Пятница, 03.05.2024, 00:26:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 5 » ӘҖИГОЛ
ӘҖИГОЛ
21:02:28
Әҗиголга моннан дүрт йөз ел элек беренче булып чувашлар килеп урнашканнар. Илләрендә урын тапмый килгәннәр. Чувашлар бер дә кәсепкә омтылмаганнар. Ачка үлеп, кырылып беткәннәр. Аларның күмелгән каберләре хәзерге мәктәп янында, яр кырында. Аны «керәшен кабере» дип йөртәләр, бу дөрес түгел. Сыер, атлар чирләсә, шунда алып барып аунатканнар. Аунаткач, терелгән. Аунамаса, аягын бәйләп екканнар.

Шуннан соң, болар таралгач, Казаннар килгән икәү. Ибәтуллин Мөхәммәди булган башлыграгы. Аның лавкасы хәзерге кибет урынында, үрдә, Югары Әҗиголда. Түбән Әҗиголның исеме Тирсә булган. Икенче кеше Тирсә исемле булган. Хәзер инде бер генә исем калган — Әҗигол.

Хөкүмәттән җир, урын сораганнар. Аларга әйткәннәр:

— Күпме әйләнеп чыксагыз, шулкадәр җир сезнеке булыр,— дигәннәр. Мөхәммәди, Ака авылына биш чакрым гына җитмичә, күп җирне үтеп үзенә алган. Ә Тирсә ялкаурак булган. Җирне аз әйләнгән һәм аз алган. Шуңа күрә Әҗиголның Тирсә очын «Пропущенник» дип атаганнар, чөнки ул пропускать иткән. Татарча — Әтәмбай (әйтер сүзне әйтә алмый, янәсе). Башкортлар безне әнә шулай «әтәмбай» дип үчеклиләр иде.

Ә Югары Әҗиголны «асаба — кырык капчык» дип үртиләр иде. Анда Күңгердән башкортлар килеп урнашалар. Алар җир саталар да урыстан азык-төлек: ярма, он, кәртүк , суган алып кайталар иде.

Әтәмбәйләр рус кулакларында хезмәт иттеләр. Бәрәңге утыртмыйлар, иген аз чәчәләр — орлык юк. Кышның буена урыс кулакларыннан бурычка иген, ашарлык азык алалар иде дә җәй буе шуның өчен эшлиләр иде. Кемнәр кулакта хезмәт иттеләр, шулар партизан булдылар соңыннан.

Байда мин үзем дә сигез ел тордым. Корыкөн кайталар, урысатна көн иртүк китәләр. Әртә тавына менгәндә гармун уйныйлар, җырлыйлар. Җылыйлар: китәселәре килми.

Кәртүк — бәрәңге.
Корыкөн — шимбә.
Урысатна көн — якшәмбе.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1892 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz