Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Март » 23 » Иделнең Акбикәне урлавы
Иделнең Акбикәне урлавы | 21:06:32 |
Ширбәтле елгасының ярында кайчандыр бер зур шәһәр булган. Анда, үзенең сараенда, бер бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны бик оста һәм куркусыз сихерче булган. Аның исеме Фатыйма икән. Ханның Акбикә исемле бердәнбер матур кызы да булган. Кызга бик күпләрнең мәхәббәте төшә, ләкин сихерче Фатыймадан куркып, сарайга аларның берсе дә якын килә алмаган. Тик баһадир Идел генә аңардан курыкмаган һәм, үзенең көчен туплаган да, ул сарайдан Акбикә матурны урлап киткән. Әнисенең катгый рәвештә таләп итүенә карамастан, Идел аның кызын кире кайтарып бирмәгән. Шуннан соң Фатыйма үзенең кызын урлаучы Иделгә каты ачулана, аңа өрә, өстенә төкерә һәм каһәрләп Иделне үз яныннан куып җибәрә. Хәзер инде Идел Фатыймадан куркып, бүгенге көндәге урынына килеп урнашкан, ләкин ханның кызын кире кайтарып бирмәгән. Элекке урында Иделнең тик буш ярлары гына калган. Ширбәтле авылы янындагы биек ярлар әнә шул заманнарда үз урыныннан күчкән Идел елгасының элеккеге ярлары булып торалар, ди. |
Категория: Татар халык легендалары |
Просмотров: 3460 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Календарь |
« Март 2011 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|