Понедельник, 29.04.2024, 14:45:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 27 » ӘЙБЕР, НӘРСӘ. АНЫҢ АСЫЛЫ, ТӨСЕ, ФОРМАСЫ МИКЪДАРЫ Һ. Б. БИЛГЕЛӘРЕ
ӘЙБЕР, НӘРСӘ. АНЫҢ АСЫЛЫ, ТӨСЕ, ФОРМАСЫ МИКЪДАРЫ Һ. Б. БИЛГЕЛӘРЕ
23:12:58
539. Авыр басканчы, җиңел калкадыр.

540. Авыр күтәргән ачы кычкырган.

541. Авырның азы да күп.

542. Аз булса җитәр, күп булса бетәр.

543. Аз булсын, яхшы булсын.

544. Аз йөкләгән күп ташыр.

545. Аз китерсәң сүгәрләр, күп китерсәң түгәрләр.

546. Аз күпкә буйсыныр.

547. Аздан күп була, күптән юк була.

548. Азның чиген белмәгән күпнең чиген белмәс.

549. Ак белән кара — икесе ике юлдан бара.

550. Ак булмаса да, пакь булсын.

551. Ак булса да, чак булсын.

552. Ак —күңелгә як.

553. Ак нәрсә кер күтәрми.

554. Ак төс — шат төс.

555. Акка кара тиз йога.

556. Акка кара төшсә югалмый.

557. Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер.

558. Акның аты бар, караның таты бар.

559. Акта кара юк, карага чара юк.

560. Ал да — бизәк, гөл дә — бизәк.

561. Асыл нәрсә зур булмый.

562. Аты бер булса да, заты башка.

563. Аша кызыл тиз аный, зәңгәресе яхшырак.

564. Бакма төсенә, бак эченә.

565. Буяучыдан: «Кайсы төсне бигрәк сөясең?» — дигәнгә,— «Алтын арысы белән көмеш агын»,— дигән.

566. Бәләкәйнең зуры булганчы, зурның бәләкәе булу яхшы.

567. Вактан эре җыела.

568. Зат затына тарта.

569. Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.

570. Ике бер урынында, бер юк урынында.

571. Исемсез, җисемсез нәрсә булмас.

572. Иске яңага урын бирер.

573. Иске яңаны асрый.

574. Искегә тисәң исерерсең.

575. Искегә тисәң, исең китәр.

576. Искегә тимә, исе чыгар.

577. Искегә яңа үлчәвеч, яманга яхшы үлчәвеч.

578. Искесе юкның яңасы да булмас.

579. Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.

580. Ише килмәсә, төсе килми.

581. Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар.

582. Иңе килсә — буе килми, буе килсә — иңе килми.

583. Кара — матур булмаса да, матур — кара буладыр.

584. Кара төс — караңгы төс.

585. Кече булсаң — зур булырсың, зур булсаң — хур булырсың.

586. Ким артыр, тулы кайтыр.

587. Кимнең ташуы бар, ташуның кайтуы бар.

588. Кисәге булса, исәбе булыр.

589. Киң булсаң, ким булмыйсың.

590. Киң киңәшеп ертылыр, тар тартышып ертылыр.

591. Киң тар булмас, юк бар булмас.

592. Киң җирдә тар утырсаң, тар җирдә киң утырырсың.

593. Киңлектә тарлык юк.

594. Кызыл Хозырны алдар.

595. Кәкре белән бөкере — икесе дә бер.

596. Кәкрене турайта алмассың.

597. Кәкренең шәүләсе дә кәкре.

598. Күпкә китсә, чүпкә китә.

599. Күпне көткән аздан коры калыр.

600. Күпне күр дә фикер ит, юкны күр дә шөкер ит.

601. Начар — йокыңны ачар.

602. Начарны күрмәс борын яхшының кадере юк.

603. Нәрсә аермаган кешедән ерак кач.

604. Нәрсә белән нәрсә арасы — җир белән күк арасы.

605. Нәрсәнең исеме җисеменә муафыйк булсын.

606. Нәрсәнең ишеге ябык, эче караңгы.

607. Нәрсәнең нәрсәлеге эш иткәндә беленер.

608. Нәрсәнең тышы якын, эче ерак.

609. Нәрсәнең тышыннан эчен белеп булмый.

610. Нәрсәнең төсе янындагы нәрсәгә күчә, ди.

611. Озын булса — киртә булыр, кыска булса — тәртә булыр.

612. Озын янында кыска беленер.

613. Озынсыз кыска булмас.

614. Сынык бөтен булмас.

615. Тар җирдә тәгам ашаганчы, киң җирдә таяк ашаганың яхшы.

616. Тарчылык булмыйча, киңчелек булмый.

617. Тулы булса, төгәл булыр.

618. Тышын күреп, эченнән бизмә.

619. Төсе бардан түңелмә.

620. Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын.

621. Эче барның тышы бар, тышы барның төсе бар.

622. Эченә салмасаң, тышына чыкмас.

623. Юан сузылганчы, нечкә өзелер.

624. Яшел төс — яз күрке, сары төс — көз күрке, ал да гөл — җәй күрке, ак төс — кыш күрке.

625. Яңа булды дип, искене ташлама.

626. Яңа чакта җан күк.

627. Яңадыр да буяудыр, искедер дә сипледер.

628. Яңаны күреп абынма, искене күреп түңелмә.

629. Яңалык таш яра.

630. Әйберне тану — файдасын табу.

631. Әйберне әйбергә катсаң — заты беленер, ташны ташка чак¬саң — уты беленер.

632. Җете кызыл тиз уңа.

633. Җисеме булса, исеме булыр.

634. һаман ал да гөл булмый.

635. һәр кызылга кызыкма.

636. һәр кәмальнең бер зәвалы бар.

637. һәрнәрсә үз асылына кайта.

638. һәрнәрсәнең йөзе бар, йөз астында үзе бар, үлчәве бар, саны бар, кирәк булса тагы бар.

639. һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас.

640. Җиңелне эзләгән авырга каба.

641. Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр.

* * *

642. Ак белән караны аера белмәү.

643. Ак димәү, кара димәү.

644. Акка кара белән язылган.

645. Акны кара дип әйтү.

646. Акны карадан аера белү.

647. Алы булды, гөле кирәк.

648. Боларның асылы бер, заты башка.

649. Кечкенә булса да, эче төш кенә.

650. Кеше «ак» дисә, ул «кара» дияр.

651. Кәкрене кыекка саплау.

652. Сөттән ак, судан пакь.

653. Тар җирдә тагу булу.

654. Тыгыз җирдә тыгынчык.

655. Тышы бизәк, эче тизәк.

656. Тышы гөл кебек, эче көл кебек.

657. Тышы ефәк, эче кибәк.

658. Тышы мамык, эче кабык.

659. Эресе эре, вагы вак —ашарга нәрсә юк.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3197 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz