Понедельник, 29.04.2024, 17:23:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 29 » ИГЕН ТӨРЛӘРЕ
ИГЕН ТӨРЛӘРЕ
20:44:42
1514. Алай диеп болай булмый, арпа чәчеп бодай булмый.

1515. Арпа алтмыш көндә өлгерә, бодай туксан көндә өлгерә.

1516. Арпа бирсәң атка бир, катыр-котыр чәйнәсен.

1517. Арпа-бодай аш булды, алтын-көмеш таш булды.

1518. Арпа иккән бодай урмас.

1519. Арпа әйтер: «Кырык биш көндә тишелеп чыгармын»,— диер.

1520. Арыш анасы — агу.

1521. Арыш анасы арыштан алда өлгерә.

1522. Арыш башаксыз булмас, арпа кылчыксыз булмас.

1523. Арыш булса, башы бер карыш булсын.

1524. Арышы булсын, басуы табылыр.

1525. Арыш кибәге алдан оча, бодай кибәге төпкә төшә.

1526. Арыш саламы алты елдан алтын булыр.

1527. Арыш унике көн баш чыгара, унике көн серкәдә утыра, унике көн эч иңә.

1528. Арыш уңса ун булып, тары уңар мең булып.

1529. Арыш чәчсәң, ипи ашарсың.

1530. Арыш чәчсәң көлгә чәч, солы чәчсәң суга чәч.

1531. Арышны көлгә чәчсәң гөл булыр, солыны грәзгә чәчсәң князь булыр.

1532. Арышның баш чыгарган җиреннән урак йөри.

1533. Арышның хисабын суккач беләләр.

1534. Арышы булса, үлчәве табылыр.

1535. Атың барда арыш чәч.

1536. Бакра чәчкән бодай урмас.

1537. Бер бодай ашаган гел бодай ашар.

1538. Бер тарыдан ботка булмас, ботка булса йортка булмас.

1539. Бер уч көнбагыш ашасаң, ике уч кабыгы чыгар.

1540. Бодай башак биргәнче урак бәһагә чыгар.

1541. Бодай иләп арпа төшмәс.

1542. Бодай кибәнен арыш саламы белән ябалар.

1543. Бодай чәчсәң, башагын җый, шалкан чәчсәң, тамырын җый.

1544. Бодай чәчсәң бодай урырсың, арыш чәчсәң арыш урырсың.

1545. Борчак, күпме генә сикерсә дә, табаны вата алмый.

1546. Борчак чәчсәң, арасына сарык кереп ятарлык булсын.

1547. Борчак үз кузагын оныта.

1548. Борчакның яхшысы читкә чәчри.

1549. Кемнең тарысы — шуның тавыгы.

1550. Киндер ыстаны киендерә, чүпләме күзне сөендерә.

1551. Киндер сугуның ние бар, атасы да кагасы.

1552. Киндер чәчсәң, күлмәк киярсең.

1553. Киндердән киндер дә була, киндераш та була.

1554. Киндердән сүс чыгар, сүс чыкмаса чүбек чыгар.

1555. Коры борчак бүрәнәгә ябышмый.

1556. Кырдагы бодай — алтмыш пот, кайткач-суккач — алты пот.

1557. Мәк җиде ел булмаган да, аңа карап ачлык булмаган.

1558. Мәкнең бер сабагы дару, бер сабагы агу.

1559. Пәҗи килегә кермичә, мае чыкмас.

1560. Саламга үскән арышның башы булмый.

1561. Солы чәчеп бодай көтмиләр.

1562. Талкышны күпме талкысаң да, талкыш булыр.

1563. Тармадан тула басмыйлар.

1564. Тары чалгы кайраган Тавышка үсә, ди.

1565. Тары ярмасы сөттә җитмеш җиде кисәккә ярыла.

1566. Ташлык җиргә тары чәч.

1567. Тиле бодайда баш булмас.

1568. Тургайдан курыксаң, тары икмә.

1569. Уңган бодайга кырау тими.

1570. Чәчелгән тарыны чүпләү читен.

1571. Чүбек чәйнәп май чыкмас.

1572. Үсмәгән бодайга үтмәгән урак.

1573. Җитен талкымыйча йомшармас.

1574. Җитен: «Тырмага ияреп тишелеп чыгар идем дә, кешедән оялам»,— дип әйтә, ди.

1575. Җитен чәчсәң, эт ялап алырлык булсын.

* * *

1576. Арпа эчендә бер бодай.

1577. Башын карабодай белән япкан.

1578. Бирдем бодай, килдем сорай.

1579. Бодай буласы җиргә борай булып калган.

1580. Бодай күрсәтеп арпа саткан.

1581. Борчак саламы белән кыршылган.

1582. Көлдән борчак чүпли.

1583. Менә сиңа тары — хәзинәдә бары.

1584. Ташта борчак үстерү.

1585. Учагыңда борчагың.

1586. Чергән борчак атып йөрмә.

1587. Ярмам арыш, җаным тыныч.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1244 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz