Пятница, 03.05.2024, 16:22:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11 » Гаепсездән гаепле фаҗигале язмыш ияләре.
Гаепсездән гаепле фаҗигале язмыш ияләре.
23:06:10
Алдымда 2000 елда нәшер ителә башлаган “Хәтер китабы”ның берничә томы ята. Татарстандагы сәяси репрессия корбаннарына багышланган “Хәер китабы”н чыгару – күптән көтелгән һәм бик вакытлы гамәлдер.

Бу калын-калын китапларда Татарстан Республикасында яшәгән һәм 1918-1991 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган, шулай ук Татарстан территориясендә иректән мәхрүм итү урыннарында вафат булган яисә атып үтерелгән репрессия корбаннарының исемлеге бирелгән. Бу исемлектә Азнакай районы һәм элеккеге Тымытык районыннан йөзләрчә кеше бар.

Ул еллар фаҗигасен бик күп кешеләр һәм гаиләләр кичерә, “халык дошманы” ярлыгы йөрткән меңнәрчә кеше акланып, аларның намуслы исеме кире кайтарылды. Бик күпләре әхлакый һәм матди ярдәм алды, үзләре исән булмаганнар урынына аларның варисларына ярдәм ителде.

Күптән түгел “Азнакай – Тымытык төбәге тарихы” нәшер ителә башлады. Бу минем күпьеллык хезмәтемдә репрессия чорына багышланган аерым бүлек бар, анда район җирлегендә гаепсездән гаепле булучылар язмышы чагылдырылган. Билгеле, аларның барысын да китапка кертеп бетереп булмады. Шуңа кайберләрен укучыларга тәкъдим итәм.

Безнең Урсай авылы буенча 18 кеше сәяси репрессия корбаны булып, күбесе акланды. Бер кесә бодай, борчак өчен колхозның 98 әгъзасы җаваплылыкка тартылган. Алар арасында бик күпләре хатын-кыз, 7шәр елга ирегеннән мәхрүм ителгәннәре дә бар.

Репрессиянең иң югары ноктасы 1937-38 елларга туры килә. Җавапка тарту, җәзалау органнары рәхимсез рәвештә халкыбызның иң яхшы вәкилләрен “шпион”, “троцкийчы”, “контрреволюционер”, “милләтче” ярлыгы белән, булмаган гаепләре өчен, аттырган, концлагерьга, сөргенгә җибәрттергән.
Мин әнкәй белән бертуган Гарифҗан абыйны бик яхшы хәтерлим. Авылда 4 мәчет булып, шуларның берсендә Гарифҗан абый мулла булган. 1937 елда аны районнан килгән “органнар” авыл Советына чакыртып, “муллалыкка указ”ын күрсәтүне таләп итә. Ул күрсәтми һәм аңа бер көн срок биреп, чыгарып җибәрәләр. Абый бер-ике ай качуда йөрде, кайчакта төннәрен кайтып безгә керә иде. Мине тез башына утыртып: “Балам, башыма җитәрләр инде”, – дип әйткән сүзләре истә калган. Качып базда ятканда, ашарына биргәндә, бик кызгана идем абыйны. Бер төнне абыйның кайтканын белеп (кемдер хәбәр иткән), кулга алып чыгып киттеләр. Ике көннән соң район үзәгеннән (Тымытыктан) Бөгелмә төрмәсенә җибәрәләр. Бер хәбәре дә булмый, өйдәгеләр һәм балалары Маһинур, Зәйтүнә, Салиха, Гыйльмиҗамал, Мәрвәрә әтиләренең юкка чыгуларына кайгырып бик елый иделәр, аларга кушылып, мин дә үкси торган булдым. Абыйның авылда, бик гыйлемле, укымышлы кеше буларак, абруе зур иде. Безнең төбәктәге Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлаган “указлы мулла” булган ул. Бөгелмәдән Казан төрмәсенә җибәреп, шунда хөкем иткәннәр.

1938 ел башында Чаллыдан безгә бер абый килде, аның яшертен генә сөйләгәннәре әле дә исемдә: “Шәйдуллин Гарифҗан белән бер ай чамасы Казан төрмәсендә бергә утырдык, якташ булгач, бик дуслашып киттек, аның турында болай да ишетеп белә идем. Бер көнне камерага кереп, аңа җыенырга куштылар, утырып бәхилләштек, ул озак итеп дога кылды һәм миннән Урсайга ничек тә булса хәбәр итүемне үтенде. Мин үзем 5 ел төрмәдә утырган идем, котылып кайттым. Аларны шул төнне “Черек күл” буендагы элеккеге бер монастырьга алып кереп, атып үтергәннәрен белдек”, – дип сөйли авылдашым сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибулла абый Хөснуллин.

Искәрмә: шул елларда үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне әлеге монастырьның тирән базы янында атканнар. 80нче еллар азагында бу чокырны калын бетон белән күмдергәннәр. Гарифҗан мулланың атасы, Хәбибулла аганың әнисе ягыннан бабасы – Шәйдулла карт та репрессия корбаны була. Кибет тота, терлек асрый, күмәкләшү елларында “кулаклар” сыйныфына кертелеп, барлык мал-мөлкәтен конфискацияләп, үзен Магнитогорскига сөргенгә җибәрәләр. Хатыны (Хәбибулланың әбисе) Дөрәлелҗинан кайгыдан (өстәвенә, энесе мулла Гарифҗанның үлеме) акылдан яза һәм тирән коега төшеп вафат була.

30нчы еллар – һәр гаиләнең өчтән бере кайгы һәм фаҗига кичергән чор. Халык түзгән, барысына да күнеккән, күз яшьләре кипкән, әмма тирән яралар онытылмаган.

– Миңа 4-5 яшьләр тирәсе булгандыр, бик хәтеремдә калмаган, әтиемнең юкка чыкканы, әтисез үскәнем генә мәңгелек яра булып калды, – дип башлады сүзен сугыш һәм хезмәт ветераны Насрыев Асаф абый. – Исән булсам да, үземдә сугышта үлгәннәр исемлегендә – “Хәтер китабы”нда. Әтиемнең кайда үлгәнен һәм кайда күмелгәнен әле дә белгәнебез юк. Әнинең сөйләүләренә караганда, әтине 32нче елны кулга алалар. Күмәк хуҗалыклар оешып бетә торган чор, әтине көчләп-куркытып, колхозга кертәләр. Колхозга кергәннең икенче көнендә колхоз рәисе Мөлек абзый әтигә бозаулар көтәргә куша. Әти, күрәмсең, риза булмагандыр. Ул аптырап тормаган – бик җор гына итеп (бик тапкыр сүзле булган):

– Мөлек бер төн көтсә, мин бер көн көтәм! – дигән. Колхоз рәисенең моңа бик нык ачуы килгән һәм тиешле “орган”нарга җиткергә
н. Имеш Насрый колхоз строена каршы килә, авылда халыкны колхозда эшләмәскә котырта, җитәкчеләргә пычрак ата. Икенче көннең төн уртасында әтине алып чыгып киткәннәр. Бер елдан соң бер посылка җибәргәне генә хәтердә калган. Без биш бала бик сөендек. Тол калган әнкәй ничек кирәк алай безне үстерде, аякка бастырды. Күп вакыт хәерчелектә яшәдек, хәер сорашып та йөргән чаклар булды. Хәзер, Аллага шөкер, менә 85 яшь тулып килә, үлгәннәр исемлегенә кертсәләр дә, Бөек Җиңүнең 63 еллыгын үз аягымда каршылыйм, еллар гына тыныч булсын! – дип сүзен тәмамлый Асаф ага.

Мондый ачы язмышлы кешеләр йөзләрчә, күпләре вафат, ләкин ул фаҗигале еллар аларның туганнары, оныкларының хәтерендә мәңге истә калыр.

Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 35 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz