Әҗенең эшлекле коммунистларыннан Ибраһим иптәш Бурнашев Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы түбәндәге рәвештә барып тоташа: Ибраһимның атасы Рәхмәтулла, аның атасы Әбүшахман, аның атасы Бәхтияр, аның атасы Хәлим, аның атасы Муса, аның атасы Исәнбай, аның атасы Буранбай, аның атасы Исәнгилде, аның атасы Әлмөхәммәт Бурнашев.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә торучы вә татар балалары тормышыннан берничә рисалә язып нәшер иткән мөхәррир Гариф Бурнашевның нәселе дә Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы барып кушыладыр.
Әҗенең башлап салынган урыны хәзерге Герәзни урамы булып, уртасыннан һәрвакыт бер чишмәнең суы агып торган.
Әҗе авылы башта бик кечкенә булып, барлыгы берничә йорттан гына гыйбарәт икән. Андагы торучылар, үзләрендә гомуми каберстан юклык сәбәпле, байтак вакытка кадәр үлекләрен Касыйм каласындагы бистә дигән урынга илтеп күмгәннәр. Әҗенең чынлап зураеп китүе тирә-ягындагы татар авылларын көчләп чукындыра башлаганнан соңдыр. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде. Кайсылары исә, үз авылларыннан качсалар да, туры бу авылның үзенә үк килмәенчә, аның тирәсендәге тынрак урыннарда качып-посып тора башладылар. Әҗенең туры үзенә качучылар Бадраковлар һәм Байчыговлар булып, алар Яңа Саладан. Худуй Биришов үз гаиләсе белән Үгрәүдән килде.
Бәйсеровлар, Такмактан качып килеп, элек Бичернагы янында утырганнар. Урмановлар да, шулай ук чукындырылудан куркып, Үгрәүдән качып киткәннәр дә Әҗе тирәсендә урманнарда яшәгәннәр. Бераздан Сурка дигән җиргә урынлашып, Әҗегә күчкәнгә кадәр анда байтак вакытлар торганнар. 1911 елдагы җир өләшенүгә чаклы Урманов фамилияле кешеләрнең җирләре күбесенчә Суркада иде. Элегрәк Суркада сукалаганда өй эчендә кирәк була торган әйберләр: савыт-саба сыныклары вә башка шундый нәрсәләр табыла икән. Урманов фамилиясе Бурнашевлардан кала Әҗедә иң күп халыклы фамилия булып, Октябрь революциясе корбаннарыннан коммунист Хәсән Урманов та бу фамилиядән чыккан бер кешедер.
Яртуковларның кайдан күчеп килгәнлекләре ачык билгеле булмаса да, аларның башта Уску астында Ярмаковски пустошь дигән урында, Канчуровларның елгачык янындагы Канчура кашларында торганлыклары мәгълүмдер. Болар тора-бара шул урыннарын ташлап, йортларын Әҗегә күчергәннәр...