Понедельник, 29.04.2024, 18:43:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Апрель » 24 » КҮК ЙӨЗЕ, КОЯШ, АЙ, ЙОЛДЫЗЛАР
КҮК ЙӨЗЕ, КОЯШ, АЙ, ЙОЛДЫЗЛАР
22:34:14
1. Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт.

2. Аем туры бакканда йолдызларга йодрык.

3. Ай белән кояш берәр генә була.

4. Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.

5. Ай гел болыт артында гына тормый.

6. Ай кимендә артыр, тулысында кайтыр.

7. Ай — мөгезле, алтын — канатлы.

8. Ай нурны кояштан ала.

9. Ай симерсә йолдызлар арык.

10. Ай — тулгач кителә.

11. Ай тулса, йолдызлар сыегая.

12. Ай шәүләсе — галәмгә, шәм шәүләсе — төбенә.

13. Ай якты да, җылытмый.

14. Ай яктыртканда, йолдыз күренми.

15. Ай яктысы, ни хәтле генә якты булса да, кояшныкына җитә алмый.

16. Ай ярыкта куян арык.

17. Ай һәрвакыт тулы тормый, чокыр һәрчак сулы булмый.

18. Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка бәйлә.

19. Айга күлмәк киертмиләр.

20. Айга сикермә, егылып төшәрсең.

21. Айны итәк белән каплап булмый.

22. Айның балкуыннан элек табы күзгә төшә.

23. Айның йөзе тулы булып күп тормас.

24. Акбүзат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимерказык бер ялгыз.

25. Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.

26. Бер күктә ике ай булмас.

27. Ерактагы кояш җылы була, якынга килгәч чак була.

28. Йолдыз җемелдәгән саен күз йоммыйлар.

29. Йолдызны күз бик күрә дә, күл җитми.

30. Кая барсаң да, бер кояш.

31. Кич караңгы булган саен, йолдыз яктырак була.

32. Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй.

33. Койрыклы йолдыз көн дә тумый.

34. Кояш барда йолдыз күренми.

35. Кояш барына да бертигез карый.

36. Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.

37. Кояш йолдызлардан нур алмый.

38. Кояш каралмас, алтын тутыкмас.

39. Кояш кермәгән өйгә врач керер.

40. Кояш та тапсыз булмый.

41. Кояш чыккач ай кирәкми.

42. Кояш югында ай да яктырта.

43. Кояш юк—көн юк, көн юк — тереклек юк.

44. Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.

45. Кояшка күп караган — күзсез калыр.

46. Кояшны балчык белән сылый алмассың.

47. Кояшны култыгыңа яшерә алмассың.

48. Кояшның кадере баегач сизелә.

49. Кояшның нуры сиңа җитсә дә, синең кулың аңа җитмәс.

50. Кызарып чыккан кояшны болыт каплый.

51. Кыш кояшы айда бер күренер.

52. Көйдерсә дә, көн яхшы.

53. Күк ялынып та бирми, җир соратып та тормый.

54. Күк үзенең яхшылыгын җиргә төшерә.

55. Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра.

56. Күккә карама, авызыңа чәүкә кунар.

57. Күккә карап йөрсәң абынырсың, җиргә карап йөрсәң җилегерсең.

58. Күккә карап, җирне уйла.

59. Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.

60. Күкнең баскычы юк.

61. Күкнең кошын җирнең җиме һәлак итә.

62. Күктәге айның нуры китмәс.

63. Күктән ни яуса да, җир кабул итәр.

64. Күләгәдә таш та мүкләнә.

65. Таң атса, Чулпан калкыр.

66. Тулган айның күңеле һәрвакыт шат.

67. Тулган ай — тураган ит.

68. Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.

69. Читтәге кояш җылы була, уртасына барсаң, кыздыра.

70. Чулпан калыкты — ай батты.

71. Чыкмаган кояшка кызынма.

72. Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.

73. Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.

74. Яшь ай кимүдән курыкмас.

75. Яңа ай, тотылса да, тоелмый калыр.

76. Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.

77. Җидегән йолдызның койрыгы таңга сызылыр.

78. Җыен йолдыз җыелса да яктылыгы айдай юк.

79. Җир белән күкнең тоташканы юк.

80. Җирдән бизеп күккә чыгып булмый.

81. Җирнең чиге бар, күкнең чиге юк.

82. һавага карап йөрмә — абынырсың.

* * *

83. Ай бирде, кояш күпсенде.

84. Ай кебек калкыды, кояш кебек балкыды.

85. Ай — кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.

86. Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.

87. Ай күрде, кояш алды —безгә нәрсәсе калды?

88. Айга-көнгә сикерү.

89. Айның ундүртенче кичәсе кебек.

90. Аның өенә кояшның койрыгы терәлмәгән.

91. Бер кояшта киндер киптергәннәр.

92. Йолдыз санау.

93. Кеше өстенә ай белән кояшны да чыгармас иде.

94. «Кояш, баерсың да баерсың, мин үлгәч баерсың».

95. Кояш бер сиңа гына түгел.

96. Кояш куянга атланган чак.

97. Кояшында мин кызынмадым.

98. Күк бер синең баш турында гына түгел.

99. Күк чүпрәккә төйнәп күк читенә асарсың.

100. Күккә баксам — күк ерак, җиргә баксам —җир каты.

101. Күккә менсәң — аягыңнан тартыр, җиргә керсәң — колагыңнан тартыр.

102. Күктән көткән, җирдән тапкан.

103. Күктән төшкән күк төймә.

104. Мин карыймын кояшка, кояш карый Кодашка.

105. Өстенә кояш чыгармый.

106. Җиденче кат күктә хис итү.

107. Җир белән күк арасы.

108. Һава белән туенып тору.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3838 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz