Четверг, 09.05.2024, 04:03:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 15
Гостей: 15
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?
Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?
20:43:25
Бервакытны җир, җил, су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.

— Әй, бөек патша,— дип язган җир,— ничәмә-ничә еллардан бирле мин һаман әйләнеп торам. Инде мин картайдым. Яшьлек вакытларым узды. Хәзер ял итәсем килә. Син миңа әйләнүемнән туктарга, тик кенә ятырга рөхсәт ит,— дигән. Шулай ук җил Кояшка: «Мин инде җирнең бер башыннан икенче башына гел йөреп торып арыдым. Минем дә ял итәсем килә. Аның өстенә күп кешеләр мине йә йорт түбәләрен куптаруда, йә диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр. Син миңа ял итеп, тик кенә торырга мөмкинлек бир,— дип язган. Су да гел-гел агып торуыннан зарланган һәм тик торырга рөхсәт сораган. Кояш уйлап-уйлап торган да әйткән:

— Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Менә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә куш имәнле алтын болында җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең җыелышын җыярбыз. Әгәр алар рөхсәт итсә, миннән рөхсәт,— дигән. Җил барлык җирләр буенча исеп, барлык тереклек иясенә хәбәр биреп чыккан. Менә билгеләнгән көн килеп тә җиткән. Кояш бик эре генә итеп үз урынына килеп утырган һәм тыңларга хәзерләнгән. Барлык халык та җыелып беткәч, җыелышны башлаганнар. Бөтенесе дә җирне, җилне, суны кызганганнар. Аларга тик торырга рөхсәт биргәннәр.

Озынборын урыныннан сикереп торган да бызылдый башлаган:

— Җилгә инде күптән туктарга вакыт. Кайбер вакытларны мине икешәр көн үлән астыннан чыгармый тота, ә чыксам шунда ук әллә кайларга очыртып алып китеп һәлак итә. Туктасын,— дигән.

Тынчып беткән буадан башын чыгарып табан балыгы кычкырып җибәргән:

— Суга да туктарга вакыт. Чөнки безгә тыныч ләм төбендә дә бик рәхәт,— дигән. Шулай итеп җирне, җилне һәм суны «туктасын» дип карар кабул иткәннәр. Җыелыш бетәр вакытта гына

Кояш:

— Барыгыз да килеп беттеме? — дип сораган.

— Бөтенебез дә, бөтенебез дә,— дип кычкырган ябалак,— тик минем күрше ярканат кына килә алмады. Чөнки ул картайган, бөтенләй сукыр. Шуңа күрә килә алмады. Кояш бөркетне ярканатны алып килү өчен җибәргән. Бөркет ярканатны шунда ук китереп тә җиткергән.

— Ни өчен башта ук килмәдең? — дигән Кояш.

— Мин бит инде бик карт. Сезгә кирәгем дә шул кадәр генә,— дигән ярканат.

— Җир, җил һәм су турында ни әйтерсең. Туктарга кушасыңмы? — дип сораганнар.

— Юк,— дигән ярканат,— алар берсе дә туктарга тиеш түгелләр. Җир, җил, су өчесе дә берьюлы кычкырып җибәргәннәр:

— Ни өчен без туктамаска тиеш?

— Ә менә ни өчен,— дигән ярканат,— әгәр дә безнең җиребез туктаса, дөньяда тереклек иясе калмас иде. Чөнки җирнең бер ягында мәңгелек кыш һәм мәңгелек төн, ә икенче ягында мәңгелек кызу һәм көн булып торыр иде. Җимешләрнең бер ягы пешәр, ә икенче ягы пешмәс иде.

— Дөрес,— дип кычкырганнар барсы да. Ярканат дәвам иткән:

— Әгәр дә җил исми башласа,— дигән ул,— барлык җирдә корылык булып, бер генә бөртек үлән дә шытып чыга алмас иде. Чөнки җил булмагач, болыт та килмәс, яңгыр да яумас иде. Аннан соң җирдән чыккан начар исләр барсы да бер кая да китмәс, һава сафланмас иде. Шулай булгач яшәү дә мөмкин булмас иде.

— Дөрес,— дип кычкырган хәтта озынборынга кадәр.

— Ә миңа туктасам да мөмкинме? — дип сораган су.

— Юк, алай ярамый,— дигән ярканат,— әгәр дә син акмый башласаң, тынчырсың, пычранырсың һәм вакытлар узу белән кибеп тә бетәрсең. Синдә яшәүче барлык тереклек ияләре үлеп бетәрләр. Шулай ук кешеләр дә су таба алмыйча кибегеп һәлак булырлар. Син булмагач, агачлар да, үләннәр дә корырлар,— дигән ярканат.

— Дөрес,— дип кычкырган яшь чыршы белән карт каен барыннан да каты итеп. Шуннан соң барсы да: «Җир мәңге әйләнеп торырга, җил мәңге исеп торырга, ә су мәңге агарга»,— дип карар чыгарганнар. Ә җирнең, җилнең һәм суның ярканатка бик ачулары килгән.

— Мин синең тамагыңа агулы ук булып кадалырмын,— дигән су.

— Көндез чыксаң, мин сине болгап җиргә бәрермен,— дигән җил.

— Әгәр көндез чыксаң, мин сине пешереп үтерермен,— дигән Кояш.

Шуннан бирле, ярканат бары чык суын гына эчә, җил юкта төнлә генә чыгып йөри, җиргә төшмичә агач башында гына яши икән, ди.

Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 4540 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz