Пятница, 03.05.2024, 15:49:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » “Деревенщина” димәгез!
“Деревенщина” димәгез!
22:41:43
Авыл мәктәбенә караш гомер-бакый начар булды. Хәтта хәзерге көндә дә балага гына түгел, авыл укытучысына да кимсетеп карыйлар. Шәһәр укытучылары үзләрен һәрвакыт бер баскычка өстенрәк күрсәтергә тырыша.

Әмма ничек кенә түбәнсетсәләр дә бу бәяләүләр чынбарлыкка туры килми. Авыл электән үк милләтнең генофонды булды. Бүгенге зур җитәкчеләр дә үз милләтен, мәдәниятен, телен үстерү өчен җан атып йөрүче иҗат кешеләре дә, күренекле галимнәр дә, Галиядән – Гуляга, Барыйдан Боряга әйләнгән “маңкорт”лар да авыл мәктәбеннән чыккан лабаса.

Авыл һәм шәһәр мәктәбендә эшләүче педагогларның белем дәрәҗәләре бер-берсеннән аерылмый. Авылда яшәп, үз хуҗалыгын караса, терлек асраса да, мөгаллим бөтенесен белергә, заманадан артта калмаска тырыша. Авыл укытучысы да, шәһәрнеке кебек, белемен туктаусыз күтәрергә омтыла.

Шәһәр укытучысының шул ягы гына өстен: аңа үзен камилләштерү өчен мөмкинлекләр күбрәк бирелгән: китапханәләр, архивлар һәм башка гыйльми-мәдәни чыганаклар “кул астында”.

Шәһәр укытучыларына аралашу җитми, хәтта күбесе бер-берсен белми; ата-аналар белән эшләү үз югарылыгында түгел; акыл хезмәтен физик эш белән алыштырырга мөмкинлекләре булмаганлыктан, еш авырыйлар. Авыл укытучысы өчен иң авыры – татар телендәге (барлык фәннәрдән диярлек) дәреслекләрнең вакытында басылмавы, ана телендәге яңа китапларның китапханәгә сирәк кайтуы.

Район яки республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, бәйгеләрдә авыл һәм шәһәр укучылары бер дәрәҗәдә катнаша. Нәтиҗә ясаганда шәһәр мәктәпләренә өстенлек бирелә. Ни өчен? Сәбәбе ачык. Бүген халыкның 75 проценты шәһәрдә яши. Сан ягыннан караганда, өстенлек шәһәр балаларында, алар арасыннан сайлап алу мөмкинлеге күбрәк. Үзем укыткан укучылар соңгы елларда хокук һәм икътисад белеме буенча районда призлы урыннарга лаек булып, республика күләмендә район данын якладылр. Ә җиңүчеләр, билгеле, шәһәрнекеләр иде. Чөнки олимпиадаларда институт, университетлар каршында оештырылган махсус мәктәп яки лицей, гимназия (болар – фәннәрне тирәнтен өйрәнүчеләр) укучылары катнаша. Шундый шартларда да башкалардан калышмаска тырышкан “деревенщина”ларга һәйкәл куярга кирәк.

Роберт ЗАРИПОВ,
ветеран укытучы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 35 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz