Пятница, 26.04.2024, 08:02:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Юлдаш Имәнәй
Юлдаш Имәнәй
21:53:24
Минем бабайның әтисе Юлдаш Имәнәй кушаматын йөрткән. Бу Имәнәй бөтен вакытын урманда уздырган, уктан атып бик күп киек үтергән. Көннәрдән бер көнне ул урманда кунып калган. Учак янында утырганда, кинәт бакырып, моның янына шүрәле килгән дә, әйтә икән:

— Имәнәй, юан сакал, исәнме! — ә үзе бии, ди. Соңыннан шүрәле Имәнәйдан сорый:

— Син төнлә ничек йоклыйсың? Имәнәй җавап бирә:

— Мин бүкән кебек, нык йоклыйм, бернәрсә дә ишетмим. Ә син ничек йоклыйсың?

Шүрәле әйткән:

— Мин йоклаганда башта минем авыздан төтен чыга, аннан чаткылар оча. Мин шулай йоклыйм.

Сөйләшеп туктагач, йокларга ятканнар. Күпмедер вакыттан соң шүрәле йокыга киткән. Башта аның авызыннан төтен чыккан, соңыннан чаткылар оча башлаган. Тиз генә торып, Имәнәй бүкән чабып алган да, үз урынына яткызып, киемнәрен шуңа каплаган. Шуннан соң җәя һәм укларын алып, бер наратка киткән, шуның төбенә ятып йоклаган. Шүрәле уянып һәм Имәнәй урынында йоклый дип белеп, очлы тимер казык алган да аны утка тыккан. Казык кызгач аны алган да Имәнәй киеме капланган бүкәнгә кадаган. Имәнәй шул чак атып җибәргән һәм ук, шүрәленең күкрәген тишеп, аркасыннан чыккан. Шүрәле әйткән:

— Булдырдың, Имәнәй!—дигән, һәм Имәнәйнең икенче кат атуын сораган. Имәнәй баш тарткач шүрәле әйткән:

— Син икенче кат атмадың, шуңа күрә мин үләргә тиеш. Минем соңгы сүземне тыңла. Минем өйдә кызым бар. Аны үзеңә хатынлыкка ал, мин үлгәч, аның бер якын кешесе дә калмый. Иртә торгач, минем кан эзем буенча барсаң кызымны табарсың. Иртәгесен Имәнәй шүрәленең канлы эзе буенча барган. Шүрәле кызы өендә япа-ялгыз әтисен сагынып елап утыра икән. Имәнәй аңа өйләнгән. Шүрәле кызы аңа үзе янына кисәтүсез кермәскә кушкан. Ишекне ачар алдыннан, йә йөткереп, йә баскаланып, кисәтергә кушкан. Имәнәй шулай эшләгән дә. Тик бер көнне ул эшне беләсе килеп, йөткермичә барып кергән. Барып керсә, ни күрсен,— хатыны башын, бүрек төсле салып алган да тезенә куеп, бет эзли. Ишек ачылып китүгә, ул егылган һәм шунда ук үлгән.

Категория: Татар халык мифлары | Просмотров: 3593 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz