Пятница, 03.05.2024, 13:00:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Фатыйха чокыры
Фатыйха чокыры
22:44:12
Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” дигән әсәрен бик күпләрнең укыганы бар. Аны татар әдәбиятының беренче детектив романы дисәк тә буладыр:

“Фәхрине үтереп ташладылар.

Кичтән башланган яңгыр туктамады, дөньяны ялтыратып яшен яшьнәде, тау-таш җимерелгәндәй гөрелдәшеп, күкрәп үтте”.

Мин сөйләячәк вакыйга эчтәлеге буенча “Тирән тамырлар” романына аваздаш диярлек. Анда сыйнфый көрәш чалымнары булмаса да, кире кагылган мәхәббәт аркасында килеп чыккан коточкыч фаҗига сурәтләнә.

Минем туган авылымда “Фатыйха чокыры” дигән җир бар.

Кечкенә чакта, әти белән шушы урынга печән чабарга йөри идек. Авылдагы тирән чокырны чыгып, зиратны үткәч, юл читендә ике чакрымга сузылган, чокырга охшаган уйсулык бар. Элекке заманнан ук бу урынны сөрмәгәннәр, җәй көннәрендә печән чабалар, авыл халкы монда җиләк җыя.

Мәрхүм әтинең сөйләвенә караганда, бик күп еллар элек шушы чокырда, ташлар арасында бер хатынның үле гәүдәсен табалар. Яңа гына кияүгә чыккан яшь хатынны үтереп ташлаганнар. Яшьләр хәзер “Фатыйха чокыры”н белми дә. Картлар да оныта башлаган инде. Авылга кайткач, шул чокыр яныннан узганда кинәт әтинең сөйләгәннәре һәм монда – изге урында “пес” итәргә ярамаганлыгы искә төшә. Берничә ел элек, авыл тарихын язганда, Фатыйханың язмышы һәм фаҗигале үлеме турында күпмедер мәгълүмат туплый алдым.

Авылда иң өлкән кеше Шәмсенур әбинең (96 яшьтә) сөйләве буенча ул риваять мондыйрак. “Фатыйханың үлеме турында дөресен авылда бары мин генә белә идем, дистәләрчә ел буена беркемгә дә сөйләмәдем. Хәзер бу вакыйгада катнашкан кешеләрнең берсе дә исән түгел, иртәме-соңмы сер ачылырга тиеш дип саныйм, – дип сөйләде ул миңа. – Фатыйха безнең күрше егете Сабирга кияүгә чыкты, икесе дә яшьләр, бик уңганнар сокланып туймаслык парлар иде.

Җәйнең иң матур чагы. Метрәй авылына бара торган чокырда җиләк бик уңган, авыл халкы чиләкләп ташый. Үзем дә берничә тапкыр хатын-кызларга ияреп бардым.

Шулай җиләккә барган җиреннән, Фатыйха кайтмады. Ул көнне төштән соң, яшен-яшьнәп көчле яңгыр ява башлады, күршем Сабир безгә кереп, Фатыйханың җиләктән кайтмавы турында әйтеп, бик борчылып чыгып китте. Төне буе туктаусыз яңгыр койды.

Икенче көнне иртән ялтырап кояш калыкты. Сарыкларымны көтүгә куарга чыксам, Сабирлар ишегалдында сөйләшкән, елаган тавышлар ишетелә. Мин аптырап аларга кердем: чытыр арбада хатын-кыз гәүдәсе ята, өстенә кемдер чыбылдык ябып маташа. Сабирның әнисе Мәчтүрә күз яшьләрен сөртә-сөртә минем янга килеп:

–И, Шәмсенур, киленем әрәм булды, үле гәүдәсен алып кайттылар, – дип чыбылдыкны ачып Фатыйханың йөзен күрсәтте. Бер як чигәсе һәм колагы янында чәчләре канга укмашып каткан, бер күзе ачык килеш калган мәрхүмкәемнең, аны учым белән сыпырып йомдырдым. Түзә алмадым, мин дә елап җибәрдем. Бигрәк тә уңган, акыллы иде күршем Фатыйха.

Сабир таң ату белән Фатыйханы эзләргә чыгып китә һәм аны җиләклек чокыры башындагы таш чыгара торган урында табып ала.

– Картлар өйләгә кадәр Фатыйханы күмәргә ашыктырды, Совет рәисе Миргарифан район үзәгеннән милиция килгәнен көтәргә кушты, – дип дәвам итте Шәмсенур карчык. – Төш җиткәндә тикшерүче милиция килеп җитте һәм соңгы сәгатьләрдә Фатыйханы күргән шаһитларны чакыртты. Ул көнне җиләклектә кеше бик аз була, Рәхимнең ике кызы һәм Яхьяның Рәсимәсе генә. Алар җиләк җыйганда, Фатыйха Гөлбану карчык белән иде. Гөлбануны чакырталар, ул милициягә Фатыйха белән бергә җиләккә баруын раслый, ләкин чиләген тутырмыйча кайтып киткәнен һәм өч кызның да аңа ияргәнен әйтә.

Шаһитларны чакыртып сөйләшкәннән бер нәрсә дә ачыкланмый. Фатыйха абынып, чигәсе белән ташка төшкән дә, нык бәрелүдән үлгән, дигән нәтиҗә чыгарыла. Чыннан да, Фатыйха яткан җирдә очлы таш һәм кан таплары була.

Фатыйханы җирләделәр. Бу вакыйга тора-бара онытыла башлады. Көз айлары җитте. Ахун карчыгы Гөлбануны һәм гаиләсен алып читкә китте, “Типтәр урамы” Шакирны паралич сукты.

Улым Илгизәр беркөнне җиләкле чокыр басуыннан салам төягәндә арба кендеге табып кайтты. Үзенекенә куярга теләп күчәр тишегенә тыгып карады, ләкин ул ярамады, юан булып чыкты. Нечкәртергә тимерче Юныс картка алып баргач, теге бу кендекнең “Типтәр урамы” Шакирныкы булуын әйтә, күптән түгел үзе ясап биргән икән.

Утыз елдан соң Ахун белән Гөлбану авылга әйләнеп кайтты. Гөлбану электән үк “димче” карчыгы рәтендә йөрде. Мулла кызы булганлыктан, гыйлеме бар иде, авылның абыстае булды. Яратып бетермәсәм дә, Гөлбану белән аралаша идек. Үләр алдыннан ул Фатыйханың үлемендә үзенең дә гаебе барлыгын сөйләп, әрни-әрни елады. Ходайдан ярлыкавын сорады. Мин дә якты дөньяда чагымда Гөлбану карчык сөйләгәннәрне әйтеп калдырыйм.

– Шакир яшьтән үк Фатыйханы яратып йөрде, хәтта мине димче итеп җибәрде, кыз риза булмады, бары Сабирны гына яратуын әйтте, – диде Гөлбану. – Озак та үтми, Фатыйха кияүгә чыкты. Беркөнне Шакир безгә килеп:

– Чибәр җиңгәй, Фатыйханы үзең белән җиләккә алып бар әле, сөйләшергә кирәк, – дип үтенде.

Мин каршы килмәдем: Фатыйханы җиләклеккә алдап алып бардым. Ерактарак Шакир печән чапкан булып йөри иде, ләкин Фатыйха аңа игътибар итмәде. Мин бер нәрсә дә белгертмәдем, чиләгем тулар-тулмас ук кайтырга чыктым, миңа калган өч кыз да иярде. Ә Фатыйха чиләген тутырып кайтырга калды. Шуннан ни булганын белмим, шул явыз Шакир гына аның башына җитте. Фатыйханы алдап алып барып хараплар булдым. Ахунны авылдан чыгып китәргә күндердем. Анда түзеп булмады, кайттык, онытылыр дип уйладым. Юк, онытылмый. Фатыйханың шәүләсе һаман да күз алдымда тора, төшләремдә үзенең янына чакыра. Шакирга да Аллаһы Тәгалә җәзасын бирде. Әнә, ничә еллар башы гына хәрәкәтләнә, калган гәүдәсе корыган. Фатыйханы ничек итеп харап иткәнен сөйләттем, үтерергә теләмәгән ул аны, куркытмакчы гына булган.

Гөлбану карчык кайтып киткәч, Шакир Фатыйха янына килә, аның белән сөйләшмәкче була, тегесе теләми, юлга таба йөгерә башлый. Шакир арбасы янына барып, Фатыйханы аты белән куа китә. Хатын таш чыгара торган урынга кереп качмакчы була. Ат ярсуыннан таш өстенә менә, Шакирның арбасыннан кендеге чыгып оча. Ат туктап кала, Шакир кендекне алып Фатыйханы куып тота. Бергә авылдан чыгып китәргә өнди, риза булмасаң үтерәм дип яный. Фатыйха Шакирны этеп җибәрә, тегесе ташка абынып егыла. Ярсыган Шакир сикереп тора да, Фатыйханың чигәсенә кулындагы кендеге белән китереп суга. Бичара хатын таш өстенә килеп төшә. Шакир үзен-үзе белештермичә кендекне арыш арасына ата. Арбасындагы печән белән каплап, Фатыйханы шунда калдырып китә. Яңгыр тагын да көчәя. Шакирның кайтканын берәү дә күрми.Бу җинаять шулай шома гына узып китә. Ләкин ике көннән Шакирны паралич суга, бер атна дигәндә чәчләре агара”.

“Фатыйха чокыры”нда хәзер җиләк җыймыйлар, аны шайтан таягы белән билчән баскан.

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 39 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz