Воскресенье, 05.05.2024, 05:43:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 2 » ГАЙНӘ
ГАЙНӘ
22:42:31
Бохарадан өч туган семьялары белән килгәннәр Казан шәһәренә. Аннан, бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә, Толтүзгә* җиткәч, Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткән дә Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзә башлаган. Ярый, ул төзә торсын, без килик Ирменшаһка. Гайни артыннан Ирменшаһ та Тол буена килгәндә яртылык юлда туктап калган. Ирменшаһ шунда торырга уйлаган һәм йорт төзә башлаган, семьялары урнашкан. Бер авылсыман җирдә көн күрә башлаган. Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Ирменшаһ балык аулап, балык ашап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда, Толдан йомычкалар, агач таплары агып килеп чыккач, Ирменшаһ «бу су буенда тагы да торучылар булырга кирәк», дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да агасы белән кочаклашып, күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем бирелгән. Ирменшаһ тагын да семьясы янына кайткан. Ирменшаһ торган җиргә «Ирем» авылы дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Ирменшаһ, Толда балык аулаган чагында, каты җил чыгыпмы, дулкын белән Ирменшаһнын кимәсе капланып, Тол суының уртасында Ирменшаһ суга төшеп китеп үлгән. Аның хатыны Тол кырыена килеп, җылый-җылый, Тол суына зарланып: «Мине ирсез калдырдың, тол калдырдын, инде исемең «Тол» булсын!»— дип дога кыла. Тол дигән сүз шуннан калган, ди.

Гайнетдин исә охотник булган, тиен, куян һәм башка төрле хайваннарны атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп Кунгур ягына чыгып киткән. Бара-бара Кунгурга барып җиткән дә бу тиреләрне шунда саткан һәм анда сорашкан:

— Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы? — дип.

Әйткәннәр:

— Бу җирләр бер падишаһ җире. Аның падишасы Чырдин* дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да, киткән Чырдинга. Анда бүләккә бер күтәрәм чыра алып, ук белән җәяләрен тагып, Чырдинга барып кергән. Падишаһның капка төбенә барып утырган. Сораган:

— Мин падишаһ янына керер идем,— дип. Падишаһтан рөхсәт белән падишаһ янына кергән. Чырасын ташлап, җәясен һәм укларын бер урында калдырып, падишаһ янына кереп, падишаһ белән исәнләшеп, сөйләшергә башлаган.

— Менә мин шундый-шундый җирдә торам. Ул җирләргә сез хуҗа икәнсез. Безгә рөхсәт булса, без шунда урнашыр идек, нинди формада сез безгә рөхсәт бирәсез? — дигәч, падишаһ:

— Тор, яшә, елга бер тиен бирерсең,— дип договор язышканнар. Шуннан соң:

— Минем сезгә алып килерлек затлы бүләгем булмады, мин бүләккә сезгә чыра алып килдем,— дигән.

Шуннан сон падишаһ хезмәтчесенә:

— Бар, менә ул алып килгән чыраны сарайга кертеп куй,— дигән. Теге хезмәтче чыгып чыраны күтәрә башлаган, кузгата алмаган. Шуннан падишаһка кергән:

— Күтәрә алмыйм,— дигән. Падишаһ ул хезмәтчесенә тагы бер иптәш биргән.

— Икегез күтәреп кертеп куегыз,— дигән. Алар икесе ике баштан күтәрергә тырышканнар, юк, кузгата алмаганнар. Тагы да падишаһ янына кергәннәр.

— Юк, күтәрә алмыйбыз, ышанмасаң үзең чыгып кара,— дип.

Падишаһ әйткән:

— Берәү аны әллә ничә йөз чакрымнан күтәреп алып килгән, ә сез аны икәүләп тә күтәрә алмыйсыз,— дип. Чыкса — күрә: күтәрә алмыйлар. Шуннан соң Гайнетдингә үзенә кушкан:

— Алайса син үзең менә шул сарайга илтеп ташла инде,— дигән. Гайни бер бармагына эләктереп сарайга идәнгә ташлаган. Әллә ничә потларны күтәрә торган сарай ырудасы сынып киткән. Шуннан соң падишаһ аңлаган, «бу буш кеше түгел икән», дип, Гайнетдин белән яңадан сөйләшә башлаган.

— Синдә һөнәрләр бар икән. Менә бер нәрсә: 40 сажин җирдән балдак эченнән угыңны чыгара алсаң, үзең торган җирдәге урманнарны сиңа бушка бирәчәкмен,— дигән. Шулай иттереп балдак янына ике ягына сакчылар куеп, аттырган. Ук балдак эченнән чыгып киткәч, падишаһ кереп, элекке договорны җырткалап, яңадан договор төзегән.

— Шушы Тол суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башларыннан барлык урман һәм җирләр сиңа ихтыяр булыр, бүлгесез,— дип, зимләмирләр җибәреп, үлчәп биргәннәр. Шуны «Гайнски участок» дип атаганнар, ә бу илнең үзен Гайнә дип йөрткәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1121 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz