Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 7 » ИСКЕ КАБАН ҺӘМ ТЕРЕГУЛОВКА
ИСКЕ КАБАН ҺӘМ ТЕРЕГУЛОВКА | 23:03:26 |
ИСКЕ КАБАН
Кешеләр, шушы авылга килеп утыргач та, аңа исем эзли башлыйлар. Озак кына уйлашканнан соң шундый карарга киләләр.
Ауга чыкканда иң беренче нинди җәнлек очрый, шуның исемен бирергә. Икенче көнне ауга чыккач та аларга кабан дуңгызы очрый. Авылга «Кабан» дигән исем бирәләр. Бераздан бу авылның бераз халкы икенче урынга күчә. Анысын «Яңа Кабан» дип атыйлар. Ә бусы «Иске Кабан» булып кала.
ТЕРЕГУЛОВКА
Патша вакытында хәле җитә алган кешеләр үзләренә җир сатып ала торган булганнар. Җир сатып алган кешеләрнең кайберләре авылда гына калган, ә кайберләре авылдан аерылып, күчеп урнаша торган булалар. Татарлар андый җирне хуторлар дип йөртә. Мәсәлән, Дәүләт хуторы, Шәмси хуторы, Терегулов хуторы.
Бер абзый шулай, үзенең өч улы белән сатып алган җиренә күчеп утыра. Дөнья көтәләр. Бермәлне чиновниклар килеп чыга монда, руслар булалар болар. Исеменең, фамилиясенең кем булуын сорыйлар. Аңламый бу. «Кемнәр белән күчеп утырдың?»— дип сорыйлар икән дип уйлый.
— Өч улым белән, өч улым белән,— ди. Русча да әйтеп күрсәтә:
— Три улымов,— дип. Тегеләр, аның фамилиясе шулай икән дип, «Триулымов» дип язып киткәннәр. Бу хуторга шундый исем бирелгән. Вакыт үтә, бу исем үзгәрә, гадиләнә бара. Башта Триулымов булса, аннары Терегуловка булган. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1324 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|