Понедельник, 29.04.2024, 11:28:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 24 » ҖИР ӨСТЕ: КОМ, БАЛЧЫК, ТАШ, ТАУ, ДАЛА һ.Б.
ҖИР ӨСТЕ: КОМ, БАЛЧЫК, ТАШ, ТАУ, ДАЛА һ.Б.
23:02:09
109. Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.

110. Арттан атылган таш тубыкка тия.

111. Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.

112. Басыйм дисәң, җир күп.

113. Баткак бакага килешер.

114. Баткан тайганнан көлгән.

115. Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.

116. Бер тауга кара, бер ташка кара.

117. Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.

118. Биек тауның томаны да биек.

119. Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.

120. Искә алмаган түмгәк чана аудара.

121. Йөгең авыр булса, комлы тауга да сәлам бирерсең.

122. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.

123. Кара ташны юсаң да агармый.

124. Кара җир астында кара елан да туйган.

125. Кара җирнең карыны киң.

126. Каты таш ватылыр, каты агач шарт сынар.

127. Каты җиргә казык кермәс.

128. Коры җиргә никадәр су сипсәң дә, юеш булмас.

129. Коры җирдә чана да шумый.

130. Кечкенә таш баш ярыр.

131. Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк казы — чыга алмассың.

132. Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.

133. Кирәк таш кулга эләкми.

134. Кирәк ташның авыры юк.

135. Ком бар җирдә тал бар.

136. Ком җыелса — чүл була, су җыелса — күл була.

137. Комга су төтми.

138. Комнан аркан ишмиләр.

139. Комны күпме әвәләсәң дә берекмәс.

140. Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.

141. Күренгән тау ерак булмас.

142. Күренмәс түмгәк ат өркетә.

143. Күрмәгән җирнең күле — сөт, күмәче — бал.

144. Күрмәгән җирнең чокыры күп.

145. Мәрмәр тапкан тилмермәс.

146. Озын түмгәк чана аудара.

147. Олы ташны кече таш белән оралар.

148. Орсаң, таштан ут чыга.

149. Сазлык җир — җәйләүгә, кыска җеп бәйләүгә ярамый.

150. Татыр, татырда мал ятыр.

151. Тау арада җил тими.

152. Тау башында томан күп.

153. Тау белән тау бер түгел.

154. Тау, бик зур булса да, үзенә кычкырганны яратмый: тавышны кире кайтара.

155. Тау билгесе таш булыр.

156. Тау булгач, чокыры булыр.

157. Тау кыясыз булмас.

158. Тау менмәгән тауны белмәс, тау янында тауны күрмәс.

159. Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр.

160. Тауга карап, тау булма.

161. Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың.

162. Тауга карап таш атма.

163. Тауга карасаң, тау биек.

164. Тауга менгәч, сусавыңнан ни файда.

165. Тауга менәргә сәләт кирәк, төшәр өчен сәбәп кирәк.

166. Тауга менүе кыен, төшүе ансат.

167. Таудан таш артмый.

168. Таудан тәгәрәгән таш чокырда гына тукталыр.

169. Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый.

170. Таш белән атканга аш белән ат.

171. Таш төшкән җиренә авар.

172. Таш төшкән җирендә мүкләнсен.

173. Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.

174. Таш ярам дип, баш ярма.

175. Таш яңлыш тияр, чүлмәк дөрес ватылыр.

176. Ташка борчак бәрүдә файда юк.

177. Ташка талау тими.

178. Ташка язмаганны сөйләмә.

179. Ташка яңгыр яуса да, күгәрми.

180. Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.

181. Ташны ташка чаксаң, уты беленер.

182. Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе авыр.

183. Таштан юкә суя алмассың.

184. Тишекле таш җирдә ятмас.

185. Тозлы җирдә чүп үсми.

186. Тузандайны тубалдай итмә.

187. Тузаннан да тау туа.

188. Туфрак алтын булмас.

189. Туфракка су катышмыйча, балчык булмас.

190. Туфракка ябышсаң, туфрагың алтын булсын; ташка ябышсаң, ташың көмеш булсын.

191. Тын сазда корт күп була.

192. Тәгәрәгән ташка үлән үсмәс.

193. Түбән җирдә бер түбә үзен тауга санаган.

194. Урал таудай тау булмас, Урал аша су булмас.

195. Уралның бер ташы тимер, бер ташы алтын.

196. Уралның уравы күп.

197. Ышанган тауда киек юк.

198. Ышанган таш баш яра.

199. Чапма ташка, балтаң ватылыр.

200. Чаңсыз чакта чаң куптарма.

201. Чирәптән —чүлмәк, чүпрәктән — күлмәк.

202. Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.

203. Ялгыз таш — кала булмас.

204. Япанга чыксаң, япанча ал.

205. Яраксыз табылган таш өй почмагына китә.

206. Ярылмаган таш булмас.

207. Яткан таш астыннан су да акмый.

208. Үз җирең бер карыш булса да яхшы.

209. Үз җиреңдә теләсә ни эшләсәң дә ирекле.

210. Җир —анасы, мал — баласы.

211. Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр.

212. Җир бастырыгы — тау, тау бастырыгы — таш.

213. Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.

214. Җире байның иле бай.

215. Җире барның җиме бар.

216. Җире юкның иле юк.

217. Җиренә күрә җимеше.

218. Җирле — җирендә, җикән — күлендә.

219. Җирнең колагы бар: ялгыз калганда да сөйләмә, ишетер.

220. Һәр калкуның бер чокыры бар.

221. Һәр җирнең үз тозагы белән тоталар.

222. Һәркем үз менгән тавын, биек булсын, ди.

* * *

223. Аңа тау да тагу түгел.

224. Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.

225. Аңарчы тигез җирләр түмгәккә әйләнер әле.

226. Канатлы очып җитмәс җир, кайгаклы җитеп басмас җир.

227. Кара җиргә куып чыгару.

228. Килдем тау аша, күп сөйләшмим — тешем камаша.

229. Комнан аркан ишү.

230. Куенында таш саклау.

231. Муенга тагылган таш булдың.

232. Ослан тавы күренә.

233. Ослан тавы хәтле тау җиңел булды, бер уч туфрак авыр булды.

234. Тау астына көлеп чаба, үргә таба елап менә.

235. Тауга каршы сикерү.

236. Тауны талкан итү.

237. Таш астында көн күрер.

238. Таш астыннан чыккан.

239. Таш өстендә таш калмау.

240. Ташка тамга салган.

241. Таштан юкә сую.

242. Ташына ут капкан.

243. Тереләй җир астына керерлек булу.

244. Тәбәнәк булса да, тавым бар.

245. Төз җирне түмгәк итү.

246. Төтен тавы тоттыру.

247. Ул комның исәбенә чыга.

248. Урамдагы ташны күзлеген салып карый.

249. Җиде кат җир астын күрү.

250. Җиде кат җир астына керсә дә, эзләп табу.

251. Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк.

252. Җир тишегенә кергән.

253. Җир ярылса, җир тишегенә керерлек булу.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2711 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz