Четверг, 09.05.2024, 01:15:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Карлыгачның койрыгы нигә аерылган?
Карлыгачның койрыгы нигә аерылган?
20:52:22
Бик борын заманда, авыллар төзелмәс вакытта, ике йорт булган. Берсендә ир белән хатын, берсендә ялгыз әби генә яшәгән. Әби боларга һәркөн бара торган булган. Әби сорый икән:

— Ни ясыйсың?

Ул ир Нух пәйгамбәр икән.

— Менә, әби, мин зур көймә ясыйм, менә туфан суы калкачак, шул туфан суында утырып йөзәрбез без,— дигән. Шуннан әби боларга кәҗәсенең сөтен хәергә китерә торган булган.

— Улым, мине дә көймәңнән калдырма, туфан суыннан гарык булып үлмәем мин,— дип һәр көнне, кәҗә сөтен хәергә китерә торган булган.

Бервакыт туфан суы калыккан да, карт үзенең җәмәгате белән үзе ясаган корабка утырган, анда һәрбер җан иясен парлап алган. Нинди җай иясе бар, барысы да корабка төялеп йөзеп киткәннәр. Йөзә торгач тычкан көймәне кырган да, су керә башлаган. Елан шул тишектән корабка су кермәсен дип йомарланып яткан. Бөгәрләнеп яткачтын, хезмәтем өчен дип, Нух пәйгамбәрдән ризык сораган елан.

— Ни телисең? — дип сораган Нух пәйгамбәр. Елан әйткән:

— Нинди кан тәмле, шуны теләр идем мин,— дигән. Шулай дигәч, Нух ала карганы җибәргән.

— Һәр җан иясен татып кара, кайсысы тәмлерәк,— дигән.

Карга киткән дә, бер үләксә сарык күреп, үләксә ашарга ябышкан, ди. Әйләнеп кайтмаган. Аннан соң җибәргән озынаяк-черкине. Черки киткән кан татырга. Озак торгач, Нух пәйгамбәр бу кайтмады инде дип, карлыгачны җибәргән.

— Син бар,— алар икесе дә гаиб булды,— дигән.

Карлыгач очып бара, черки кайта икән.

— Татыдыңмы, кем каны тәмле? — дип сораган карлыгач.

— Бөтен каннарны татып чыктым, адәм каныннан да тәмле кан тапмадым,— дип җазап биргән тегесе.

— Кая әле, тәмле булса, телеңдә калгандыр, мин дә татып карыйм әле.

Черки авызын ачып, телен чыгарган икән, карлыгач телне кисәге белән чукып алган. Әйләнеп кайтканнар. Кайтканда карганың үләксә ашаганын күргән инде карлыгач та. Әйләнеп кайткач, Нух пәйгамбәр сораган ди:

— Татыдыңмы?

— Без-без-без.

Телен карлыгач чукып алган бит инде.

— Ул оялуыннан әйтми. Миңа ул бака каныннан да тәмле кан булмады,— дип әйткән иде.

Карлыгач шулай дигән икән, елан ачуыннан койрыгы белән селтәнеп җибәргән дә, карлыгачка ташланып койрыгын авызы белән өзеп алган. Шуңа күрә карлыгачның койрыгы аерылып калган.

Еланга бака ите ашарга Нух пәйгамбәр дога кылган да, җир корыгач, үзенең кышлагына кайткан. Әби аңарга:

— Син кайда йөрдең, мин һәркөнне сиңа сөт китердем, син бер дә күренмәдең,— дигән.

— И әби, әби! Алты ел буе кораб белән йөрдек. Туфан суы калыкты бит.

— Әйтәм, минем кәҗәмнең аягы чыланып кайта иде. Шул булдымыни? — дигән әби.

Шулай итеп әбинең биргән хәере туфан суынннан коткарып калган.

Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 4285 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz