Алланың каһәре төшкән”,– дип көлә-көлә үтеп тә киттеләр. Халык арасында: “Эчеп үлгән кешенең каберенә су сипсәң, яңгыр явачак”, – дигән юрау дөрес булып чыкты. Икенче көнне үк өч карчыкның “изге гамәле” тормышка ашты – чиләкләп яңгыр коеп китте. Мондый юрауларга ышанмасам да, туры килүенә исем китте. Яңгыр яудырам дип, мондый каберләргә сибәргә дип зиратка цистерна илтеп куйсаң да су җитмәс шул.

Реформа елларында идеологиянең, максатның булмавы, җәмәгатьчелек тарафыннан тәрбия, кисәтү эшләренең алып барылмавы торган саен начар гадәтләрнең тамыр җәюенә җирлек булып тора. Аракы сату вакытын чикләүләр бетте. Хәзерге буталчыклыктан файдаланып, кайбер алыпсатарларга үз кесәләрен калынайтырга мөмкинлекләр туды. Татар әбие намаз укып, ураза тоткан була, ә почмагында ачы бал кайный, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сорап керүчеләргә рәхәтләнеп көмешкә куып сата.

Ватан сугышында киләчәк буын өчен гомерләрен биргән сугышчылар санына караганда, хәзер төрле фаҗигаләр һәм үз теләкләре белән үлүчеләр саны артып киткән.

И татар кешесе!

Син үз халкыңның күтәрелүенә инанучы бөек традицияләр варисымы, әллә юкка чыгып, үлеп баручы милләт кешесеме? Кем син? Бүгенге җәмгыятьтәге бөтен пычраклыкны туплаучы маңкортмы, әллә төрки-татар бабаларыбыз үткән чорлар белән горурланучы токыммы? Милләтебезнең инсафлыгы, миһербанлыгы юкка чыгып бетеп, татар сүзе аваз гына булып яңгыраганчы аңга килик, ниһаять!

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz