Понедельник, 29.04.2024, 19:00:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 29 » ИГЕНЧЕЛЕК
ИГЕНЧЕЛЕК
18:51:25
1370. Амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан.

1371. Амбарыңда булса, кесәңдә булыр.

1372. Атны макта, трактор белән эшлә.

1373. Аты бар атланмас, җире бар атланыр.

1374. Ашлаган җир аш бирә, ашламаган җир таш бирә.

1375. Ашлаган җир икмәк ашата.

1376. Ашлык — ил байлыгы.

1377. Ашлык туйган саен башын түбән ияр.

1378. Ашлык — хуҗалыкның нигезе.

1379. Ашлыкны арба өйгә кертә, чана базарга илтә.

1380. Ашлыкның да отчыгы була.

1381. Ашлыкның йозагы — салам, акчаның йозагы — саран.

1382. Басуда балык булмас.

1383. Башын ал да, саламына ут төрт*.

1384. Бер башак — башак кына, йөз башактан капчык тула.

1385. Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың.

1386. Бер көн эшләсәң, бер ай ашарсың; бер ай эшләсәң, бер ел ашарсың *.

1387. Берәү — сука белән, җидәү — кашык белән.

1388. Булыр ашлык шытымыннан билгеле.

1389. Буш башак башын югары тота.

1390. Буш көлтәне сукмыйлар.

1391. Буш тегермән җилсез дә әйләнә.

1392. Бүген — кибәк, иртәгә — кирәк.

1393. Данны басудан эзлә.

1394. Егыла башласаң, җиргә ябыш.

1395. Иген камылыннан билгеле.

1396. Иген сугучы кояш сорый, күмер сатучы яңгыр тели.

1397. Иген төбе — кинәнеч.

1398. Иген чәчкәндә еласаң, сукканда шатланырсың.

1399. Иген чәчү — туй итү түгел.

1400. Иген үсмәс дип, җирдән түңелмә.

1401. Игенеңне яшел урма, урагыңның теше сынар.

1402. Игенле байның исе бар, игенсез байның нисе бар.

1403. Игенне иң элек бурага салдым диген, аннары уңыш алдым диген.

1404. Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра.

1405. Игеннең җаен иккән белер, арбаның җаен җиккән белер.

1406. Игенче орлык чәчә — җирдән ризык юлын ача.

1407. Игенче — кырда, балыкчы — суда.

1408. Игенче явым теләгән, чүлмәкче аяз теләгән.

1409. Игенче явымда тынар, балыкчы давылда тынар.

1410. Игә белгән иген ашар.

1411. Иксәң иген, ашарсың тиген.

1412. Иренчәк игенчедән илгәзәк мәзәкче узган.

1413. Качып китсәң дә, чәчеп кит.

1414. Кем дә кем иген игә — ул җырлап яши, кем дә кем сату итә — ул чирләп яши.

1415. Кем чәчкән, шул урсын.

1416. Киртәле кибәнгә мал тими.

1417. Кыр эшне ярата.

1418. Кырга барганда мактанма, кайтканда мактан.

1419. Кырда калган — кар астында.

1420. Кырда кунак сыйламыйлар.

1421. Кырда эзе булмаганның ашъяулыкта күзе булмас.

1422. Кырдагы — ашлык түгел, амбардагы — ашлык.

1423. Кырдагы — кырда, өсәктәге —кесәдә.

1424. Көз чәчсәң көлгә чәч, яз чәчсәң сазга чәч*.

1425. Көз җир сөр, кыш кар сөр.

1426. Милчәнең канаты зур да — оча алмый*.

1427. Начар сөргән җирне чүп басар.

1428. Начар чәчүченең игене дә начар була.

1429. Ни чәчсәң шуны урырсың, җил чәчсәң буран урырсың.

1430. Ничек чәчсәң шулай җилгәрерсең.

1431. Орлык кибәксез булмас.

1432. Орлыгын ашаган кеше — өметен ашаган кеше.

1433. Сабан төбе — сары алтын.

1434. Сабанда килешкән ындырда сугышмас*.

1435. Сабанда сайрашмасаң, уракта ыңгырашырсың.

1436. Сабанда тирләмәсәң, ындырда чирләрсең.

1437. Сабанчы яңгыр тели, юлаучы — коргак.

1438. Сабанчыга җир —ана, ялкауга — үги ана.

1439. Сакла саламны — килер заманы.

1440. Соң чәчкән соң урыр.

1441. Сука тотып кулың кабармыйча, мичкә ягып ипиең кабармас.

1442. Сукадан тугарып атны бирмиләр.

1443. Сусыз тегермән тартмый.

1444. Таза орлык таза иген үстерер, начар орлык кырга чүп-чар тутырыр.

1445. Тарлан җирне саз йотмас.

1446. Тегермән ташына эләккән он булыр.

1447. Тегермән ташыннан курыксаң, онсыз утыр.

1448. Тегермән тик торса, ташы ярыла.

1449. Тегермәннең аскы ташы тузмый.

1450. Тегермәнсез он булмый, яргычсыз ярма булмый.

1451. Тир тамган җир уңдырышлы була.

1452. Тирес түзсәң җиреңә, ындырың тулыр игенгә.

1453. Тиресне калын түшәсәң, амбарың буш калмас.

1454. Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә.

1455. Туфракны җир иткән — изгелек күргән, җирне туфрак иткән — ачтан үлгән.

1456. Уракчының уңмаганы уракка сылтар.

1457. Уракчының җилкәсенә карама, көлтәсенә кара.

1458. Учлап чәчсәң, йөкләп җыярсың.

1459. Уңган игенне уруы рәхәт.

1460. Чикерткәдән курыккан иген икмәс.

1461. Чәчкән — җыяр, чәчмәгән — елар.

1462. Чәчмәгән ашлык үсми*.

1463. Чәчмәгән җиргә урак күтәреп барып булмый.

1464. Чүп чәчсәң, таза ашлык алалмассың.

1465. Чүпле орлык чәчкәннең кырын кырлык басар.

1466. Ындыр тулы кибән — кесә тулы акча.

1467. Ындырда илле кешегә эш табыла, тиле кешегә генә эш табылмый.

1468. Эшләгән тегермәннең суы туңмый.

1469. Юл буенда үскән орлык өлгерми.

1470. Язын иген икмәгән әтәмбигә моң булыр.

1471. Яхшы орлыкның игене дә яхшы булыр.

1472. Яхшы җиргә төшкән орлык югалмас.

1473. Яңа урак тешкә каты була.

1474. Әнә килә трактор, сука бабай карап тор.

1475. Өйдәге исәп кырга ярамый.

1476. Өсәккә кермәсә, исәпкә кермәс.

1477. Үз чәчкәнеңне үзең ур.

1478. Җир ертканны ярата.

1479. Җир карынына көл салган, көленнән күмәч алган.

1480. Җир кемнеке — икмәге шуныкы.

1481. Җир туймаса ил туймас.

1482. Җиргә төшкән үсәр, түшәккә төшкән үчәр.

1483. Җиргә чәчкән гөл булыр, утка төшкән көл булыр.

1484. Җирдәген — бармак белән, судагын — кармак белән.

1485. Җирдән аерылган җилгә оча.

1486. Җире — коргаксык , кулы — коры капчык.

1487. Җирең нинди булса, икмәгең шундый була.

1488. Җирең яхшы булса, амбарың ашлык белән тулыр.

1489. Җирне бер кат туйдырсаң, ул сине ун кат туйдырыр.

1490. Җирне сөйгән ач булмас.

* * *

1491. Башакка бар, башка юк.

1492. Дошман тегермәненә су кою.

1493. Иске кибәнем исән булсын*.

1494. Кеше вырыхын суыра, үзенекен җил алмый*.

1495. Кеше уракта, без эштә.

1496. Кибәгеңне туздырма, күзгә керер.

1497. Мөшкә башында булу*.

1498. Саламга тук, башакка юк.

1499. Саламны печәннән аера алмау.

1500. Салпы ягына салам кыстыру.

1501. Синең урагың урган, печәнең өйгән.

1502. Суккан көлтә булгансың.

1503. Урак та урасы бар, тамак та кырасы бар.

1504. Ураклары урылган, зуратлары куелган.

1505. Уракны күп урадыр идем, кырыгызның көе юк.

1506. Чәчкән бакыра, үзе акыра.

1507. Ындыр артлатып кына йөрү.

1508. Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

1509. Яз — игенче, кыш — теләнче.

1510. Әвен сугып кайту*.

1511. Әвене янган кеше сымак кылана.

1512. «Җил тегермәне икәнен беләм, суы кайдан керә?» — дим.

1513. Җирдән салам селкетми.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2774 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz